Сергей Князев

Сергей Князев, Сергей Лев улы Князев (рус. Князев Сергей Львович) (1908 елның 12 сентябре, Нижне-Курмоярская[1], Дон Гаскәре өлкәсе2002 елның 31 декабре, Казан) — фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, КПССның Чечен-Ингуш өлкә комитетының нефть эшкәртү сәнәгате буенча сәркатибе (1942-1944), КПССның Татарстан өлкә комитетының нефть сәнәгате бүлеге мөдире (1949-1954), сәнәгать буенча сәркатибе (1956-1960), өлкә комитеты сәркатибе (1963-1974), Татарстан Совнархозы рәисе (1960-1963). Казанның мактаулы гражданины. 1949-1960 елларда Татарстан АССРның «баш нефтьчесе».

Тәрҗемәи хәле

1908 елның 12 сентябрендә Дон гаскәре өлкәсе (хәзерге Ростов өлкәсе Цимлянск районы) Нижне-Курмоярская станицасында туган. Грозный нефть институтын (хәзер Грозный нефть университеты) тәмамлаган (1940). 1929-1934 елларда Ерак Көнчыгышта Кызыл гаскәрдә подводник булып хезмәт иткән.

Хезмәт юлы

1927-1929 елларда 3нче санлы Грозный нефть эшкәртү заводында эшче.

1942-1944 елларда Чечен-Ингуш АССРда: КПССның Чечен-Ингуш өлкә комитетының нефть эшкәртү сәнәгате буенча сәркатибе; 1944 елда Чечен-Ингуш АССР бетерелгәч, КПССның Грозный өлкә комитеты сәркатибе урынбасары.

1949-1960 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетының нефть сәнәгате бүлеге мөдире, сәнәгать буенча сәркатибе, өлкә комитеты сәркатибе — Татарстан АССРның «баш нефтьчесе».

1960-1963 елларда Татарстан Совнархозы рәисе.

1963-1974 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе.

ТАССР Югары шурасы (1951-1975 елларда), ССРБ Югары шурасы (1962-1966 елларда) депутаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Нефть Татарии: страницы истории / С. Л. Князев. - Казань :Татар. кн. изд-во, 1981.
  2. Нефть и газ республики Татарстан : сб. документов, цифр и материалов: в 3 т. / С. Л. Князев, Н. С. Гатиятуллин, Г. П. Абражеев. - Москва : Недра, 1993. ISBN 5-247-03422-8 (т. 1), ISBN 5-247-03436-8 (т. 2), ISBN 5-247-03444-9 (т. 3)
  3. Б. Ф. Султанбеков. Нефть-дело всей его жизни.
  4. Строители нефтяного края. Казань: Слово, 2008. ISBN 978-5-98356-068-0

Искәрмәләр

  1. Цимлянск ГЭСы төзелү сәбәпле, су басу зонасына эләккән.