Колыван районы

Колыван районы (рус. Колыванский район) — Новосибирск өлкәсенең көнбатышында урнашкан административ берәмлек.

Административ үзәгеКолыван штб-ы.

Тарих

Колыван районы 1925 елда Себер краеның Новосибирск округы составында оештырыла.

1930 елданКөнбатыш Себер крае, 1937 елданНовосибирск өлкәсе составында. 1955 елда район составына бетерелгән Пихтовка районы территориясе кертелә.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
44 966 35 039 27 885 28 292 25 737 24 048

Милли состав

Милләт 2002[8] 2010[9]
руслар 92,6% 94,2%
татарлар 3,1% 2,5%
алманнар 1,0% 0,8%

Районның 3 торак пунктында (Йорт-Акбалык, Йорт-Оры, Казанка) татарлар, 1 торак пунктында — чуашлар күпчелекне тәшкил итәләр.

Административ бүленеш

  1. Колыван шәһәр җирлеге
  2. Вьюны авыл җирлеге
  3. Калинин авыл җирлеге
  4. Кандаурово авыл җирлеге
  5. Королевка авыл җирлеге
  6. Новотроицк авыл җирлеге
  7. Новотырышкино авыл җирлеге
  8. Пихтовка авыл җирлеге
  9. Пономаревка авыл җирлеге
  10. Сидоровка авыл җирлеге
  11. Скала авыл җирлеге
  12. Соколово авыл җирлеге

Тышкы сылтамалар

Төркемнәр