Татарск

Татарск (рус. Татарск) — Новосибирск өлкәсендә урнашкан шәһәр, Татарск районының административ үзәге.

Халык саны — 24 217 кеше (2010).[2]

География

Шәһәр Бараба түбәнлегендә, Новосибирскидан 457 километрга көнбатышрак урнаша. Көнбатыш Себер тимер юлының Татарская станциясе — тимер юллар төене. Шәһәр аша М51 (Чиләбе — Курган — Петропавел — Омск — Новосибирск) автоюл бара.

Исемнең килеп чыгышы

Татарск үз исемен якында урнашкан Старая Татарка авылыннан алган, ә авыл үз исемен авылның беренче яшәүчеләре милләтеннән алган.

Тарих

Татарск 1894 елда Татарская станциясе янындагы бистә буларак нигезләнә. 1911 елда өяз үзәге булмаган шәһәренә үзгәртеп корыла.

1917 елдан — Тум губернасының Татарск өязе үзәге, 1919 елдан — Омск губернасы составында.

1925 елдан — Себер крае Татарск районы үзәге. 1930 елдан — Көнбатыш Себер крае, 1937 елдан — Новосибирск өлкәсе составында.

Халык

1926[3] 1931[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[2]
~9 200 ~9 000 17 909 20 792 20 288 20 213 18 902 17 149

Милли состав (2002): руслар — 92,9%, татарлар — 1,8%, алманнар — 1,8%.[9]

Икътисад

Тимер юл транспорты ширкәтләре; тегү фабрикасы, итек басу фабрикасы.

Азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре.

Галерея

Искәрмәләр

  1. ↑ Федеральный закон от 03.07.2016 № 271-ФЗ (рус.) — 2016.
  2. ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-03-01 
  3. ↑ 1 2 http://www.mojgorod.ru/uljanov_obl/barysh/index.html
  4. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-03-01