Каникуллар

Каникуллар (рус. Кани́кулы) — уку чорында ял яки башка социаль чаралар өчен мәгариф турында кануннар, календарь уку графигы һәм белем бирү оешмаларының урындагы актлары нигезендә планлы ял.

Этимологиясе

Борынгы Римда җәйге эсселек чоры Canicula («кечкенә эт») дип аталган Сириус йолдызының иртәнге күренеше белән туры килә. Бу чорны «dies caniculares»[1] — «эт көннәре» (22 июль — 23 август) дип атаганнар. Җәйге ялның аеруча эссе вакытын һәм эсселекнең иң зурайган чорын нәкъ шулай атап, табигатьнең һәм климатның үзенчәлекләрен күрсәтергә тырышканнар[2][3][4].

Россиядә

1917 елга кадәр Россиядә каникул дип җәйге ял чоры атала. Владимир Дальның аңлатмалы сүзлегендә каникуллар «җәйге эссе вакыт, күңел ачу, уку йортларында ял вакытлары» дип билгеләнә. Каникулларның тулы чоры 1 июльдән 15 августка кадәр дәвам итә, кайбер урыннарда исә майдан, июньнән башлана[5].

Инкыйлабка кадәр башлангыч мәктәпләрдә һәм мәхәллә училищеларында каникуллар алты-җиде ай дәвам иткән һәм бу «кыр эшләре тәмамланып, киләсе елда башланганга кадәр» чорга туры килә. Төбәккә карап, каникуллар октябрьдән декабрьгә кадәр башланган һәм март-майда тәмамланган[6].

«Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты карамагындагы Мәгарифне үстерү институтының баш фәнни хезмәткәре, профессор Ирина Абанкина сүзләренчә[7]:

Бездә мәктәп каникуллары бәйрәмнәргә яки табигать күренешләренә бәйле. Мәсәлән, март ахыры һәм апрель башында су ташуга бәйле рәвештә каникуллар уза, кайбер төбәкләрдә бу вакытта мәктәпкә йөрү авырлаша. Яңа уку елы һәрвакыт 1 сентябрьдә башлана — бу Петр заманына кадәрге борынгы яңа ел көне белән туры килә. Көзге каникуллар ноябрь аенда, гадәттә, төрле бәйрәмнәргә бәйле оештырыла.

1803 елда чыгарылган «Халык мәгарифенең беренчел кагыйдәләре» укыту реформасының нигезләрен тәшкил итә, анда уку елы 1 августтан башланып, киләсе елның 1 июлендә тәмамланырга тиешлеге күрсәтелгән[8].

Совет хакимияте чорынд уку елы төрле вакытта башланган, күпчелек мәктәпләрдә ул 14 августка туры килә.

1935 елда Халык Комиссарлары Советы һәм ВКП(б) Үзәк Комитетының «Башлангыч, тулы булмаган урта һәм урта мәктәптә уку-укыту эшен һәм эчке тәртипне оештыру турында» карары чыга. Әлеге документ нигезендә уку елы 1 сентябрьдә башлана. Каникул чорлары түбәндәгечә билгеләнгән: көзге каникуллар — 5-9 ноябрьдә, кышкы — 30 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр, язгы — 24-31 март, җәйге каникуллар — уку елы тәмамланган көннән 31 августка кадәр дәвам итә[8].

ССРБ Министрлар Советының 1970 елның 8 сентябрендәге 749 санлы карары нигезендә[9], авыл мәктәпләрендә язгы каникулларның вакытлары төбәк шартларына карап үзгәрә ала. Әлеге карарда, мәктәпләрдә дәресләр 1 сентябрьдән башлана һәм имтиханнар, практика үткәрүне дә кертеп, тәмамлана. 1-7 нче сыйныфларда — 30 майда, 8 нче сыйныфта — 10 июньдә, 9-11 нчы сыйныфларда — 25 июньдә тәмамлана дигән мәгълүмат бар. Шулай ук авыл мәктәпләрендә язгы каникуллар, җирле шартларга бәйле рәвештә, Район советлары Башкарма комитетлары карары белән башка вакытларга күчерелә ала.

