Мөдәрис Мостафин

Мөдәрис Идрис улы Мостафин (Мөдәрис Мостафин, рус. Михаил Андреевич Мустафин, 15 ноябрь 1916, Вольск, Сарытау губернасы9 апрель 1987, Вольск, Сарытау өлкәсе) — гвардия өлкән лейтенанты, 10 нчы гвардия штурм авиациясе дивизиясенең 165 нче гвардия штурм авиациясе Кызыл Байраклы полкы звено командиры, Советлар Союзы Герое[1].

Тормыш юлы

1916 елның 15 ноябрендә Саратов губернасы Вольск шәһәрендә эшче гаиләсендә туган[1][2][3]. «Пензенская энциклопедия» мәгълүматлары буенча, Мөдәрис Мостафин Вольск өязе Баклуши волосте (хәзерге Пенза өлкәсе Неверкин районы) Карновар авылында туган[4]. Милләте буенча — татар. 1943 елдан КПСС әгъзасы[1].

1 нче урта мәктәпнең (хәзерге гимназия) 8 сыйныфын бетерә, фабрика-завод укучылары мәктәбендә һәм аэроклубта белем ала. Вольскның «Комсомолец» цемент заводында слесарь булып эшли[3]. 1937 елда Энгельс хәрби авиация училищесына укырга керә, аны сугыш алдыннан тәмамлый[1][2].

Сугыш вакытында

Фронтка 1943 елның декабрендә эләгә. Воронеж фронтында, 1 нче, 2нче һәм 3 нче Украина фронтларында сугыша. Курск дугасындагы сугышларда, Украинаны, Молдавияне, Румынияне, Венгрияне һәм Югославияне азат итүдә катнаша.

1943 елның 5 июлендә Мөдәрис Мостафин үзенең беренче хәрби очышын ясый. Белгород янында 18 Ил-2 самолеты составында Курск юнәлешендә һөҗүмгә күчкән дошманның уты астына эләгә. Монда Мостафин ике автомашинаны һәм зенит орудиесен юк итә[5].

1943 елның 9 июлендә Рождественка районында дошман артиллериясенең зенит уты астында Мостафин машинасындагы моторга снаряд кыйпылчыгы эләгә. Шуңа карамастан, ул бер танкны һәм дүрт автомашинаны юк итә. Мостафинның штурмовигына ике «мессер» һөҗүм итә. Ләкин очучы дошман истребительләренең барлык һөҗүмнәрен кире кага һәм зыян күргән машинасын үз аэродромына җиткерә.

Берничә айдан соң Мостафин штурмовиклар төркемен үзе сугышка йөртә башлый. 1944 елның 15 июлендә аның командованиесе астындагы алты «ильюшин» өч хәрби очыш ясый. Бу көнне дошманның 7 танкы, 3 зенит артиллериясе батареясы һәм 60 артык тере көче юк ителә[6].

1944 елның 22 июлендә Мостафин җитәкчелегендәге очучылар төркеме 15 автомашинаны һәм 150 артык гитлерчы солдат һәм офицерны юк итә, дошманның ике зенит ноктасы утын бастыра. Барлык самолетлар да үз аэродромнарына кайтып җитә. Аларның һәрберсендә, шул исәптән Мостафин машинасында да, пулядан калган 50 дән артык тишек була[6].

Сугыштан соң

Сугыштан соң Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1958 елдан Мостафин — запастагы капитан.

Равил исемле улы була, ул да хәрби һөнәрне сайлый[7].

Вольск шәһәрендә яши һәм эшли. 1987 елның 9 апрелендә вафат була[1]. Вольсктагы Мөселман зиратында җирләнгән.

Бүләкләре

1960-нчы елларда геройның хәрби бүләкләре үз өеннән урлана[1].

Хәтер

  • Мөдәрис Мостафин укыган Вольск шәһәренең 1 нче мәктәбе (гимназия) бинасында мемориаль такта урнаштырылган.
  • Мөдәрис Мостафин укыган Вольск шәһәренең 1 нче мәктәбе (гимназия) скверында мемориаль һәйкәл куелган.
  • Мөдәрис Мостафин җирләнгән Вольск шәһәренең мөселман зиратында кабер ташы һәйкәле куелган.
  • Вольск шәһәренең Чернышевский урамындагы Мөдәрис Мостафин исемендәге сквер 2025 елда ачыла[8].
undefined

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 Румянцев, 1968
  2. 1 2 Исмагилов, 2006
  3. 1 2 Валеев, 1985
  4. Полубояров, 2001
  5. Герои и подвиги. — Саратов, 1984. — С. 221—222.
  6. 1 2 Мустафин Михаил Андреевич. Биографии. Интернет-проект «Герои страны». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026. Архивировано 8 апрель 2013 года.
  7. Мельников, Волков, Строганов, 1969
  8. В Вольске торжественно открыли сквер имени Героя Советского Союза М.А. Мустафина (15 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.

Әдәбият

  • Валеев, Владимир. Мемориальные доски рассказывают. — Приволжское книжное изд-во, 1985. — 150 с.;
  • Исмагилов, Ибрагим Фатыхович. Герой татарского народа. — Татарское книжное изд-во, 2006. — 198 с.;
  • Полубояров М.С. Пензенская энциклопедия. — Москва: Научное издательство «Большая Российская энциклопедия», 2001. — С. 367.;
  • Румянцев, Николай Михайлович. Люди легендарного подвига. — Приволжское книжное изд-во, 1968. — С. 328—329. — 591 с.;
  • Мельников, Владимир Григорьевич; Волков, Павел Александрович; Строганов, Куприян Михайлович. Под знамёна боевые становясь. — Приволжское кн. изд-во, 1969. — 196 с.
  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1988. — Т. 2 /Любов — Ящук/. — 863 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-203-00536-2.;
  • Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии Д. С. Сухоруков. — М.: Воениздат, 2000. — 703 с. — 10 000 экз. — ISBN 5-203-01883-9.;
  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998. — 703 с.;
  • 1 (М-Р) // Герои Советского Союза. — М., 1987. — Т. 2.;
  • Андреев С. А. Совершённое ими бессмертно. — М., 1976. — С. 170—171.;
  • Герои и подвиги. — Саратов, 1984. — С. 221—222..