Виктор Скумин
Виктор Андрей улы Скумин (рус. Ви́ктор Андре́евич Скуми́н; 1948 ел, 30 август, Пенза өлкәсе, РСФСР) — ССРБ һәм Россия галиме, җәмәгать эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессор, «Мәдәният аша — сәламәтлеккә» Халыкара иҗтимагый хәрәкәтенең президенты-нигез салучысы. Кардиопротезлы психопатологик симптом комплексын (Скумин синдромы) һәм соматик авыруның невротик фантом синдромын тасвирлап бирә. Гәүдә-тән кимчелеге булган һәм психикалары какшаган пациентлар өчен тернәкләндерү программалары, психотренинг методикасы авторы.
Тәрҗемәи хәле
Балачагы һәм яшьлеге
1948 елның 30 августында[1] РСФСР-ның Пенза өлкәсендә ССРБ МГБ офицеры гаиләсендә туа. Әтисе — Скумин Андрей Никифорович. Әнисе — Скумина (кыз фамилиясе Власова) Мария Ивановна. Виктор туып озак та үтми, әтиләре Идел буе хәрби округы эчке эшләр гаскәрләренең хәрби трибуналы рәисе булып билгеләнүе[2] сәбәпле, гаилә Казанга күченә. Алга таба ул әти-әнисе белән Чиләбедә, Петрозаводскида һәм башка шәһәрләрдә яши [3].
1973 елда Харьков милли медицина университетын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Аннан соң Киевта танылган галим һәм сәламәт яшәү рәвешен алга сөргән академик Н. М. Амосовта клиник ординатура үтә[4][5] һәм Харьковда дипломнан соң белем бирү медицина академиясенең психотерапия кафедрасында аспирантурада укый[6].
Фәнни-педагогик карьерасы
1976 елдан алып 1980 елга кадәр Николай Амосов исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе Милли институтында эшли. 1978 елда моңарчы билгеле булмаган «кардиопротезлы психопатологик симптом комплексы» дип аталган авыруны сурәтләп бирә[7][8][9][10], ә соңрак аны «Скумин синдромы» дип йөртә башлыйлар[11][12][13][14].
Сергей Петухов үзенең мәкаләсендә галимнең әлеге өлкәдәге эзләнүләренә мондый бәяләмә бирә:
| Ватандаш галимебез Виктор Скумин тарафыннан кардиопротезлы психопатологик синдромга анлатма бирелде, ул дәреслекләргә «Скумин синдромы» буларак кертелгән. Кешенең игътибары даими рәвештә эчендә эшләп торган кечкенә моторга юнәлтелә. Протезлардан, әйтик, теш протезларыннан, хәтта ки кул һәм аяк протезларыннан аермалы буларак, кешенең игътибарын аннан аерып алу һич тә мөмкин түгел. Кеше һәрвакыт «Ә кинәт бу кечкенә мотор туктап калса?» дип көтеп яши. Тере йөрәктә бу хакта авырту хәбәр итә. Ә монда авырту юк һәм булуы да мөмкин түгел. Киләчәктә, мөгаен, йөрәк тибешен хәтерләткән протезлар да пәйда булыр. Әмма алар шулай ук авыртмаячак, шуңа күрә дә Скумин синдромы йөрәк протезлы кешенең психикасына басым ясап торачак[15]. |
1979 елда кардиохирургик профильле авырулар өчен психотренинг методикасын[16], эшли, соңрак ул башка авыруларны дәвалаганда да кулланылыш таба[17]. 1980 елда «Йөрәк клапаны протезлы авыруларны тернәкләндерү системасында психотерапия һәм психопрофилактика» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1980 елдан алып 1990 елга кадәр Харьков дипломнан соң белем бирү медицина академиясендә психотерапия укыта. 1986 елда соматик авыруның невротик фантом синдромын аңлатып бирә[18]. 1988 елда «Ашкайнату системасында хроник авыру булган балаларда һәм яшүсмерләрдә чиктәш психик тайпылышар (клиника, систематика, дәвалау, психопрофилактика)» темасына медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклый. Яклау В. П. Сербский исемендәге иҗтимагый һәм суд психиатриясе Дәүләт фәнни үзәгендә үтә[19][20].