Хәзерге мәктәпләрдә каникуллар вакыты «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ санлы федераль кануны белән билгеләнә[10].

Канунга ярашлы, мәктәп укучылары өчен көзге, кышкы, язгы һәм җәйге каникул вакытлары билгеләнә. Югары уку йортлары студентлары өчен бердәм каникул графигы юк, чөнки уку планы, курс, укыту формасы һәм практика күләменә карап, һәр уку йорты мөстәкыйль рәвештә үз җәдвәлен төзи. Гадәттә студентлар имтиханнар сессиясен төгәлләгәч, каникулга китә һәм каникул озынлыгы уку көннәренең санына бәйле була. Өч яки дүрт чиреккә бүленгән уку елларында өстәмә тәнәфесләр дә каралган[11].

Көллиятләрдә һәм техникумнарда җәйге ял графигы югары уку йортларындагы кебек төзелә: башта студентлар сессия уза, аннары җитештерү практикасы  [рус.] үтәләр һәм шуннан соң каникулларга чыгалар. Җитештерү практикасы булмаган студентлар өчен каникуллар гадәттә июнь урталарында, имтиханнардан соң башлана. Практика узган студентлар өчен каникуллар июль ахыры — август башында башлана[11].

Каникул җәдвәле белән студентлар деканатта, мәгариф оешмасының рәсми сайтында яисә үзләренең шәхси кабинетлары аша таныша ала.

Каникулга килдем. Рәссам: Федор Решетников. 1948 ел

Башка илләрдә

Дөньяның төрле илләрендәге мәктәпләрдә каникуллар чоры төрлечә оештырыла. Германиядә уку елы гадәттә 24 августтан 15 сентябргә кадәр башлана[7]. Кышкы каникуллар гыйнвар ахырыннан февральгә кадәр дәвам итә. Көз көне укучылар, гадәттә, октябрь ахырында ике атна ял итәләр. Раштуа каникуллары 20-23 декабрьдә башланып, 3-11 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Финляндиядә җәйге каникуллар 1 июньнән август уртасына кадәр уза. Раштуа каникуллары 22 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итә. Пасха каникуллары март ахырында яки апрель башында башлана[12].

АКШта каникуллар даталары штатка, мәктәп округына, уку йортына һәм укучыларның яшенә карап төрлечә билгеләнә. Көзге каникуллар сентябрь яки октябрьдә, кышкы каникуллар февраль яки мартта, язгы каникуллар март яки апрельдә, җәйге каникуллар июньнән август ахырына кадәр үткәрелә[13].

Кытайда уку елы ике семестрга бүленә һәм шуңа күрә кышкы һәм җәйге каникуллар epf. Җәйге каникуллар июль һәм август айларында, кышкы каникуллар гыйнвар уртасыннан февраль уртасына кадәр дәвам итә.

Япониядә уку елы апрельнең икенче атнасыннан башлана. Җәйге каникуллар июль ахырыннан августка кадәр, кышкы каникуллар декабрь ахырыннан гыйнварның беренче атнасына кадәр, язгы каникуллар март уртасында үткәрелә.

Филипинда каникул көннәре Мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Уку елы гадәттә августта башлана һәм июньдә тәмамлана. Язгы каникулларда укучылар апрель аенда бер атна ял итә. Раштуа каникуллары 24 декабрьдә башлана һәм 6 гыйнвардан соң беренче дүшәмбегә кадәр дәвам итә. Мәктәп директорлары уку елы дәвамында өч көнгә кадәр өстәмә ял көннәре билгели ала[14].

Көньяк Африка Республикасында уку елы гыйнвар уртасында башлана һәм дүрт чиреккә бүленә: гыйнвар-март, апрель-июнь, июль-сентябрь һәм октябрь-декабрь башы. Декабрьдә җәйге каникуллар башлана, алар якынча ай ярым дәвам итә һәм киләсе уку елы башланганчы озайтыла.

Танзаниядә уку елы яңа ел бәйрәмнәреннән соң башлана. Каникуллар арасында иң озыны — җәйге каникуллар, алар декабрьгә туры килә. Моннан тыш, укучылар изге Рамазан ае вакытында бер айга каникулга чыгалар. Шулай ук июль аенда бер атна ял итәләр[15].

Исәнме, пионер җәе! Рәссам: Герман Безукладников. 1992 ел

Мәктәп каникуллары графигы

Россиянең һәр мәгариф учреждениесе, Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы тәкъдимнәреннән чыгып, каникул даталарын мөстәкыйль билгели ала. Бу һәр мәктәп өчен каникуллар графигының үзенчәлекле булуын тәэмин итә һәм уку барышын төгәл оештыруга ярдәм итә.

Киңәшләр нигезендә, 2025/2026 уку елында дүртенче уку системасы өчен түбәндәге каникул көннәре каралган[16]:

  • көзге: 25 октябрь — 2 ноябрь;
  • кышкы: 31 декабрь — 11 гыйнвар;
  • язгы: 28 март — 5 апрель;
  • җәйге: 27 май — 31 август.

2025/2026 уку елында беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә ял көннәре өченче чиректә — 16-22 февральдә билгеләнә.

Өч чирекле системада уку елы өч тигез өлешкә бүленә, һәр чирек биш атна укудан һәм аннан соң бер атналык каникуллардан тора. Бу уку системасы укучыларга уку барышына җиңелрәк яраклашырга һәм елы буена ял вакытларын тигез бүләргә мөмкинлек бирә.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы өч чирекле системада каникуллар өчен түбәндәге даталарны билгели[16]:

  • беренче: 4 октябрь — 12 октябрь;
  • икенче: 15 ноябрь — 23 ноябрь;
  • өченче: 31 декабрь — 11 гыйнвар;
  • дүртенче: 21 февраль — 1 март;
  • бишенче: 28 март — 4 апрель.

Каникуллардан тыш, дәүләт бәйрәмнәре вакытында өстәмә ял көннәре дә каралган, алар арасында Халыклар бердәмлеге көне, Ватанны саклаучылар көне, Җиңү көне һәм башка бәйрәм көннәре.

Мәдәнияттә чагылышы

Кинематографта

  • «Добро пожаловать, или Посторонним вход воспрещён» (1964);
  • «Каникулы Бонифация» (1965);
  • «Сто дней после детства» (1975);
  • «Каникулы в Простоквашино» (1980);
  • «Каникулы Петрова и Васечкина, обыкновенные и невероятные» (1984);
  • «Королевство полной луны» (2012);
  • «Camp Rock: Музыкальные каникулы» (2008).

Әдәбиятта

  • Николай Носов «Шурик у дедушки» (1956);
  • Юрий Нагибин «Эхо» (1960);
  • Рене Госсини, Жак-Жак Сампе «Каникулы малыша Николя» (1962);
  • Анатолий Алексин «В Стране Вечных Каникул» (1966);
  • Любовь Воронкова «Гуси-лебеди» (1966);
  • Евгений Носов «Варька» (1967);
  • Владислав Крапивин «Бегство рогатых викингов» (1975);
  • Анатолий Гладилин «Секрет Жени Сидорова» (1975);
  • Юз Алешковский «Кыш и я в Крыму» (1975);
  • Сильвия Труу «Месяц как взрослая» (1978);
  • Евгений Велтистов «Миллион и один день каникул» (1979);
  • Кир Булычёв «Гостья из будущего. Каникулы в космосе или планета Пять-Четыре» (1986);
  • Анатолий Рыбаков «Каникулы Кроша» (1998);
  • Тамара Михеева «Асино лето» (2008);
  • Наринэ Абгарян «Манюня пишет фантастичЫскЫй роман» (2011);
  • Давид Гроссман «С кем бы побегать» (2011);
  • Тинатин Мжаванадзе «Лето, бабушка и я» (2022)[17];
  • Наталья Евдокимова «Лето пахнет солью» (2023);
  • Ольга Бочкова «Правдивые истории из жизни Никиты» (2024).

