Алан (ансамбль)

«Алан» (осет. Алан[1]), Төньяк Осетиянең Халыклар дуслыгы орденлы «Алан» дәүләт академия бию ансамбле (осет. Цæгат Ирыстоны Паддзахадон ансамбль «Алан») — Төньяк Осетиянең башкаласы Владикавказ шәһәрендә иҗат итүче, дәүләт карамагындагы сәнгать коллективы. 1968 елдан «Алан» исемен йөртә. «Академия ансамбле» дәрәҗәсе бирелә (1997). Төньяк Осетиянең Коста Хетагуров исемендәге дәүләт премиясе (1989), РФ хөкүмәте премиясе (2005) лауреаты.

Сәнгать җитәкчесе (2011 елдан) — Эльбрус Кубалов, РФ атказанган артисты.

Ансамбльнең исеме үзгәреп тора:

Тарих

undefined

2012 елның 9 декабренда Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә концерты уза[3] .

Сәнгать җитәкчеләре

  • 1939 Ахполат Аликов.
  • 1943-1945 Е. Колесников.
  • 1946-1949 Татаркан Кокойты.
  • 1950-1951 А. Максимов.
  • 1952-1967 Г. Гуржибеков, Дудар Хаханов, А. Ачеев, В. Темиряев.
  • 1968-1974, 1987-1990 Хаджисмел Варзиев.

Репертуар

  • «Симд» (күмәк бию)
  • «Салмак бию» (ялгыз бию)
  • «Чакыру биюе» (Хонгæ кафт) (өч пар биюе)
  • «Алан биюе» (Аланты кафт) (күмәк ирләр биюе)
  • «Көтүчеләр биюе» (Фыййауты кафт) (күмәк ирләр биюе)
  • «Кызлар биюе» (Чызджыты кафт) (күмәк кызлар биюе)
  • «Бергә бер көрәш» (Уæлахизон) (ялгыз бию)
  • «Тау халкы биюе» (Хохаг ерысы кафт) (күмәк ирләр биюе)
  • «Хәнҗәрләр белән бию» (Хъаматимæ кафт)
  • «Лачыннар кабиләсе» (Цæргæсты цæгат)
  • «Доул белән бию» (Долтимæ кафт)
  • «Уацамонг касәсе» (Уацамонгæйы къус)
  • «Шакылдавык белән бию»
  • «Абхаз биюе»
  • «Авар биюе» (күмәк кызлар биюе)
  • «Мирзаи возгалы» азәрбайҗан биюе (күмәк кызлар биюе)
  • «Ган да Ган» аҗар биюе
  • «Картули» гөрҗи биюе (парлы бию)
  • «Кафа» кабарда биюе
  • «Лезгин биюе»
  • «Шой» (йола биюе)
  • «Уңмаган гашыйклар» шаян биюе
  • «Болгар биюе»

Кайсын Кулиев:

« Әгәр дә осетиннар бер „Симд“ биюен генә уйлап тапкан булсалар да, аларны бөек милләт дип атап булыр иде »

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

undefined

Әдәбият

  1. Л.Н. Грикурова. Осетинские танцы. Орджоникидзе: «Ир», 1963.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Исеме алан кабиләсе исеменнән алынган
  2. Кокойты Татаркан
  3. Ислам порталында