1990-1994 елларда Харьков дәүләт мәдәният академиясендә педагогика һәм психология кафедрасы профессоры, шулай ук физик культура һәм сәламәтлек кафедрасы профессоры вазыйфаларын башкара. Социаль педагоглар әзерләү буенча «Сәламәтлек культурасы нигезләре» курсын эшли һәм гамәлгә куя. Сәламәтлек культурасы теоретиклары О. В. Верхорубова һәм Н. А. Лобанова, раславынча,
| В. А. Скумин тарафыннан тәкъдим ителгән сәламәтлек культурасы гыйлеме концепциясе (2002)[21] нигезендә, рухи, психик, физик культура кешенең сәламәтлек халәтен билгели. Ә рухи, психик, физик сәламәтлек исә тагын да югарырак дәрәҗәдәге культурага ирешүгә алшарт булып хезмәт итә[22]. |
Иҗтимагый эшчәнлеге
1994 елда «Мәдәният аша — сәламәтлеккә» (The World Organisation of Culture of Health) Халыкара иҗтимагый хәрәкәте президенты вазыйфасына сайлана. Оешма Россия Федерациясе юстиция министрлыгында теркәлү узган Устав нигезендә эшли[23]. Хәрәкәт нәшрияты тарафыннан сәламәтлек культурасының нәзари һәм гамәли аспектлары буенча китаплар бастырыла[24][25]. Шулай ук «К здоровью через культуру» журналы (ISSN 0204-3440, OCLC 70966742) нәшер ителә[26][27][28].
Кызыклы фактлар
Шулай ук карагыз
Сайланма библиография
- Российская государственная библиотека: Скумин Виктор Андреевич.
- Российская национальная библиотека: Виктор Скумин.
- Skumin Victor Andreyevitch. Boundary psychic disfunctions in infants and teenagers suffering from chronic disorders in digestive system (clinical picture, systematism, treatment, psychic prophylaxis). Open Gray (1989). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2017. Архивировано 1 февраль 2016 года.
- The Library of Culture of Health: Виктор Скумин [Victor Skumin].
- US National Library of Medicine: Skumin VA.
- Harvard Library: Skumin, VA.
- Columbia University Libraries: Skumin, VA.
- Електронний каталог ЦНБ Харківського національного університету імені В.Н. Каразіна: Скумин Виктор Андреевич. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2022. Архивировано 6 октябрь 2017 года.
Искәрмәләр
- ↑ Victor Skumin. calendarz.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2022.
- ↑ Литвин, Алтер (2002). «Японские военнопленные: спецлагерь на Каме». Гасырлар авазы — Эхо веков 3/4. ISSN 2073-7483. Проверено 25 августа 2019. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-09-25, retrieved 2018-02-13
- ↑ Современная история Челябинского гарнизонного военного суда (военного трибунала). chgvs.chel.sudrf.ru (25 октябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2017. Архивировано 2 февраль 2016 года.
- ↑ Украинские медики, изменившие мир (ингл.) [недоступная ссылка — история]. ukraine-in.ua. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2017. Архивировано 2 февраль 2016 года.
- ↑ Амосов первым провёл протезирование клапана на сердце (укр.). Киевский новостной общегосударственный телеканал «24» (7 декабрь 2013). Архивировано 11 октябрь 2015 года.
- ↑ История кафедры (рус.). Кафедра психотерапии ХМАПО. Новости украинской психиатрии (2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2017. Архивировано 20 июнь 2016 года.
- ↑ Амосов Н. М., Бендет Я. А. Терапевтические аспекты кардиохирургии. — Киев: Здоров’я, 1990. — Б. 137, 262−266. — 5000 экз. — ISBN 5-311-00238-7.
- ↑ Бачериков Н. Е., Михайлова К. В., В. Л. Гавенко и др. Клиническая психиатрия. — Киев: Здоров’я, 1989. — Б. 244. — 40 000 экз. — ISBN 5-311-00334-0.
- ↑ Менделевич В. Д., Соловьёва С. Л. Неврозология и психосоматическая медицина. — Москва: МЕДпресс-информ, 2002. — Б. 505-506. — 3000 экз. — ISBN 5-901712-27-7.
- ↑ Соловьёва С. Л. Астенические расстройства в терапевтической практике. Руководство по диагностике и лечению. — СПб.: ИнформМед, 2011. — Б. 287. — 2000 экз. — ISBN 978-5-904192-30-3.
