Мәликә Гыйльметдинова
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова (рус. Малика Рафкатовна Гельмутдинова; 10 май 1963, Термиз, Сорхандәрья өлкәсе яисә Үзбәкстан) — Россия һәм Татарстанның җәмәгать эшлеклесе, педагог-методист, хәйрияче. «Ярдәм» мөмкинлекләре чикле кешеләрне укыту-тернәкләндерү үзәгенә нигез салучы һәм директоры, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды вице-президенты[1], «Мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры[2], дүртенче һәм бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе фракциясе әгъзасы[3], Казан шәһәренең Мактаулы гражданины, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы, күп балалы ана.
Тормыш юлы
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова 1963 елның 10 маенда Үзбәкстанның Сорхандәрья өлкәсе, Термиз шәһәрендә зыялылар гаиләсендә туа. Әтисе, Рәфкать Йосыф улы Баязитов — өлкәнең баш зоотехнигы; әнисе, Сания Шәрәфетдин кызы Баязитова — югары категорияле педагог, мәгариф отличнигы.
1993 елда Лениногорскка күченә, 1999 елдан Казанда яши. Казанда да Лениногорскта башлаган хәйрия эшчәнлеген дәвам итә. Социаль эшчәнлеген Казанның «Сөләйман» мәчете каршындагы Левченко бистәсендә башлый[4].
Белеме
1984 елда «Филология» белгечлеге буенча Термиз дәүләт педагогия университетын тәмамлый[5]. 2004 елда сурдо-тәрҗемәче (ишарә теле) курсларын тәмамлый[5]. 2005 елда Луи Брайль системасы буенча уку һәм язу, инвалидларның тифло-педагогика һәм психологиясе буенча курслар уза[5]. 2023 елда И. Я. Яковлев исемендәге Чуваш дәүләт педагогия университеты аспирантурасында укый.
Хезмәт юлы
1984–1999 елларда — урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы[5].
2000 елдан — Казан мәчетләре каршындагы мәдрәсәләрдә ислам нигезләрен укыта[5].
2002 елдан — Казанның «Сөләйман» мәчетендә уку-укыту бүлеге мөдире[6].
2005 елдан — «Ислам-info» гәҗитендә социаль һәм көнкүреш мәсьәләләре бүлеге мөдире[5].
2007 елдан — «Идел-Хаҗ» хәйрия фонды идарәсенең әйдәп баручы белгече[5].
2007 елдан — ишетү сәләте бозылган кешеләр өчен «Сөйләшүче куллар» проекты җитәкчесе[5].
2008–2013 елларда — «Ярдәм» хәйрия фонды каршындагы сукырлар һәм начар күрүче кешеләр өчен «Сөләйман» укыту-тернәкләндерү үзәге директоры[5].
2013 елдан — мөселман хатын-кызлары берлеге клубы җитәкчесе[5].
2013 елдан — сукырлар өчен «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге директоры[5].
2014 елдан — «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының вице-президенты[7][1].
2016 елдан — ДЦП авыруы, коляскада яки таянып йөрүче кешеләр өчен «Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты җитәкчесе[8].
2016 елдан — Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы.
2018 елдан — Татарстан Республикасы буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең иҗтимагый советы әгъзасы[5].
2018 елдан — «Мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры.
2019 елдан — Татарстан Республикасы иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы[5].
2020 елдан — дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты.
2025 елның сентябреннән — бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты[9][10].
Гаилә хәле
15 бала әнисе: ике баласы үзенеке, 13е — Балалар йортыннан тәрбиягә алынган мөмкинлекләре чикле балалар[11].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Казанның мактаулы гражданины (2019);
- Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре (2023)[12];
- Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән өлкәсендә отличнигы (2023)[13];
- «Ел хатын-кызы: мәдәният һәм рухият» бәйгесе җиңүчесе (2013);
- «Ел хатын-кызы — ел үрнәге» номинациясе җиңүчесе (2014);
- «Ел хәйриячесе» (2014);
- «Алтын кош» иҗтимагый танылу премиясе (2016);
- «Милләт сәламәтлеге» милли проекты җиңүчесе (2016);
- XII Бөтенроссия «Уңыш» эшлекле хатын-кызлар бәйгесе җиңүчесе (2016);
- «Ладошка ордены» балалар хөрмәте мактау билгесе кавалеры (Саратов, 2019)[14];
- Татарстан Республикасы мөфтиенең «Халыкка хезмәт өчен» медале (2015)[15];
- Татарстан Республикасы мөфтиенең «Бердәмлек» медале (2023)[4];
- Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Көмеш ай» медале;
- «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының «Атказанган хезмәткәр» медале, «Меценатлык үсешенә керткән өлеш өчен» медале, «Хәйрия һәм мәрхәмәтлелек өчен» ордены;
- Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең «Исламны рухи-әхлакый яңарышы эшенә керткән өлеше» өчен медале;
- РФ Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Рәхмәт хаты (2014);
- Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисенең Рәхмәт хаты (2017);
- Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау кәгазе (2018);
- Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгының Мактау кәгазе (2018);
- Казан шәһәре мэры Мактау кәгазе (2019; 2020);
- Россия Федерациясе президентының Мактау кәгазе һәм истәлекле медале (2020).
