Чаны районы
Чаны районы (рус. Чановский район) — Новосибирск өлкәсенең көнбатышында урнашкан административ берәмлек.
География
| Як | Район яки регион |
|---|---|
| Төньяк | Венгерово районы |
| Төньяк-көнчыгыш | Куйбышев районы |
| Көнчыгыш | Бараба районы |
| Көньяк-көнчыгыш | Купино районы |
| Көньяк-көнбатыш | Чистоозёрное районы |
| Көнбатыш | Татарск районы |
Районның көньягында Чаны күле — Себернең иң зур күлләреннән берсе урнаша.
Тарих
Чаны районы 1925 елда Себер краеның Бараба округы составында оештырыла.
1930 елдан — Көнбатыш Себер крае, 1937 елдан — Новосибирск өлкәсе составында.
Халык
| 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[8] |
|---|---|---|---|---|---|
| 41 064 | 38 779 | 36 014 | 34 199 | 29 391 | 25 522 |
Милли состав
| Милләт | 2002[9] | 2010[10] |
|---|---|---|
| руслар | 77,9% | 78,7% |
| татарлар | 11,1% | 11,5% |
| алманнар | 3,8% | 3,3% |
| казакълар | 3,2% | 3,2% |
Милли состав ягыннан Чаны районы Новосибирск өлкәсендәге иң «татар» районы дип санала.
Татарлар районның 6 торак пунктында (Кече Тибес, Тибес, Кошкүл, Белехта, Тармакүл, Аялу) күпчелекне тәшкил итәләр.
Административ бүленеш
- Чаны шәһәр җирлеге
- Блюдчанское авыл җирлеге
- Земляная Заимка авыл җирлеге
- Красноселье авыл җирлеге
- Матвеевка авыл җирлеге
- Новопреображенка авыл җирлеге
- Озеро-Карачи авыл җирлеге
- Отреченское авыл җирлеге
- Погорелка авыл җирлеге
- Покровка авыл җирлеге
- Таган авыл җирлеге
- Тебисское авыл җирлеге
- Олы Карачи авыл җирлеге
- Щеглово авыл җирлеге
Шәхесләр
- Габдерәшит Бигәев (1917, Зур Тибес авылы-2010), галим.
Искәрмәләр
- ↑ http://chany.nso.ru/about/Pages/%D0%9E-%D1%80%D1%83%D0%BA%D0%BE%D0%B2%D0%BE%D0%B4%D0%B8%D1%82%D0%B5%D0%BB%D0%B5.aspx(үле сылтама)
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst50/DBInet.cgi?pl=8006001
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-03-02
- ↑ НАЦИОНАЛЬНЫЙ СОСТАВ НАСЕЛЕНИЯ МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОБРАЗОВАНИЙ НОВОСИБИРСКОЙ ОБЛАСТИ (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-01-10, retrieved 2013-11-18
Тышкы сылтамалар
- Рәсми сайт
- Саба – Чаны хезмәттәшлеге(үле сылтама)