Өч сәхабә турында риваять

«Өч сәхабә турында риваять» (рус. Риваять о трёх сподвижниках) — VII гасырда Идел буе Болгарына килгән өч сәхабә һәм алар йогынтысында Болгар халкының мөселман динен кабул итүе турындагы риваять. Риваять — реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы һәм борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят.

Кыскача эчтәлеге

undefined

Риваять буенча, VII гасырда Идел буе Болгары җиренә өч сәхабә — Ханзал бине Рабигъ (башка вариант буенча: Тәлха бине Госман[1]), Зөбәер бине Җәгъдә һәм Габдрахман бине Зөбәер килгән. Мөхәммәд пәйгамбәр әлеге сәхабәләрне Болгар җиренә җибәргәндә: «Сездән могҗиза таләп итсәләр, менә бу өч әйбердән ярдәм сорарсыз», дип, Габдрахман сәхабәгә чалма, Зөбәергә кара савыты, Ханзалга юл таягы бирә. Сәхабәләр Болгар җирендә үзләрен гарәп иленнән килгән табиплар дип таныталар һәм күп кенә авыруларны дәвалыйлар. Кыш көне хан (Болгар музей-тыюлыгындагы сәхабәләргә куелган һәйкәлдә язылганча: «Айдар хан вакытында»[2][3]) вәзире табип-сәхабәләрне хан сараена чакыра. Ул вакытта хан кызы Туйбикәне паралич суккан була, кемнәр һәм ничек кенә дәвалап караса да, файдасы булмый. Сәхабәләр сарайга килеп, кызны күргәч, үсеп утырган каен агачыннан себерке бәйләп, мунчада чабындырырга кирәк, дип киңәш бирәләр. Кыш көне андый каенны каян табарга? «Бу минем бердәнбер балам, аны терелтсәгез, сезнең динне кабул итәм», — дигән, имеш, хан.

Сәхабәләр, Мөхәммәд пәйгамбәр биргән әйберләрне кулланып, могҗиза белән каен үстерәләр: кара савытына таякны кадап куйгач, Габдрахман сәхабә, чалманы башына урап, ике рәкәгать намаз укый. Ике сәхабә «Амин» дигәч, таяк яшел яфраклы каенга әверелә. Аның ботакларыннан себерке бәйләп, хан кызын мунчага җибәрәләр. Җарияләре, мунчада каен себеркесе белән чапкач, савыккан хан кызы үз аягы белән сарайга кайта. Бу могҗизаны күргән хан (илтәбәр) мөселман була. Аннан соң вәзир һәм шәһәр халкы ислам динен кабул итә. Риваять буенча, сәхабәләр Болгарда берничә ел яши, ил халкына дин өйрәтә. Ике сәхабә Мәдинәи-Мөнәвәрәгә кайтып китә, Тәлха бине Госман (башка вариант буенча: Зөбәер бине Җәгъдә) сәхабә хан кызы Туйбикәгә өйләнеп, Болгарда торып кала. Башка версия буенча, өч сәхабә дә Болгарда яшәп калган, әлеге сәхабәләрнең каберләре XVII гасырга кадәр сакланган, диелә[4].

Өч сәхабә турындагы риваятьнең иң борынгы язма вариантлары XII гасыр гарәп сәяхәтчесе Әбу Хәмид әл-Гарнатиның (1080–1169/70) сәяхәтнамәсендә сакланган. Әл-Гарнати бу риваятьне болгар тарихчысы Ягъкуб бине Ногманның «Болгар тарихы» дигән хезмәтеннән ала. Бу вариант буенча, исламны болгарлар мөселман сәүдәгәре ханны дәвалаганнан соң кабул итә[1].

