Сыйныф җитәкчесе
Сыйныф җитәкчесе (рус. Кла́ссный руководи́тель) — мәктәптә яки училищеда билгеле бер сыйныфтагы барлык укучыларның уку һәм сыйныфтан тыш эшчәнлеген оештыручы педагог.
Россиядә башлангыч сыйныфларда сыйныф җитәкчесе вазифасы автомат рәвештә сыйныфны алып баручы укытучыга йөкләнә, мәктәпнең югары сыйныфларында һәм училищеларда бу вазифа уку йорты администрациясе карары буенча шул сыйныфта/төркемдә эшләүче предмет укытучыларының берсенә бирелә. Күп кенә илләрнең мәгариф системаларында да сыйныф җитәкчесен педагоглар арасыннан билгеләү каралган.
Тарих
Россиядә сыйныф җитәкчелеге институты XIX гасырда төзелә, ул вакытта уку йортларында бүлмә күзәтүчесе вазифасы кертелә. 1813 елда Халык мәгарифе министрлыгы пансионнар карамагында бүлмә күзәтчеләре институтын оештыру турында карар кабул итә, аларның төп вазифасы — «балаларның әхлак һәм сыйфатларының һәртөрле юнәлеше һәм Ватанның чын һәм файдалы улларына белем бирү». Бүлмә күзәтчеләренә югары таләпләр куела — әхлакый үрнәк күрсәтү, чит телләрне белү. Бүлмә күзәтчеләре тәрбияләнүчеләр белән бергә ашаган, алар белән бер бүлмәдә чиратлашып йоклаган, сыйныфлардагы дәресләргә йөргән, дәресләр әзерләргә булышкан, чисталыкны күзәткән. Тәрбияләнүчеләрне күзәтүнең максаты «тел, әдәплелек һәм зәвыкка» кагылышлы хаталарны төзәтүдә гыйбарәт, чөнки укучыларның үз-үзләрен тотышы рус дворяны нормаларына туры килергә тиеш булган.
Сыйныф җитәкчелеге институтының алга таба үсеше 1864 елгы устав белән билгеләнә, ул сыйныф остазлары институтын, кызлар гимназияләрендә сыйныф ханымнарын кертә. Сыйныф остазларының эшчәнлеге күзәтчелек түгел (бу функция сыйныф остазы ярдәмчесенә күчә), тәрбияви характер ала[1].
1930 елда ССРБда сыйныф тәрбиячесе вазифасы барлыкка килә. Моңа кадәр төркемнәрдә тәрбия эшен укытучылар башкара. Советлар Союзында сыйныф җитәкчесе вазифасы Хөкүмәт карары белән 1934 елда кертелә. Бу турыда карар Хөкүмәт документларында 1960 елда теркәлә. Алга таба сыйныф җитәкчелеге буенча Мәгариф министрлыгы документлары 1975 елгы методик хатта, соңрак 2001 елда теркәлә. 1990 елларда, пионер һәм комсомол оешмалары бетерелгәч, сыйныф җитәкчесенең функционалы күбесенчә югалтыла. Хәзерге Россиядә сыйныф җитәкчесе — бала һәм фән укытучылары, мәктәп һәм ата-аналар, бала һәм аны чолгап алган чынбарлык арасында тоташтыручы буын ул[2].
Аурупа илләрендә сыйныф җитәкчелеге институты түбәндәгечә рәвештә үсеш ала. Алманиядә (алман. Klassenlehrer), Франциядә (фр. professeur principal), Скандинавия илләрендә (швед. Klasslärare) сыйныф җитәкчеләре күп очракта Россиядәге кебек үк вазифаларны башкара. АКШта сыйныф җитәкчеләре (ингл. homeroom teacherи) башлангыч мәктәптә генә бар, алга таба сыйныф җитәкчесе вазифасы һәр укучыга беркетелгән кураторларга йөкләнә[3]. Алар укучыларга предметлар сайлау, дәресләр җәдвәле, һөнәри юнәлеш бирү һәм югары уку йортларына керү буенча киңәшләр бирәләр. Бөекбританиядә һәр укучыга укытучы (ингл. tutor) беркетелгән, ул аның укуда, спортта һәм мәктәп тормышының башка өлкәләрендәге уңышларын күзәтеп тора[4].
Бурычлары
Г. М. Коджаспирова һәм А. Ю. Коджаспиров мөхәррирлегендәге педагогик сүзлектә сыйныф җитәкчесенә (тәрбиячегә) түбәндәгечә билгеләмә бирелә: ул — вазифаи бурычларына баланың индивидуаль үсеше һәм шәхес буларак формалашуы өчен уңайлы шартлар тудыруга булышлык итү; аның тәрбия системасына кирәкле төзәтмәләр кертү; балаларның үзара, укытучылар, ата-аналар белән аралашуында килеп туган низагларын хәл итүдә ярдәмләшү; сыйныф коллективын оештыру һәм тәрбияләү эшен оештыручы педагогик хезмәткәр[5].
