Садретдинов Дамир Рөстәм улы

Дамир Рөстәм улы Садретдинов (рус. Дамир Растямович Сатретдинов, 20 июнь 1972, Әстерхан) ― Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры (2024 елдан). Полиция генерал-лейтенанты (2025).

Тәрҗемәи хәле

1972 елның 20 июнендә Әстерхан шәһәрендә туа.

Әстерхан балык сәнәгате һәм хуҗалыгы техник институтын (1994 елдан Әстерхан дәүләт техник университеты), Саратов дәүләт юридик академиясен тәмамлый.

Хезмәт юлы

1994 елдан эчке эшләр органнарында эшли, хезмәтен оператив вәкаләтле вәкил вазифасында башлый[1].

1994 елдан 2012 елга кадәр Әстерхан шәһәре Ленин районы[d] эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендә оператив вәкаләтле вәкил, өлкән оператив вәкаләтле вәкил, районара икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге башлыгы урынбасары, Ленин районы эчке эшләр бүлегенең оператив-эзләү бүлеге башлыгы вазифаларында хезмәт итә.

2012 елдан 2014 елга кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әстерхан өлкәсе буенча идарәсендә Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы урынбасары, 2014 елдан 2017 елга кадәр — идарә башлыгы.

2017 елдан 2020 елга кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Әстерхан өлкәсе буенча полиция башлыгы урынбасары, полиция башлыгы[2].

2020 елның февралендә Хакасия Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары — полиция башлыгы итеп билгеләнә.

2020 елның октябрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Ханты-Манси автономияле округы — Югра буенча идарәсе башлыгы булып эшли башлый. Нефть өлкәсендәге икътисади җинаятьләр белән көрәшә. Нефтьне законсыз транспортлау мәсьәләләре дә аның махсус контролендә була[3].

2024 елның 29 февраленнән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры[3].

Дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хезмәт дәверендә ведомство һәм дәүләт бүләкләренә лаек була[4].

Шәхси тормышы

Шәһәр татар зыялылары вәкиле. Әнисе Әдә Әстерханда яши, әтисе Рөстәм Садретдинов озак еллар Әстерхан шәһәрендәге «Яшь тамашачы театры»нда[d] эшли, Әстерханда «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыятенә нигез салучыларның берсе була (1996 елда вафат).

Кыз туганы Диларә, Әстерханда күпфункцияле үзәк җитәкчесе.

Гаиләле, балалары бар[5].

Тема буенча өстәмә