Таганрог култыгы

Таганрог култыгы (рус. Таганрогский залив) — Азак диңгезенең төньяк-көнчыгыш өлешендәге култык. Долгая вә Белосарайская ком телләре култыкны диңгездән аерып торалар. Озынлыгы 140 км, керү урынында киңлеге 31 км, уртача тирәнлеге 5 м. Декаҗрьдән мартгача боз белән каплана. Таганрог култыгына Тын, Кальмиус, Миус вә Ея елгалары коялар. Мөһим портлар — Мариуполь, Таганрог, Ейск (Россия).