Өй эше

Өй эше (рус. Дома́шнее зада́ние, дома́шняя рабо́та, шулай ук ДЗ, ДР, «домашка») — ул укытучы тарафыннан укучыларга дәрестән соң мөстәкыйль рәвештә эшләү өчен бирелә торган бирем. Бу алым үтелгән материалны ныгытырга, теманың ничек үзләштерелгәнен тикшерергә һәм өйрәнгәннәрне кабатларга ярдәм итә[1][2].

Тарих

Өй эше белән укытуның беренче формалары Борынгы Мисырда, Грециядә һәм Римда белем бирү барышында кулланылган[1].

XVIII гасырда Изге Рим империясенең «халык мәктәпләрендә» мөстәкыйль эш өчен биремнәрне җыйган катгыйрак сыйныф-дәрес системасы булган; бу модель Европа буйлап таралган һәм Россиядә кабул ителгән. Көнбатыш тикшеренүчеләре өй эшенең заманча формасын Америка реформаторы Хорас Манн таныткан дип саный: аның тәкъдиме белән XIX гасыр уртасында АКШта мәктәп укучыларына өйгә биремнәр бирелә башлый[1][2].

XX гасырда өй эшенә карата бәхәсләр туа: АКШ педагоглары, балаларга күп өй эше бирү сәламәтлек өчен зыянлы, дип саный, нәтиҗәдә, кайбер штатлар башлангыч сыйныфлар өчен өй эшен вакытлыча тыя. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, Америка мәктәп укучыларының өй эше күләме икътисади проблемалар һәм сәяси чуалышлар нәтиҗәсендә арткан, яки өй эше иҗатны үстерми дип санаган җәмәгатьчелек басымына бәйле кимегән. Тәнкыйтькә карамастан, XXI гасырда АКШ укучыларының өй эшен башкаруы 1990 елларга караганда ике тапкыр күбрәк вакытны ала (якынча 4,5 сәгать)[3]. Шуның белән бергә биремнәр күләме штатка карап төрлечә була, кайбер мәктәпләрдә өй эше бирелми[4][5].

Финляндиядә һәм күпчелек Скандинавия илләрендә өй эше күләме минималь, төп басым дәресләрнең сыйфатына һәм тәнкыйди фикерләүне үстерүгә ясала; балалар дәресләр кысаларында укыйлар һәм проектлар буенча эшлиләр. Япониядә йөкләмә уртача, әмма ул мөстәкыйльлекне һәм гамәли күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән. Италия, Ирландия, Польша һәм Испания — өй эшен башкару атнага 6 дан 10 сәгатькә кадәр вакытны алган илләр рәтенә керә. Кытайда да якынча шулкадәр үк вакыт китә — анда укучылар, өй эшеннән тыш, репетиторлар белән дә шөгыльләнәләр[4][5].

Россиядә

Өй эше турындагы беренче искә алулар XVII гасырга, Россиядә училищелар оеша башлаган чорга карый. «Россия империясенең халык училищелары уставы» (1786) гамәлгә кертелү белән Фёдор Янкович  [рус.] сыйныф-дәрес системасын ныгыта: өй эше уку эшчәнлегенең мәҗбүри өлешенә әйләнә, әмма нигездә механик ятлаудан гына гыйбарәт була. Мондый алым XX гасыр башына кадәр саклана, ул вакытта методистлар дәресләрнең эчтәлеген үзгәртәләр; өй эшләре әкренләп кабатлау түгел, белемнәрне куллану коралына әверелә[6].

Советтан соңгы чорда өй эше мәктәпнең аерылгысыз өлеше булып тора. XXI гасыр чигендә ул материалны ныгыту һәм имтиханнарга әзерләнү чарасы буларак кабул ителә. Электрон көндәлекләр һәм онлайн-платформаларның барлыкка килүе аның формасын үзгәртә. Шул ук вакытта йөкләнеш тә арта: бишенче-алтынчы сыйныф укучылары еш кына берничә фәннән өй эшен ике-өч сәгать дәвамында, югары сыйныф укучылары озаграк эшли[4][7].

2020 еллар башына өй эшенең максатка ярашлы булуы турында яңадан сөйли башлыйлар. Укытучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре, заманча технологияләр текст генераторларын кулланып, биремнәрне формаль рәвештә генә үтәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтәләр. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин 2025 елның августында өй эшләрен «чиктән тыш зур йөкләмә» булу сәбәпле һәм ясалма фәһем үсеше белән аларның еш кына «бушка вакыт әрәм итүгә» әверелүенә сәбәпле бетерергә кирәк, дип белдерә. Шул ук вакытта ул тикшеренү һәм иҗади биремнәрнең тәнкыйди фикерләүне формалаштыруын, шуңа күрә бу сорау буенча фикер алышырга кирәк булуын ассызыклый[8].

2025 елның 1 сентябреннән Мәгариф министрлыгының уку йөкләмәсен чикли торган һәм төрле яшьтәге мәктәп укучыларының өй эшен үтәү вакытын регламентлаган 704 санлы боерыгы гамәлгә керә. Шулай итеп, беренче сыйныф һәм 2-3 нче сыйныф укучыларына өй эшенә — бер сәгатькә кадәр, 4-5 нче сыйныфларга — ике сәгатькә кадәр, 6-8 нче сыйныфларга — 2,5 сәгатькә кадәр, 9-11 нче сыйныфларга 3,5 сәгатькә кадәр вакыт сарыф итәргә киңәш ителә. Документ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән берлектә эшләнә[9].