М. И. Рожковның «Сыйныф җитәкчесенә» дигән кулланмасында түбәндәге билгеләмә китерелә: сыйныф җитәкчесе — мәктәп тормышының авыр эшлекле һәм психологик коллизияләрендә балалар тормышын оештыручы, шәхесара мөнәсәбәтләрне төзәтүче һәм үз сыйныфындагы тәрбияләнүчеләрне яклаучы функцияләрен башкаручы мәктәп педагогы[6].
Сыйныф җитәкчесе бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт[7]:
- сыйныф коллективын формалаштыру һәм үстерү;
- шәхес үсеше, һәр укучының үзен раславы, кабатланмаслыгын саклау һәм аның потенциаль сәләтләрен ачу өчен уңай психологик-педагогик шартлар булдыру;
- сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру;
- сыйныф коллективының төрле тәрбияви эшчәнлек формалары аша мөнәсәбәтләр системасын оештыру;
- укучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау;
- укучылар белән системалы эш оештыру;
- укучылар арасындагы, шулай ук укучылар һәм башка педагоглар арасындагы мөнәсәбәтләрне гуманлаштыру;
- укучыларда әхлакый кыйммәтләр һәм рухи юнәлешләр тәрбияләү;
- укучыларның иҗтимагый әһәмияткә ия иҗади эшчәнлеген оештыру.
Вазифалары
Сыйныф җитәкчесенең конкрет вазифаларына түбәндәгеләр керә[8]:
- укучыларның өлгерешен, тәртибен, дәресләргә йөрешен күзәтеп тору һәм бәяләү;
- ата-аналар белән эшләү, ата-аналар җыелышларын үткәрү;
- туган низагларны чишәргә ярдәм итү, аларны булдырмый калу, шул исәптән бу эшкә психологларны, социаль һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләрен җәлеп итү;
- сыйныф сәгатьләре үткәрү. Алар барышында актуаль мәсьәләләр турында фикер алышыла, рәсми мәгълүмат җиткерелә, сыйныфтан тыш чаралар планлаштырыла;
- мәктәптән тыш чаралар үткәрүгә булышу (сыйныф экскурсияләре, музейларга, театрларга барулар һ.б.);
- документлар тутыру.
Россиядә
Россия педагоглары сыйныф җитәкчесе вазифаларын башкарган өчен ай саен өстәмә түләү алалар. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, өстәмә түләү 2024 елның 1 мартыннан, халык саны 100 меңнән кимрәк булган торак пунктларда, 10 мең сум, 100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдә 5 мең сум тәшкил итә[9].
2020 елдан ел саен Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы үткәрелә. Чараны РФ Мәгариф министрлыгы оештыра. Форум программасы белем бирү, дискуссия һәм мәдәни өлешләрдән тора. Спикерлар һәм экспертлар сыйфатында танылган белгечләр чыгыш ясый. Педагоглар өчен бу мәйданчык һөнәри тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә[10].
Форум документында түбәндәге мәсьәләләргә аерым игътибар бирелә[11]:
- заманча педагогның мәҗбүри компетенциясе буларак, санлы грамоталылык, ;
- мәгариф интернет-киңлегендә балалар иминлеге;
- куәтле тәрбияви резерв буларак, дәрестән тыш эшчәнлек;
- сыйныф сәгате — сыйныф җитәкчесе һәм укучылар аралашуының актуаль формасы;
- сыйныф укытучысының һәм ата-ананың уртак эше баланы бербөтен һәм уңышлы тәрбияләүнең нигезе булып тора.
Искәрмәләр
- ↑ Е. В. Корябкина. Становление и развитие института классного руководства в России. cyberleninka.ru (2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Матвиевская Т.Н. История института классного руководства (русский) // Восьмое измерение : газета. — 2021. — 1 октябрь (№ 35). — С. 1.
- ↑ Система школьного образования в США. www.iqconsultancy.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Роль тьютора в организации воспитательного процесса в школах Великобритании. 2konferentsia.ucoz.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Коджаспирова Г. М., Коджаспиров А.Ю. [https://irina-bateneva.ucoz.ru/books/kodzhaspirovy-pedagogicheskij_slovar.doc А.Ю. Педагогический словарь: Для студ. высш. и сред. пед. учеб. заведений.]. — М.: Издательский центр «Академия», 2000. — С. 38 с.. — 176 с. с.
- ↑ Классный руководитель (рус.). sh-vadinskaya-r66.gosweb.gosuslugi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Об утверждении методических рекомендаций об осуществлении функций классного руководителя педагогическими работниками государственных общеобразовательных учреждений субъектов Российской Федерации и муниципальных ... (не нуждается в госрегистрации) от 03 февраля 2006 - docs.cntd.ru. docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Классный руководитель в школе: кто это, зачем нужен, обязанности и права, роль в образовательном процессе. Lenta.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Правительство утвердило постановления об увеличении размера выплат за классное руководство и кураторство (рус.). government.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Стартует прием заявок на V Форум классных руководителей (рус.). Минпросвещения России. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
- ↑ Форум классных руководителей (рус.). Форум классных руководителей. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
Әдәбият
- Классному руководителю: учеб.-метод. пособие / ред. М. И. Рожков. — Москва: Владос, 1999. — 280 с. — ISBN 5-691-00370-4.