Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре
None.svg
Ил Татарстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Татарстан Президенты
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 2001 елда булдырылган.

Татарстан Президенты тарафыннан республика халкын социаль яклау системасы органнарының, учреждениеләренең һәм предприятиеләренең халыкны социаль яклау өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче югары профессиональ хезмәткәрләренә халыкны социаль тәэмин итүне, аңа социаль булышуны (ярдәм итүне), аны социаль иминләштерүне һәм эш белән тәэмин итүне оештырудагы, мохтаҗларга хәйриянең төрле рәвешләрен һәм төрләрен үстерүдәге, халыкны социаль яклауның иң мөһим юнәлешләре буенча фәнни тикшеренүләр уздырудагы аерым казанышлары өчен бирелә.[1]