Искәрмәләр

  1. Holberg J. B. Sirius: Brightest Diamond in the Night Sky. — Chichester, UK: Praxis Publishing, 2007. — P. 22. — ISBN 0-387-48941-X.
  2. ТСД2/Вакация // Толковый словарь живого великорусского языка : в 4 т. / авт.-сост. В. И. Даль. — 2-е изд.. — СПб. : Типография М. О. Вольфа, 1880—1882. — Т. 1. — С. 163.
  3. Каникула // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  4. Зигель Ф. Ю. Сокровищница звёздного неба — путеводитель по созвездиям и Луне / Под ред. Г. С. Куликова. — 5-е изд. — М.: Наука, 1986. — С. 126.
  5. ТСД2/Каникула // Толковый словарь живого великорусского языка : в 4 т. / авт.-сост. В. И. Даль. — 2-е изд.. — СПб. : Типография М. О. Вольфа, 1880—1882. — Т. 2. — С. 84.
  6. Воронцова, Ю. Школы в дореволюционной России: гимназия, реальное училище, земское училище… sibmama.ru (25 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025.
  7. 1 2 Борта, Юлия Школа выживания. Какие каникулы есть у учеников разных стран. AiF. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025.
  8. 1 2 Бурт, В. «Девочки могли отвлекать мальчиков от учебы, но об этом не говорили». Как начинали учебный год при царе и в СССР. Мослента (27 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025.
  9. Об Уставе средней общеобразовательной школы (не действует на территории РФ 22.07.16 на основании постановления Правительства Российской Федерации от 11.07.2016 N 656) от 08 сентября 1970. docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025.
  10. Федеральный закон "Об образовании в Российской Федерации" от 29.12.2012 N 273-ФЗ (рус.). КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025.
  11. 1 2 Платят ли стипендию студентам во время летних каникул. Банки.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025.
  12. Школьные каникулы и отпуск учителей в разных странах. Repit Блог (4 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025.
  13. School Holidays in the US 2024-2025 (ингл.). www.tutorchase.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025.
  14. Каникулы в филиппинских школах (рус.). TravelAsk. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025.
  15. Как работает система образования в Танзании? (рус.). Forbes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025.
  16. 1 2 График школьных каникул в 2025/26 учебном году. Известия (19 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025.
  17. Книги о лете и о летних каникулах, рекомендуемые для чтения детям и подросткам. (рус.). VK. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025.

Әдәбият

  • Барканов С. В. Социальные и педагогические условия развития системы каникулярного отдыха и оздоровления детей: Дис. … канд. пед. наук (13.00.02). — Кострома: КГПУ им. Некрасова, 2004. — 247 с.
  • Logo-bie.svg Ишимова А. И. Каникулы 1844 года, или Поездка в Москву / Соч. Александры Ишимовой. — Санкт-Петербург: тип. Имп. Акад. наук, 1846.
  • Кижаева Д. В. Школьные каникулы в сети или онлайн лагерь как альтернатива классической смене детского отдыха и оздоровления //Аспирант. — 2021. — №. 2. — С. 87-89.
  • Мирон Н. И. Лаконично о студенческих каникулах // Мир науки, культуры, образования. — 2015. — № 1 (50).
  • Платонова Р. И., Иванова Я. Н., Михина Г. Б. На пути к новой модели организации школьных каникул // Азимут научных исследований: педагогика и психология. — 2020. — № 1 (30).
  • Циркуляры и приказы Министерства народного просвещения Российской империи. М., 1878.
  • Шмаков С. А. Летний лагерь: вчера и сегодня. Методическое пособие. — Липецк: ИГ «Инфол», 2002. — 384 с.

Төркемнәр