Зөлфия Камалова
Зөлфия Камалова (тулы исеме — Зөлфия Нәҗип кызы Камалова; 8 август 1969, Сарапул, Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 18 сентябрь 2024) — Австралия җырчысы, җырлар авторы һәм татар чыгышлы музыкант. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012)[1]. Австралиянең «Ел җырчысы — 2001», «World music» жанрында иң яхшы башкаручы (2002).
Тәрҗемәи хәле
Зөлфия Камалова Сарапул (Удмуртия) шәһәрендә туа. 9 яшендә музыка белән мавыга башлый. Урта мәктәпне тәмамлагач, Пермь университетының чит телләр факультетына укырга керә. 1991 елда студентлар алмашу программасы буенча Калифорниягә (АКШ) китә, анда австралиялегә кияүгә чыга, аның белән Австралиягә күченә һәм башта Тасмания утравындагы Хобарт шәһәрендә яши. Австралиягә килгәннән соң 6 ел узгач, үзенең беренче альбомын яздыра, аңа рус, француз, чегән, португал, испан, инглиз телләрендәге җырлар керә.
2007 елда татар, рус һәм инглиз телләрендә язылган «3 Nights» альбомы Австралия тавыш яздыру индустриясе ассоциациясе (ARIA) премиясенә лаек була, аны еш кына Австралия "Грэмми"е дип атыйлар. Бу альбомдагы композицияләр 16 атна дәвамында Европа музыкаль чартларының беренче унлыгында тора — моңа кадәр бер генә Австралия башкаручысы да мондый уңышка ирешмәгән[2].
2022—2024 елларда The Boite World Music Cafe оешмасының директоры вазифасын башкара. Анда The History Project архивын цифрлаштыру һәм саклау проектын башлап җибәрә[3][4].
2024 елның 18 сентябрендә 56 нчы яшендә вафат була. Соңгы вакытта җырчы яман шеш авыруы белән көрәшкән[5].
Иҗаты
Зөлфия Камалованың беренче альбомы Journey of Voice 1997 елда чыга. Аңа төрле традицияләрдәге җырлар һәм вокаль әсәрләр, шул исәптән рус, француз, һинд, чегән, португал, испан һәм ирланд композицияләре керә[6].
Киләсе эшләрдә җырчы татар җыр традициясенә һәм үзенең авторлык материалына мөрәҗәгать итә. Aloukie һәм Elusive альбомнары күбесенчә татар телендә язылган. 2019 елда Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә Alty Kon Yaratu / Six Days Loving альбомы чыга[7].
2007 елда татар, рус һәм инглиз телләрендә басылган 3 Nights альбомы Австралия тавыш яздыру индустриясе ассоциациясе (ARIA) премиясен world music категориясендә иң яхшы альбом буларак ала. Австралиянең Милли кино һәм тавыш архивы премиясе белән Aloukie (2000) һәм The Waltz of Emptiness (2005) альбомнары билгеләп үтелә[8].
Дискография
- 1997: «Тавыш сәяхәте» («Journey of Voice»);
- 1999: «Әллүки» («Aloukie»);
- 2002: «Elusive» (2007 елда яңадан чыгарылган);
- 2005: «Бушлык вальсы» («The Waltz of Emptiness»);
- 2007: «3 төн» («3 Nights»);
- 2010: «Tales of Subliming»;
- 2014: «Kosmostan» (OMFO белән берлектә);
- 2015: «On Love and Science» (The Children of the Underground белән берлектә);
- 2019: «Six Days Loving» («Алты көн ярату»);
- 2022: «Уразай» һәм «Юкәләр» сингллары (әтисе шигырьләренә язылган «Әти җыры» исемле тәмамланмаган альбом кысаларында).
Бүләкләре
- Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012)[6];
- ARIA Award премиясе world music категориясендә иң яхшы альбом өчен (2007) — 3 Nights альбомы өчен[8];
- Австралиянең National Film and Sound Archive Awards премиясе — Aloukie (2000) һәм The Waltz of Emptiness (2005) иң яхшы альбомнары өчен;
- Australian World Music Awards (2000 һәм 2001), шул исәптән 2001 елда ел артисты дип танылу, һәм Australian Live Music Awards world music башкаручысы категориясендә (2002)[9].
Гаиләсе
Зөлфия Камалова Нәҗип Камалов гаиләсендә туа (2024 елның июнендә вафат булган)[10]. Сарапулда җырчының әти-әнисе һәм сеңлесе Әлфия Миронова яшиләр[11][12].
1991 елда студентлар алмашу программасы буенча ул Калифорниягә (АКШ) китә, анда австралияле Джон Уирга кияүгә чыга һәм Хобартка (Тасмания, Австралия) күченә. Әмма тиздән бу никах таркала[13].
Икенче ире — иҗади партнёры, Австралия мультиинструменталисты Эндрю Таннер. 2006 елда аларның кызлары туа, аңа Зифа (Зифа-Лили) дип татар исеме кушалар[11].
Искәрмәләр
- ↑ Ушла, попрощавшись: Зуля Камалова показала миру, как звучит татарская альтернативная музыка. ТНВ. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026.
- ↑ Австралийцам близка татарская музыка Архивная копия от 30 март 2019 на Wayback Machine «Казанские Ведомости» ММЧ мәкаләсе
- ↑ Reflecting Melbourne’s musical diversity. Public Record Office Victoria. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026.
- ↑ Beyond the Horizon: Remembering Zulya on her birthday. The Boîte. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026.
- ↑ «Не теряла надежды на чудо»: от рака умерла певица Зуля Камалова. m.business-gazeta.ru (18 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026.
- ↑ 1 2 Зуля Камалова: «В свое время я пыталась делать больший упор на национальность» (рус.). БИЗНЕС Online (22 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.
- ↑ Дискотека 90-х: первый татарский альбом Зули Камаловой (рус.). Реальное время (10 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.
- ↑ 1 2 «Остаться еще немного»: Зуля Камалова рассказала о болезни и попросила помощи (рус.). БИЗНЕС Online (8 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.
- ↑ «После семи месяцев страданий и надежды в равной мере». Заслуженная артистка Татарстана Зуля Камалова умерла от рака. 11 август 2026 тикшерелде.
- ↑ «Остаться еще немного»: Зуля Камалова рассказала о болезни и попросила помощи (рус.). БИЗНЕС Online (8 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.
- ↑ 1 2 Сестра певицы Зули Камаловой: «Она очень хочет жить, до последнего будет бороться» (рус.). Миллиард.Татар (27 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.
- ↑ Песня была рядом. Уроженка Сарапула покорила мир австралийского фольклора (рус.). АиФ-Удмуртия (11 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.
- ↑ Зуля Камалова (рус.). 24СМИ (19 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.