Максатлар

Педагогик методикалар буенча, өй эшләренең төп максаты — дәрестә үзләштерелгән материалны ныгыту, кабатлау һәм «бушлыкларны» бетерү. Мондый эш укучыларга аңлау дәрәҗәсен ярдәмсез тикшерергә мөмкинлек бирә, материалны истә калдыруга һәм киләсе темаларга әзерләнергә булыша. Шулай ук ул укытучыга материалның никадәр яхшы үзләштерелгәнен бәяләргә һәм киләчәктә эшне планлаштырырга ярдәм итә[1][10].

Башка өстенлекләр арасында — игътибарны, концентрацияне һәм теманы тикшерү күнекмәсен үстерү; укучыда үзоештыру һәм вакыт белән идарә итү күнекмәләре формалаша[2]. Педагоглар фикеренчә, тәнкыйди һәм иҗади фикерләү, шул исәптән, тикшеренү проектлары һәм мөстәкыйль рәвештә әдәбият уку аша үсә. Заманча технологияләр ярдәмендә укучылар уңайлы форматны (уку, видео-анализ) сайлый ала, бу исә мәгълүматны кабул итүнең төрле стильләрен исәпкә алырга ярдәм итә[9]. Мөстәкыйль эш шулай ук үзеңне танып белергә дә ярдәм итә: үсмерләр үзләренең кызыксынуларын яхшырак аңлый һәм киләчәкне планлаштырырга өйрәнә[1].

Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгы Ирина Белых фикеренчә, әдәбият кебек кайбер предметлар дәрес эше кысаларында гына тулысынча үзләштерелә алмый, балаларның иҗади сәләтләрен үстерә торган күләмле әсәрләрне уку да өй эше булып санала[9].

Тәнкыйть

Америка психологы Харрис Куперның 2000 еллар уртасындагы тикшеренүләре өй эше күләме белән укудагы уңышлар арасындагы бәйләнешнең бик аз булуын күрсәтә һәм өй эшеннән уңай тәэсир күбесенчә югары сыйныфларда күзәтелә. 18 мең югары сыйныф укучысын бәяләү шуны күрсәтә: өй эшенең зур күләмдә булуының төп сәбәпләре — мәктәп программасының артык авыр булуы һәм укучыларга авыр материалны мөстәкыйль рәвештә үзләштерергә кирәк булу, бу исә еш кына укырга теләк булмауга китерә. 4,3 мең укучы катнашкан икенче бер тикшеренү ачыклаганча, өй эшенә күп вакыт сарыф итүче балалар дәресләрдә активрак, ләкин стресс кичерәләр һәм сәламәтлекләренә зыян килә. Шул ук вакытта, чиктән тыш күп биремнәр аз керемле гаиләләрдәге балаларның уңышларын начарайта, чөнки аларга ярдәм һәм уку өчен шартлар җитми, ата-аналар материалны аңламаса, аларның ярдәме бары тик зыян китерергә мөмкин[11][12].

Россия укытучылары өй эше күләмен белем бирү программаларына бәйләп аңлата. «Укытучы» һөнәри берлек әгъзасы Анна Штернберг сүзләренчә, кабул ителгән нормалар укучыны «бик зур күләмдәге мәгълүматны» үзләштерергә мәҗбүр итә, аны өй эше бирмичә генә җиткереп булмый. Педагог фикеренчә, кызыксынган яклар арасында киңкүләм фикер алышу үткәреп, укыту программасын үзгәртергә кирәк.

Мәгариф министрлыгы карамагындагы иҗтимагый совет рәисе Дмитрий Лутовинов өй эшенең гомуми күләме «чынлап та зур» булуын һәм моның өй эше күләме буенча регламент булмау белән бәйле икәнен таный.

«Укытучы» һөнәри берлек рәисе Дмитрий Казаков, 2025 елның 1 сентябрендә кабул ителгән Россия Мәгариф министрлыгының 704 нче санлы боерыгы турында фикер алышканда, яңа нормативларны киңәшләр итеп кенә карарга кирәк дип белдерә, чөнки һәр укучыга өй эшләрен үтәү өчен күпме вакыт кирәк булачагын объектив яктан төгәл билгеләп булмый[9].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Что такое ДЗ (домашнее задание): надо ли делать, обязательно ли, зачем выполнять и для чего (рус.). Умскул Журнал (20 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  2. 1 2 3 Кто придумал домашнее задание и зачем (рус.). SportZania. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  3. Pinsker, Joe The Cult of Homework. The Atlantic. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  4. 1 2 3 Домашние задания в школе: история, международный опыт, плюсы и минусы, влияние на детей и перспективы отмены в России (рус.). obr.so. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  5. 1 2 Домашнее задание: есть ли в нем необходимость? — Центр развития интеллекта «Пифагорка» (рус.). Центр развития интеллекта «Пифагорка». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  6. Бакулина, 2010
  7. Педсовет Домашнее задание вызывает стресс (19 апрель 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  8. Володин предложил обсудить отмену домашнего задания для школьников. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  9. 1 2 3 4 Депутаты подготовили единые требования к домашним заданиям в школах. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  10. Нужна ли домашняя работа в школе? Блог «Школы Будущего Online». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  11. Слепухина, Ирина Учеба без передышки: почему домашние задания могут вредить школьникам. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 сентябрь 2025.
  12. Cooper H., Robinson J. C., Patall E. A., 2006

Әдәбият

Төркемнәр