Уку елы

Уку елы (рус. Уче́бный год) — белем бирү учреждениеләрендә уку барышының дәвамлылыгын билгели торган вакыт аралыгы[1].

Төшенчә

«Уку елы» төшенчәсе — бер елга исәпләнгән уку барышы  [рус.] циклы. Уку елын, гадәттә, бер-бер артлы килгән календарь елларның саннары белән билгелиләр. Мәсәлән, «2025/2026 уку елы»[2].

Уку елының дәвамлылыгы

Уку елының башлану һәм тәмамлану көннәре дөньяның төрле илләрендә аерыла. Бу илнең кануниятендә беркетелгән. Дәресләр башлануның һәм тәмамлануның төгәл көнен уку йортлары мөстәкыйль билгеләргә хокуклы[3].

Уку барышы Европа дәүләтләрендә август-сентябрь айларында башлана һәм май-июньдә тәмамлана. Мәсәлән, Даниядә, Финляндиядә, Швециядә мәктәпләр август уртасында, Австрия, Франция, Испания, Италиядә сентябрьнең беренче яртысында эшли башлый. Алманиядә һәм Швейцариядә, төбәккә карап, уку елы август уртасында да, сентябрь азагында да башланырга мөмкин[3][4].

АКШта һәм Канадада бердәм стандарт юк. Даталарны штат/провинция кануннары билгели, әмма уку йортларында дәресләр көз башында башланып, җәй башында тәмамлана[3].

Кайбер Латин Америкасы илләрендә (Аргентина, Бразилия, Коста-Рика) беренче уку көне февраль башына туры килә. Чилида уку елы 1 мартта, Кубада һәм Мексикада сентябрь башында башлана.

Австралиядә һәм Яңа Зеландиядә балалар укырга гыйнвар ахырында, февральдә баралар[3].

Африка дәүләтләрендә уку календарьлары аерыла. Мәсәлән, Көньяк Африка Республикасында һәм Танзаниядә уку елы гыйнварда, Суданда — мартта, Алжир, Тунис, Мисыр, Марокко, Эфиопия, Сомали, Нигериядә сентябрь аенда башлана.

Азиядә дә бердәм көн юк. Мәсәлән, уку елы Кытай, Монголия, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстанда 1 сентябрьгә; Сингапурда — 2 гыйнварга; Көньяк Кореядә — мартның беренче көннәренә; Корея Халык Демократик Республикасында — 1 апрельгә; Таиландта — майга; Филиппиннарда — июньгә; Һиндстанда һәм Непалда июльгә туры килә[3].

Балалар мәктәпкә бара

Россиядә

Уку мәктәпнең бер сыйныфында, югары яки урта махсус уку йортының бер курсында уку елы барышында дәвам итә.

Көндезге уку формасы буенча уку елы Россиядә 1 сентябрьдә башлана, ул «Белем көне» дип атала. Әмма белем бирү учреждениесе карары буенча уку елы башы ике айдан артмаган вакытка күчерелергә мөмкин[5].

Көндезге-читтән торып уку һәм читтән торып уку формалары буенча уку елы башын белем бирү оешмасы билгели.

Уку барышы белем бирү учреждениесе раслаган уку планы нигезендә оештырыла[1]. Мәктәпнең чыгарылыш сыйныфларында уку йомгаклау аттестациясе белән тәмамлана[6].

Мәктәптә дәрес барышы

Белем бирү цикллары

Мәктәпләрдә

«Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы[7] канун нигезендә мәктәпләр уку циклларын — чирекләр, өч айлык яки ике айлык чорлар буенча мөстәкыйль рәвештә билгели алалар[8]. Уку елын бүлүнең охшаш ысуллары дөньяның башка илләрендә дә бар[9].

Чирекләр

Чирек системасы уку елын дүрт өлешкә бүлә[10]:

  • беренче чирек — сентябрьдән октябрь ахырына кадәр;
  • икенче чирек — ноябрьдән декабрь ахырына кадәр;
  • өченче чирек — гыйнвардан март ахырына кадәр;
  • дүртенче чирек — апрельдән май ахырына кадәр.

Чирекләп укыту системасында укучылар елга дүрт тапкыр каникулга чыгалар[8].

Өч айлык чор

Өч айлык чор (модульле) системасы нигезендә уку елы «5 + 1» кагыйдәсе буенча оештырыла: һәр биш уку атнасыннан соң бер атналык ял каралган[10].

Ике айлык чор

Уку елы һәрберсе җиде атналык биш уку чорына бүленә, алар арасында икешәр атналык биш каникул. Алтынчы ике айлык чор — ике ай дәвам итә торган җәйге каникуллар[8].

Дәрес күренеше

Көллиятләрдә һәм югары уку йортларында

Урта һөнәри һәм югары уку йортларында уку барышының үлчәү берәмлеге итеп семестр санала (фр. semestre сүзе аша лат. sēmestris (*secsmestris) — «алты айлык» сүзеннән). Гомумән алганда, бер семестр — ул яртыеллык. Уку чоры тәмамлангач, имтихан сессиясе  [рус.] билгеләнә[11].

Каникуллар

Төп мәкалә: Каникуллар

Уку елына каникуллар да керә — ул уку барышының укудан тыш чоры, балаларның ял итү вакыты[2].

Каникулларның дәвамлылыгы белем бирү стандарты белән билгеләнә.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Вопрос: Что такое календарный год, что такое учебный год? Корректно ли говорить о "полугодиях" учебного года применительно к временным периодам с сентября по декабрь и с января по август и издавать приказы о выплате стипендий учащимся в соответствии с указанными временными рамками? (ответ службы Правового консалтинга ГАРАНТ, декабрь 2013 г.). base.garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  2. 1 2 Сфера образования — документация. docs.istina.msu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  3. 1 2 3 4 5 По школьному календарю: когда начинается учебный год в разных странах (рус.). Forbes.ru (3 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  4. Как устроен учебный год в разных странах мира: где-то начинается в январе, а где-то летние каникулы – всего месяц. gol.ru (23 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  5. Учебный год начинается 1 сентября \ 2025-2024-2023 год \ Акты, образцы, формы, договоры \ КонсультантПлюс. www.consultant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  6. Статья 59. Итоговая аттестация \ КонсультантПлюс (рус.). www.consultant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  7. Статья 28. Компетенция, права, обязанности и ответственность образовательной организации \ КонсультантПлюс (рус.). www.consultant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  8. 1 2 3 Ирина Кочковая. Триместры, четверти, модули, биместры в школе. В чем различие? roditeli.maximumtest.ru (5 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  9. Как устроены школы в разных странах мира. Известия (1 сентябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  10. 1 2 Школьные каникулы 2025/2026. Расписание по четвертям и триместрам. РБК Life (18 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  11. Семестр: что это такое, сколько месяцев длится в учебном году в колледже, ВУЗе Университет Синергия. synergy.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр