Дәрес
Дәрес (рус. Уро́к) — мәктәптә уку барышын оештыру ысулы. Дәрес укучыларга белем, күнекмәләр, тәрбия бирүне максат итеп куя. Дәрес барышында укытучы программада каралган материалны системалы рәвештә аңлата, укучыларның аңлавын тикшерә һәм кирәкле ярдәм күрсәтә. Әлеге процесс укучыларның активлыгын, үзлегеннән эшләү сәләтен үстерүгә юнәлтелгән[1].
Термин тарихы
1374 елда Цволле шәһәрендәге башлангыч мәктәп мөдире Джон Сил уку барышын оештыруның яңа ысулын кертә, ул сыйныф-дәрес системасы дип атала. Ул укучыларны сыйныфларга бүлүне һәм киләсе сыйныфка күчерүнең бердәм системасын булдыра. Моннан тыш, балаларга белем бирү туган телләрендә алып барыла, чөнки моңа кадәр белем Латин телендә үткәрелә.
1537—1582 елларда немец-француз Страсбургындагы протестант гимназиясе мөдире Иоганнес Штурм сыйныф-дәрес системасын үстерә. 1567—1581 елларда гимназия академиягә әверелә һәм биредә якынча 600 укучы укый. Штурм укучыларны уку еллары буенча сыйныфларга бүлә, башта бу система 7 ел, соңрак укыту вакыты 8 ел була. Ул гимназиядә латин телендә укытуны оештыра һәм һәр сыйныфта укучыларны 10 кешелек төркемнәргә бүлеп, төркем башлыгын билгеләү ысулын кертә. Бу системаның нәтиҗәлелеге һәм методикасы киләчәктә күп илләрдә сыйныф-дәрес системасы буларак кабатлана[2].
XVII гасырда чех педагог-гуманисты Ян Амос Коменский укытуның заманча сыйныф-дәрес системасын булдыра. Коменскийга кадәр балалар өлкәннәр белән бергә укыган һәм уку барышы хаотик рәвештә бара. Ул белем бирүдә тәртип һәм системалылык кертә: дәресләр җәдвәл буенча уза, укытучылар махсус әзерлек дәресләрендә укыйлар[3]. Коменский укытуны конкрет предметларга бүлеп, һәрберсе өчен план һәм җәдвәл төзүне тәкъдим итә. Ул укучыларны дәрестә актив катнашырга чакырган һәм белем алу барышын системалаштыра. Коменскийның идеяләре хәзерге сыйныф-дәрес системасының нигезен тәшкил итә һәм дөнья педагогикасында зур роль уйный. Төп принциплар:
- Бер яшьтәге балаларны сыйныфта укыту укытучыларга уку барышын төзергә, балаларның үсеш үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә.
- Уку барышы регламентлаштырылган һәм дәресләр җәдвәл буенча үткәрелә. Бу вакытны нәтиҗәле файдаланырга һәм укучылар өчен тигез мөмкинлекләр тудыра.
- Укытучылар өчен махсус әзерлек дәресләре. Алар укуны тәмамлап, диплом ала.
Россия мәктәбенә Германиянең белем бирү традицияләре йогынты ясый. Мәктәпләрдә «дәрес» урынына «экзерсис» (күнегү) сүзе булган. Бу төшенчә XIX гасырга кадәр кулланыла, XIX гасырда рус телендә «дәрес» педагогик төшенчәсе кулланыла башлый[4].
Дәрес структурасы
Һәр дәрес билгеле бер элементлардан тора. Алар элементларның составын, төгәл эзлеклелеген һәм үзара бәйләнешен аңларга тиешле структура булып чыгыш ясый. Дәрес структурасы гади яки катлаулы булырга мөмкин, бу аның уку материалы эчтәлегенә, укучыларның яшь үзенчәлекләренә һәм башка факторларга бәйле. Бу элементлар уку барышын нәтиҗәле оештырырга, дәреснең максатларын үтәүгә ярдәм итәргә, укучыларның активлыгын һәм аңлау дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә. Дәреснең төп өлешләре — кереш, төп, нәтиҗә һәм тикшерү.
«Турыпочмаклы параллелепипед күләме» темасы буенча дәресне планлаштыру үрнәге:
| Дәреснең бер өлеше | Вакыт | Максат | Укытучы эшчәнлеге | Укучыларның эшчәнлеге |
|---|---|---|---|---|
| Оештыру барышы | 3 мин | Катнашучыларның дәрестә булу-булмавын тикшерү, кереш өлеш. | Укытучы яки сыйныф җитәкчесе укучыларның дәрестә барлыгын тикшерә. | Укучылар үзләренең дәрестә булулары турында хәбәр итәләр, булмаганнар турында мәгълүматлар сыйныф журналына яисә махсус исәп кәгазенә теркәлә. |
| Өй эшен тикшерү | 2 мин | Өй эшенең үтәлешен тикшерү (цилиндр өслегенең мәйданын исәпләү) дәфтәрләрдә, яисә дистанцион рәвештә башкарыла. | Укытучы өй эшен тикшерә һәм билгеләр куя. | Укучылар аңа үз эшчәнлекләренең нәтиҗәләрен күрсәтәләр. |
| Элек өйрәнелгән материалны кабатлау һәм беркетү[5] | 5 мин | Дәреснең этабы, анда укучылар яңа белемнәрне үзләштерү өчен кирәкле тәҗрибә һәм күнекмәләрне кабатлыйлар | Укытучы төшенчәләр турында сораулар бирә. | Укучылар сорауларга җавап бирә. |
| Дәреснең темасын һәм бурычларын формалаштыру | 10 мин | Параллелипипедның күләмен исәпләү. | Укытучы күләм төшенчәсен кертә, нинди геометрик объектларның күләме булуы турында сорый. | Укучылар күпкырлыларның, шулай ук цилиндр, конус һәм шар кебек кайбер әйләнү җисемнәренең күләме булырга мөмкин, дип җавап бирәләр. |
| Укучының яңа материалны кабул итүе һәм аңлавы | 10 мин | Дәреслекне конспектлаштыру. | Кайчакта кайбер аңлаешсыз төшенчәләрне шәрехләп, укытучы күләм турында сөйли. | Укучылар текстны конспектлаштыралар һәм укытучыны тыңлыйлар, шулай ук күләмнәрнең төп үзлекләрен дәфтәргә язалар |
| Первичное закрепление[6] | 5 мин | Иң гади мәсьәләләрне чишү (өч үлчәмнең тапкырчыгышы). | Укытучы 3, 4, 5 үлчәмле турыпочмаклы параллелипипедның күләмен табарга тәкъдим итә, җавап өчен укучыны сайлап ала. | Укучылар турыпочмаклы параллелипипедның күләмен табалар. V=abc=3*4*5. Мәсьәләне чишсәләр, кул күтәреп, җавап бирәләр. |
| Күнегүләрне чишү | 5 мин | Такта янында күнегүләрне чишү (мәсәлән, диагональләр буенча параллелипипед күләмен табу). | Укытучы балаларга дәреслектән бирем тәкъдим итә, бирем дәрәҗәсе уртачадан югарырак. | Укучылар (яки укучы) мәсьәләне такта янында чишәләр. Бер үк вакытта алар мәсьәләне дәфтәрләрдә эшлиләр. |
| Дәрес нәтиҗәләре | 2 мин | Билгеләр кую. | Укытучы билгеләрне дәфтәренә (башкарган эш яки конспект өчен), сыйныф журналына куя. | Укучылар дәфтәрләрен тикшерергә тапшыралар. |
| Өй эше | 2 мин | Дәреслектән берничә мәсьәлә (уртача дәрәҗәдә) бирелә. | ||
| Дәресне анализлау һәм бәяләү[7] | 1 мин | Укучылар тарафыннан дәрескә анализ ясау. | Укытучы дәрес турында сорый. | Укучылар дәреснең барышын бәялиләр. |
Дәрес типологиясе
1. Дәресләрне дидактик максатлар буенча төркемләү:
- катнаш дәрес;
- яңа материалны аңлату дәресе;
- өйрәнелә торган материалны ныгыту, гамәли белем һәм күнекмәләр эшләү дәресе;
- мөстәкыйль эш дәресе;
- дәрес-конференция һәм дәрес-семинар[lower-alpha 1];
- өйрәнелә торган материалны кабатлау, гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе;
- белемнәрне, белем һәм күнекмәләрне тикшерү һәм бәяләү дәресе; контроль һәм мөстәкыйль эш башкару;
- интеграцияләнгән дәрес;
- интерактив дәрес. Өч өлешне — укучының электрон дәреслеген, укытучының электрон дәреслеген һәм интерактив тактаны куллануны күздә тота. Үзара тәэсир итешү принцибы буенча электрон дәреслек укучының планшетына урнаштырыла. Һәр укучының планшеты интерактив такта һәм укытучының планшеты белән бердәм челтәргә бәйләнгән. Электрон дәреслекләрдә эчтәге энциклопедияләргә гиперсылтамалар, әйләндерү мөмкинлеге булган киңәйтелгән иллюстрацияләр, дәреслекнең төрле бүлекләре арасында кросс-сылтамалар бар. Мондый дәреслектә укучыларга үткән материалны яхшырак үзләштерү мөмкинлеге бирә торган аудио- һәм видеоматериаллар, графиклар куллану мөмкинлеге дә каралган[8].
2. Дәресләрне күнекмә формалаштыру этаплары буенча төркемләү:
- кереш дәрес;
- күнегүләр дересе;
- йомгаклау дәресе.
3. Дәресләрне танып белү кызыксынуын һәм активлыгын стимуллаштыра торган ысуллар буенча төркемләү:
- дәрес-практикум;
- дәрес-семинар;
- дәрес-лекция;
- дәрес-зачет;
- дәрес-уен;
- дәрес-конференция;
- дәрес-экскурсия.
4. Укыту-тәрбия барышында катнашучыларның аралашуын оештыру ысулы буенча дәресләрне төркемләү:
- динамик парларда яисә дәрес барышында үзгәрергә мөмкин булган парларда эшне оештыру дәресе;
- статистик парларда яисә даими составтагы парларда эшне оештыру дәресе;
- кечкенә төркемнәрдә эшләү дәресе;
- укытуның коллектив ысулы дересе;
- укытуның дистанцион тибы. Россиядә дистанцион белем бирү рәсми рәвештә 1997 елның 30 маенда кертелә. Шул вакытта Россия Мәгариф министрлыгы мәгариф өлкәсендә дистанцион белем бирү тәҗрибәсен үткәрү мөмкинлеге бирә торган 1050 санлы боерык чыгара. 2020 елда, COVID-19 пандемиясе нәтиҗәсендә, дөнья күләмендә күп мәктәпләр вакытлыча ябыла. Шул вакытта күп кенә мәктәпләр дистанцион укытуга күчеп, Zoom, Cisco Webex, Google Classroom, Microsoft Teams, D2L, Edgenuity һәм Skype кебек платформаларны кулланалар. Бу чаралар уку барышын дәвам итү һәм коронавирус чикләүләре шартларында белем бирүне оештыру максатында эшләнә[9][10].
5. Дәресләрне укытуның өстенлекле кулланыла торган методы буенча төркемләү:
- мәгълүмат бирә торган дәрес;
- проблемалы дәрес;
- тикшеренү дәресе;
- эвристик дәрес.
6. Дәресләрне предметара бәйләнешләр тибы буенча төркемләү:
- интеграцияләнгән дәрес;
- китапханә дәресе;
- клуб дәресе;
- медиа дәрес[11].
7. 2022 елдан башлап Россиядә һәр дүшәмбе Россия мәктәпләрендә беренче дәрес итеп «Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр» үткәрелә. Бу дәресләрдә төп темалар хәзерге Россиядә кеше тормышының төп аспектлары белән бәйле. Мондый дәресләр укучыларны җәмгыятьтә булган актуаль мәсьәләләргә игътибарлырак итәргә, патриотик һәм гражданлык тәрбиясен үстерергә, актуаль темалар турында фикерләшүгә чакыра. Шулай ук бу дәресләр сыйныфтан тыш уза торган, аралашу һәм фикер алышу формаларына нигезләнгән дәресләргә керә һәм балаларның социаль үсешенә ярдәм итә.
Владимир Путин Ватан геройлары исемендәге 20 нче мәктәптә «Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр» ачык дәресе вакытында (Тыва Республикасы, Кызыл, 2024 ел)
Дәреснең дәвамлылыгы
Ян Амос Коменский системасы буенча берничә сәгать рәттән (кагыйдә буларак, 4 сәгатькә кадәр) бер укытучы балалар белән шөгыльләнә, ул билгеле бер бурычларны башкару дәвамлылыгын билгели. Соңрак, өлкән укучылар контролендә, укучылар мөстәкыйль эшләрен 4 сәгатькә кадәр дәвам итәләр.
Академик һәм Мәскәү университеты гимназиясе регламенты буенча дәресләр 2 сәгать дәвам итә, еллык җәдвәл кулланыла. Дәресләр өй һәм мәктәп дәресләренә бүленә, алар үз чиратында хосусый (укытучы белән) һәм гомуми (төрле яшьтәге балалар, укытучылар һәм администрация катнашында) дәресләрдән тора. Шулай ук иртә әзерлек дәресләре була, анда башка сыйныфтан өлкән укучы-аудитор әзерлекне тикшереп, нәтиҗәләрне терки. 1828 елда гимназия дәресе 90 минут[lower-alpha 2], 1865 елда 60 минут дәвам итә[12].
XX гасыр уртасында «дәрес» төшенчәсе уку дәресләре вакытына тарала һәм уку барышында дәресләрнең озынлыгын аңлата. XXI гасырда дәресләрнең озынлыгы илләр буенча төрлечә булып, һәр илнең үз мәгариф нормалары һәм стандартлары була. Дәресләр озынлыгы уку планы, яшь төркеме һәм укыту программасына карап билгеләнә һәм бу вакыт укучыларның игътибарын саклау һәм нәтиҗәле белем бирү максатларына туры китерелә.
Дәресләрнең үтү вакыты:
- АКШ — 45 минуттан 90 минутка кадәр (дәреснең дәвамлылыгы һәр мәктәп тарафыннан билгеләнә).
- Франция — 55 минуттан алып 2 сәгатькә кадәр (дәвамлылыгы предметка бәйле).
- Канада — 75 минут.
- Израиль — 90 минут (2×45).
- Индия — 35 минут.
- Китай — 40 минут.
- Германия — 90 минут (укытучы дәресне 45 минуттан тәмамлый ала).
- Япония — 45—50 минут.
- Финляндия — укытучы дәреснең дәвамлылыгын билгели.
- Россия — 40-45 минут, башлангыч мәктәптә 30-35 минут. Бәйрәм алды көннәрендә дәрес уку йорты администрациясе карары белән кыскартылырга мөмкин. Кагыйдә буларак, атна дәвамында дәресләр билгеле бер вакытта башлана[3].
Галерея
Шәрехләү
Искәрмәләр
- ↑ Сластенин В.А. Педагогика: Учеб. пособие для студ. высш. пед. учеб. заведений / В. А. Сластенин, И. Ф. Исаев, Е. Н. Шиянов; Под ред. В.А. Сластенина. — Издательский центр «Академия», 2000. — 576 с.
- ↑ Классно-урочное обучение: предшественники Я.А. Коменского - История педагогики и образования - Сидоров С.В. Сайт педагога-исследователя (рус.). si-sv.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 сентябрь 2025.
- ↑ 1 2 Кто придумал учить уроки. Ян Амос Коменский: Человек, который подарил нам уроки 📚 (рус.). Telegraph (22 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2025.
- ↑ Владимирович, Могилев Александр Очевидное-невероятное: что такое школьный урок (рус.) (20 октябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2025.
- ↑ Актуализация знаний, как этап современного урока (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2025. Архивировано 21 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Этап - первичное закрепление (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2025. Архивировано 28 ноябрь 2020 года.
- ↑ Рефлексия как этап урока: виды, приемы, примеры (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2025. Архивировано 4 октябрь 2020 года.
- ↑ Об электронном учебнике / Департамент образования Москвы. — 2015. Архивная копия от 28 сентябрь 2018 на Wayback Machine
- ↑ Hood, Micaela Virtual learning gets mixed reviews from Pocono parents (рус.). poconorecord.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2025.
- ↑ Как в других странах школы перешли на онлайн-обучение (рус.). Российская газета (12 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2025.
- ↑ Методическое пособие по созданию современного урока по ФГОС (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 сентябрь 2025. Архивировано 21 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Саввина О.А., Марушкина И.А. Урок математики в дореволюционной средней школе.. — М.: Инфра-М, 2013. — С. 18. — 80 с. — ISBN ISBN 978-5-16-006909-8.
Әдәбият
- Жеребило Т. В. Словарь лингвистических терминов. — Назрань: Пилигрим, 2010. — 485 с.
- Саввина О. А., Марушкина И. А. Урок математики в дореволюционной средней школе. — М.: Инфра-М, 2013. — 80 с. — ISBN 978-5-16-006909-8.