Сәхабә
Сәхабә | |
---|---|
Почтительный суффикс | да будет доволен им Аллах[d] |
Киләсе | Табигыйн |
SEO_description | Сахаба — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
SEO_title | Сахаба — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Сәхабә РУВИКИ.Медиада |
Сахабәләр (гарәп. الصحابة күп. с.) — Мөхәммәд күргән һәм исламны кабул иткән замандашлары. Мөселманнар, сәхабәләрне искә алганда, гадәттә Аллаһ алардан разый булсын дип әйтәләр.
Иң беренче Ислам кабул итүчеләр
- Ирекле ирләрдән— Әбу Бәкер
- Балалардан — Гали ибне Әбү Талиб
- Хатыннардан — Хәдиҗә бинте Хувәйлид
- Иреккә чыккан коллардан — Зәйд ибне Харис
- Коллардан — Билал ибне Рабах
Иң күп хәдис тапшыручылар
- Әбу Һөрәйрә — 5374 хәдис
- Габдуллаһ ибне Гомәр — 2630 хәдис
- Әнәс ибне Мәлик — 2286 хәдис
- Гайшә — 2210 хәдис
- Габдуллаһ ибне Габбас — 1660 хәдис
- Җәбир ибне Габдуллаһ — 1500 хәдис
Иң хөрмәтле сәхабәләр
Сөнниләр фикере буенча, иң лаеклылары: Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали ибне Әбү Талиб. Алардан соң, исән вакытларында ук җәннәт белән бүләкләнгән сәхабәләр килә: инде әйтелгән Әбү Бәкер, Гомәр, Госман, Гали ибне Әбү Талиб, шулай ук Тальхә ибне Губәйдуллаһ, әз-Зүбәер ибн әл-Гаввам, Сәгъд ибн Әби Вәккас, Әбу Губәйдә ибнел-Җәррах, Сәгыйть ибне Зәйд һәм Габдеррахман ибн Гауф. Алардан соң Бәдер һәм Өхед сугышларында катнашучылар килә. Микдад ибнел-Асвад, Әбу Зәрр әл-Гифари, Сәлмән әл-Фәриси һәм Гаммәр ибне Ясир.
Сәхабәләр Болгарда
- Төп мәкалә: Өч сәхабә турында риваять