Альберт Нурминский
Тормыш юлы
Альберт Шәрәфетдинов 1994 елның 1 мартында Балтач районы Норма авылында туа. Олы абыйсының исеме Тимур. Әтисенең машина сервисы була, ә әнисе район хастаханәсендә лор булып эшли.
Күрше Балтач бистәсендә рус телле гимназияне тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач, Казан автотранспорт техникумына укырга керә. Уку вакытында бер ел РФ Хәрби-һава көчләренең авиация частенда хезмәт итә. Техникумны тәмамлагач, төзелеш институтына имтиханнар бирә, әмма уза алмый.
Балачактан 50 Cent, Эйкон һәм Эминем җырларын тыңлый[2]. Унөч яшендә беренче җырын яза.
2017 елда «Мент на мине газует» җыры чыкканнан соң танылу ала. Җыр башта башкаручы «Вконтакте» челтәренә кертә. Соңрак, билгесез кеше үзенең авторлыгы астында башка цифрлы мәйданчыкларга кертеп, ул YouTube та 8 миллион карау җыя. Нәтиҗәдә, Нурминский җырга авторлык хокукларын кире кайтарып, Black Star студиясендә җырның яңа версиясен яза[2].
2019 елның 18 сентябрендә «Пацаны с улиц выбиваются в люди» дигән дебют студия альбомы чыга. Альбомны яклап, Россия буенча гастрольләр турына китә.
Шәхси тормышы
2024 елның августында никахы була, сентябрьдә туен уздыра. Тормыш иптәше Алсу исемле. 2026 елның 16 маенда гаиләдә кыз балалары туа. Кызларына Киара дип исем кушканнар[3].
Бизнес
Туган бистәсендә автосервис бар, Альберт әтисе юл-транспорт һәлакәтендә үлгәннән соң 2005 елда варис була.
Дискография
| Исеме | Тулырак |
|---|---|
| «Пацаны с улиц выбиваются в люди» |
|
| «Дорога в Сити» |
|
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Кинопоиск (рус.) — 2003.
- ↑ 1 2 Кто такой Нурминский — хитмейкер, вернувший моду на подъездный рэп (рус.). The-Flow.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июль 2020.
- ↑ «Приятные пожелания и замечательные подарки»: известный рэпер отпраздновал свадьбу в элитном ресторане жены Минниханова (рус.). 116.ru (6 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2026.