Фәнни хезмәтләре
М. Р. Гыйльметдинова — педагогика фәннәре кандидаты[16], 11 китап һәм күпсанлы методик кулланмалар авторы:
- «Зрячим о незрячих» (2012).
- «Социально-психологическая реабилитация незрячих детей дошкольного и младшего школьного возраста» (2015).
- «Социально-оздоровительная реабилитация людей с ограниченными возможностями» (2016).
- «Семейный очаг» (2016).
- «Социально-психологическая реабилитация слепоглухих» (2017).
- «Прозрение» (в помощь реабилитации людей с ограниченными возможностями по зрению, 2018).
- «Социально-психологическая реабилитация детей-сирот в условиях семьи» (2019).
- «Использование воспитательного потенциала исламской этики при реабилитации детей-сирот в условиях приемной семьи» (2019).
- «Социально-культурная реабилитация людей с ограниченными возможностями» (2019, 2020).
- «Программа психолого-педагогического сопровождения совместной деятельности родителей и детей с ОВЗ» (2021).
- Учебно-методическое пособие «Уроки добра» (2022).
- «Организационно-педагогическое сопровождение социализации детей-сирот в условиях приемной семьи» (2023).
- «Нейропсихологическое сопровождение родителей детей, имеющих речевые нарушение» (монография, 2023).
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Малика Гельмутдинова — ОБФ «ЯРДАМ — ПОМОЩЬ». yardemfond.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2024. Архивировано 28 май 2024 года.
- ↑ Гельмутдинова Малика Рафкатовна. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2024.
- ↑ Гельмутдинова Малика Рафкатовна. Татцентр. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2026.
- ↑ 1 2 Муфтий наградил Малику Гельмутдинову медалью ДУМ РТ. ДУМ РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2024.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 Гельмутдинова Малика Рафкатовна — биография. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2024.
- ↑ Наиля Хайретдинова. Малика Гельмутдинова: «Я не изменю весь мир, но изменю мир для этих детей». Казань журналы (26 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2024.
- ↑ Альфред Мухаметрахимов. Малика Гельмутдинова, фонд «Ярдэм»: «Меня называют мамочкой 13 детей». БизнесОнлайн (4 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2024.
- ↑ Альфред Мухаметрахимов. Малика Гельмутдинова, фонд «Ярдэм»: «Меня называют мамочкой 13 детей». БизнесОнлайн (4 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2024.
- ↑ Кандидат Гельмутдинова Малика Рафкатовна. election.gogov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2026.
- ↑ Гельмутдинова Малика Рафкатовна. Татцентр. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2026.
- ↑ Шамиль Багаутдинов. Семейный очаг Малики Гельмутдиновой. Республика Татарстан (18 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2024.
- ↑ Ильсур Метшин вручил Малике Гельмутдиновой звание «Заслуженный работник социальной защиты населения РТ». yardemfond.ru (31 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2024.
- ↑ Малике Гельмутдиновой вручён знак отличия «Отличник сферы образования и науки Республики Татарстан». yardemfond.ru (4 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2024.
- ↑ Кто в РТ получил «Орден Ладошки»? kazved.ru (5 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2024.
- ↑ Малике Гельмутдиновой присуждена высокая награда ДУМ РТ. Татар-информ (13 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2024.
- ↑ Малике Гельмутдиновой вручён знак отличия «Отличник сферы образования и науки Республики Татарстан». yardemfond.ru (4 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2024.
Сылтамалар
- Гельмутдинова Малика Рафкатовна // Татцентр
- Малика Гельмутдинова // Реальное время