- ↑ About artificial heart (ингл.). Heart For Your Soul. — «Рассказ о перспективах создания искусственного сердца на основе материалов, предоставленных WordPress». Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2017. Архивировано 25 май 2017 года.
- ↑ Ruzza, Andrea (16 October 2013). «Nonpsychotic mental disorder after open heart surgery». Asian Cardiovascular and Thoracic Annals 22 (3): 374. DOI:10.1177/0218492313493427. PMID 24585929.
- ↑ Бизунков, A. Зачем человеку сердце, раздел "Новый клапан доводит до депрессии". Medvestnik.by (3 октябрь 2014). Архивировано 4 гыйнвар 2018 года.
- ↑ Кондюкова Н.В., Рутковская Н.В., Барбараш О.Л. Качество жизни – интегральный показатель эффективности лечения, возможности его использования у пациентов с пороками клапанов сердца 38. Сибирский медицинский журнал (2015). Архивировано 14 март 2016 года.
- ↑ Сергей Петухов. Почему останавливаются искусственные сердца. РИА Новости (4 март 2014). Архивировано 2 гыйнвар 2018 года.
- ↑ Филатов А. Т., Скумин В. А. Психопрофилактика и психотерапия в кардиохирургии. — Киев: Здоровье, 1985. — Б. 72. — (Библиотека практического врача). — 5000 экз.
- ↑ Степанов Е. Г. Санаторно-курортное лечение: Учебное пособие. — Харьков: Министерство образования и науки Украины, 2006. — Б. 317-327. В архиве WebCite ® на https://web.archive.org/web/20220218075709/http://eprints.kname.edu.ua/400/1/%D0%9A%D0%9D%D0%98%D0%93%D0%90-2(%D0%BE%D0%BA%D0%BE%D0%BD).doc 11 октября 2015
- ↑ Скумин В. А. Психотерапия и психопрофилактика в системе реабилитации больных с протезами клапанов сердца. Автореф. дисс. на соискание уч. ст. кандидата медицинских наук. — Харьков, 1980. — Б. 17.
- ↑ Скумин В. А. Пограничные психические расстройства у детей и подростков с хроническими болезнями пищеварительной системы (клиника, систематика, лечение, психопрофилактика). Автореф. дисс. на соискание уч. ст. доктора медицинских наук. — Москва: Министерство здравоохранения СССР, Всесоюзный НИИ общей и судебной психиатрии им. Сербского, 1989. — Б. 48.
- ↑ Михайлов Б. В. (2004). «Харьковская психотерапевтическая школа». Международный медицинский журнал (3): 45. ISSN 2308-5274.
- ↑ Скумин В. А. Культура здоровья: избранные лекции. — Чебоксары: К здоровью через культуру, 2002. — Б. 264. — ISBN 5-88167-019-1.
- ↑ Verhorubova O. V., Lobanova N. A. Многообразие определений феномена "культура здоровья" как показатель его многогранности в педагогическом образовании 161–5. Вестник Томского государственного педагогического университета (2012). Архивировано 16 октябрь 2015 года.
- ↑ Устав Международного общественного Движения «К Здоровью через Культуру». kult-zdor.ru. Архивировано 18 апрель 2017 года.
- ↑ Библиотека Культуры Здоровья. kult-zdor.ru.
- ↑ БИБЛИОТЕКА КУЛЬТУРЫ ЗДОРОВЬЯ. biblmdkz.ru.
- ↑ Журнал «К здоровью через культуру». — 1995, №1 в Российской государственной библиотеке.
- ↑ Журнал «К здоровью через культуру». — 1995, №1 в Библиотеке Конгресса США.
- ↑ K zdorovʹi︠u︡ cherez kulʹturu: zhurnal Mezhdunarodnogo obshchestvennogo dvizhenii︠a︡ "K zdorovʹi︠u︡ cherez kulʹturu". worldcat.org.
- ↑ Сборная России по медицине. Medportal.ru (21 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2022. Архивировано 1 февраль 2016 года.
- ↑ Сборная России по медицине. "Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе" дәүләт унитар предприятиесе (22 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2019.(үле сылтама)
Чыганаклар
- Victor Skumin (1948-) (ингл.). Familypedia.wikia.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 ноябрь 2021.
- Victor Skumin (ингл.). Psychology.wikia.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 ноябрь 2021.
- Victor Skumin (ингл.). KidzSearchEncyclopedia. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2023.