Барый Еналиев

Тәрҗемәи хәле

1939-41 елларда Бакуда заводта слесарь булып эшли. 1941 елның июленнән Кызыл Армиядә. 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 694-нче укчы полк автоматчысы (33-нче армиянең 383-нче укчы дивизиясе). Көнбатыш, 2-нче, 3-нче һәм 1-нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү сугышында (1941-42), Ржев-Вязьма, Смоленск (1943) һөҗүм операцияләрендә, Белоруссия һәм Польшане азат итү сугышларында, Берлин операциясендә (1945) катнаша. 1945 елның 24 апрелендә Шпрее елгасын кичеп, Радинкендорф (Алмания) торак пункты тирәсендә барган сугышта батырлык күрсәтә: бер төркем сугышчылар белән дошманның ут ноктасын бастыра һәм, төп көчләр килгәнче, яуланган плацдармны кулда тота. Сугыштан соң Баку шәһәрендә эшли. 

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, мидәлләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

  • Батырлар китабы - Книга Героев. Казань, 2000;
  • Золотые Звёзды Азербайджана. Баку, 1975;
  • Герои и подвиги. Саратов, 1976. Кн. 3.

Сылтамалар