Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы (рус. Министерство внутренних дел по Республике Татарстан) — Татарстан Республикасы территориясендә (бирелгән вәкаләтләр кысаларында) Россия Федерациясе эчке эшләр органнары бурычларын һәм функцияләрен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органы. ТР буенча ЭЭМ РФ эчке эшләр органнары системасына керә һәм РФ Эчке эшләр министрлыгына буйсына.

Символлар

Эмблемасы һәм байрагы бар, аларның сурәте 2012 елда РФ Президенты тарафыннан расланган[1][2][3]. 2014 елда байрак ТР буенча ЭЭМ җитәкчелегенә тапшырыла[4][5][6].

Эшчәнлекне гамәлгә ашыру

ТР буенча ЭЭМ үз эшчәнлеген турыдан-туры һәм (яисә) районнар (муниципаль районнар), шәһәрләр (шәһәр округлары) һ. б. муниципаль берәмлекләр, шул исәптән берничә муниципаль берәмлек буенча буйсынган эчке эшләр бүлекләре (идарәләре), шулай ук РФ кануннарында һәм РФ ЭЭМ норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә эчке эшләр органнары алдында торган бурычларны гамәлгә ашыру өчен төзелгән башка бүлекчәләр һәм оешмалар аша гамәлгә ашыра.

Бурычлары

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының (үз вәкаләтләре чикләрендә ТР территориясендә) төп бурычлары:

  • кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү;
  • җинаятьләрне кисәтүне, ачыклауны, туктатуны, ачуны һәм тикшерүне, шулай ук административ хокук бозуларны кисәтүне оештыру;
  • җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү;
  • юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү;
  • үзенә буйсынган эчке эшләр органнары, бүлекчәләре һәм оешмалары белән идарә итү, аларның эшчәнлеген оештыру.

ТР буенча ЭЭМ үз эшчәнлегендә РФ Конституциясенә, халыкара хокукның гомумтанылган принципларына һәм нормаларына, РФ халыкара шартнамәләренә, федераль кануннарга, РФ Президенты указларына һәм күрсәтмәләренә, РФ Хөкүмәте карарларына һәм күрсәтмәләренә, РФ ЭЭМ норматив хокукый актларына, ТР буенча ЭЭМ турында нигезләмәгә, шулай ук ТР Конституциясенә, ТР кануннарына һ. б. норматив хокукый актларына таяна.

ТР буенча ЭЭМ РФ кануннары белән билгеләнгән тәртиптә төзелә, үзгәртеп корыла һәм бетерелә.

Җитәкчеләр

Галерея

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Указ Президента Российской Федерации от 12.07.2012 г. № 983 «Об учреждении флага и знамени Министерства внутренних дел Российской Федерации, знамен отдельных территориальных органов Министерства внутренних дел Российской Федерации, центров специального назначения сил оперативного реагирования территориальных органов Министерства внутренних дел Российской Федерации на региональном уровне, образовательных учреждений системы Министерства внутренних дел Российской Федерации». Президент Российской Федерации (12 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2019. Архивировано 26 декабрь 2019 года.
  2. Эмблемы Министерства внутренних дел по Республике Татарстан. geraldika.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2019. Архивировано 26 декабрь 2019 года.
  3. Руководству МВД по РТ и Республиканского центра специального назначения вручены знамёна. Правительство Республики Татарстан (12 июнь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2019. Архивировано 26 декабрь 2019 года.
  4. В Казани состоялось вручение Знамени МВД по Республике Татарстан и Центра специального назначения сил оперативного реагирования МВД по Республике Татарстан. Министерство внутренних дел Российской Федерации (12 июнь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2019.
  5. Руководству МВД по РТ и республиканского центра специального назначения вручены знамёна. Бизнес Online (12 июнь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2019. Архивировано 26 декабрь 2019 года.
  6. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 Шайдуллин и др., 2017
  7. Андрианов, 1962
  8. Мифтахов, Мулюков, 1980
  9. 1 2 Петров, Скоркин, 1999
  10. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Некрасов, 2002
  11. 1 2 3 Петров, 2010
  12. Кириллов Сергей Иванович. rusperson.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2019. Архивировано 10 октябрь 2021 года.
  13. Долгов, 2008
  14. В Казани прошли мероприятия в честь 40-летия Управления МВД России по городу Казани. Министерство внутренних дел Российской Федерации (24 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2019.
  15. Светлана Брайловская. Главный полицейский Татарстана подал в отставку. Российская газета (28 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2019. Архивировано 26 декабрь 2019 года.
  16. Указ Президента Российской Федерации от 09.04.2012 г. № 409 «О Сафарове А. А.» Президент Российской Федерации (9 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2019. Архивировано 26 декабрь 2019 года.
  17. Указ Президента Российской Федерации от 27.04.2012 г. № 523 «О Министре внутренних дел по Республике Татарстан». Президент Российской Федерации (27 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2019. Архивировано 24 декабрь 2019 года.
  18. Источник: главой МВД по РТ назначен Дамир Сатретдинов (рус.). БИЗНЕС Online (29 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 октябрь 2025.
  19. Андрей Мартыгин. За МВД Татарстана взялся антикоррупционер со стажем. www.evening-kazan.ru (1 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 октябрь 2025.