Ессентуки
Ессентуки (рус. Ессентуки) — Россия шәһәре, Ставрополь краеның халык саны буенча бишенче шәһәре, Кавказ минераль сулары экологик-курорт төбәгенең үзәге. Санатор-дәвалау курорты буларак таныш, федерация әһәмиятле курорты.[3]
Халык саны — 100 969 кеше.[4]
География
Шәһәр Ставрополь калкулыгының көньягында, Подкумок елгасының үзәнлегендә, Ставропольдан 213 километр көньяк-көнчыгыштарак, Пятигорскидан 17 километр көнбатышрак урнашкан. Тимер юл станциясе (Минеральные Воды—Кисловодск сызыгы).
Тарих
1798 елда биредә Ессентукский хәрби-чик буе редуты нигезләнә; 1803 елда юкка чыгарыла.
XIX гасырның башында биредә минераль су чыганкаларны тапканнар. 1825 елда генерал Ермолов инициативасы буенча элекке Ессентукский редуты янында Ессентукская станицасы нигезләнә.
1840-елларда Ессентуки суларны шешәләргә салып куярга һәм башка шәһәрләрге җибәрә башлыйлар. 1875 елда Ессентукига тимер юл килә, шул сәбәпле дәвалануга килүчеләр саны арта башлый (1883 елда — ~5 мең кеше, 1900 елда — 13 мең кешедән артык, 1913 елда — 38,6 мең кеше).
1917 елда Ессентукига шәһәр статусы бирелә.
Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 10 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 11 гыйнварында азат ителә.
Халык
Икътисад
Эшкә яраклы халкының зур өлеше санатор-курорт комплексында эшли.
Азык тәмлеткеч сәнәгатенең ширкәтләре, трикотаж фабрикасы, тегү фабрикасы, аяк киеме фабрикасы.
Галерея
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Закон Ставропольского края от 4 октября 2004 года № 88-КЗ
- ↑ ОКТМО. 185/2016. Северо-Кавказский ФО
- ↑ Постановление Правительства Российской Федерации от 17 января 2006 г. № 14 «О признании курортов Ессентуки, Железноводск, Кисловодск и Пятигорск, расположенных в Ставропольском крае, курортами федерального значения и об утверждении положений об этих курортах»
- ↑ 1 2 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-12-12
- ↑ 1 2 3 http://www.mojgorod.ru/stavrop_kraj/essentuki/
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-12-12
- ↑ НАСЕЛЕНИЕ ПО НАЦИОНАЛЬНОСТИ И ВЛАДЕНИЮ РУССКИМ ЯЗЫКОМ ПО ГОРОДСКИМ ОКРУГАМ, МУНИЦИПАЛЬНЫМ РАЙОНАМ, ГОРОДСКИМ И СЕЛЬСКИМ ПОСЕЛЕНИЯМ СТАВРОПОЛЬСКОГО КРАЯ, archived from the original on 2015-04-05, retrieved 2013-12-12