Риваятьнең XVI гасырда язылган «Тәварихы Болгария» әсәрендә сакланган вариантында исемнәр һәм вакыйгалар тулырак тасвирлана: «Тарих тукыз сәнәсендә хут елында вә йолдызында рамазан мөкәрәмнең тугызынчы көнендә, ул заманда Айдар хан ирде, хәзрәте Сәйеде галәм салләллаһу галәйһи вәссәлам өч сахабә җибәрде тәгълиме ислам вә дин өчен Болгарә: берсе – Габдерахман бине Зөбәер, икенчесе – Зөбәер бине Җәгъдә, өченчесе – Тәлха бине Госман». Бу текстта сәхабәләрнең исемнәре башка версияләрдәге Ханзал бине Рабигъ урынына Тәлха бине Госман итеп күрсәтелә[1].

Нәсыйхәте

«Өч сәхабә турында риваять» Идел буена исламның бик иртә һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең үзеннән әманәт булып килеп ирешүе турында сөйли.

Риваятьтә ислам дине рухи дәва буларак күзаллана. Сәхабәләр үзләре белән әзер дәва алып килмәгән, ә җирлектәге әйберләрдән файдаланганнар. Каеннан ясалган мунча себеркесен татарлар борын-борыннан дәва итеп файдаланганнар. Хикәятнең нигезендә, җирле йолалар исламсыз үзләре генә рухи яктан файдасыз булып кала һәм дәва була алмый, дигән фикер ята.

Рөстәм Батыр фикеренчә, риваятьне тарихи чыганак буларак түгел, ә татар халкының рухи мәдәниятен аңлау өчен мөһим «мәдәни код» буларак карарга кирәк[5].

Риваятьтә кулланылган символлар

Риваятьтә искә алынган чалма, юл таягы һәм кара савыты — пәйгамбәрдән килгән ислам символлары, аларга тирән мәгънә салынган:

  • таяк (юл таягы) — тынычлык сөю билгесе. Татарлар кабул иткән Хәнәфи мәзһәбе тынычлык яклы булуы белән аерылып тора;
  • кара савыты — гыйлем һәм татарлар дини тормышында таянган Әбу Хәнифәнең дини кануннарны аңлатудагы рухи зирәклеге. Татарлар арасында гыйлем мәчетләр каршында эшләп килгән мәдрәсәләр ярдәмендә таралган. Әбү Хәнифә, галим кеше буларак, һәрвакыт кара савытын үзе белән йөрткән.
  • Чалма — татарларның суфичылык традицияләренә иярү нәтиҗәсендә туган эчке рухи ирекне аңлата.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Илсөяр Закирова. Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүләре турындагы риваятьләре. tatar-islam.com
  2. Малый минарет и памятник в честь принятия булгарами ислама. diary-culture.ru [рус.]
  3. Айдар хан булса, ул 865 елда, Мөхәммәд пәйгамбәр 632 елда үлгән, сәхабәләр, пәйгамбәрне күргән затлар буларак, бик озын гомерле булып чыгалар
  4. Волжская Булгария — первое мусульманское государство Восточной Европы. islamdag.ru, 15.07.2009 [рус.]
  5. Рухи зирәклек динне саклый. dumrt.ru (26 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.

Әдәбият

  • Айзирәк Гәрәева. Рөстәм Батров: «Рухи зирәклек динне саклый». Идел (журнал), 2016, октябрь. Б. 68-70.
  • Кемпер М. Суфии и ученые в Татарстане и Башкортостане [1789-1889]. Исламский дискурс под русским господством. — Казань, 2008. — С. 30-31.
  • Садекова А. Х. Идеология ислама и татарское народное творчество. — Казань: Изд-во «Фикер», 2001. — С. 208.
  • Урманче Ф. И. Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек. 3 т.: 1 т. (А-Г). — Казан: Мәгариф, 2008. — 303 б.; 2 т. (Д-С). — Казан: Мәгариф, 2009. — 343 б.; 3 т. (С-Я). — Казан: Мәгариф, 2011. — 199 б.
  • Закирова И. Г. Болгар чоры халык иҗаты (Народное творчество булгарского периода). — Казан: Фикер, 2003. — 144 б.