Әбу Бәкер

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Әбу Бәкер
гарәп. أبو بكر
Файл:Khalili Collection Islamic Art mss 0620 rotated.jpg
Туган көне около 27 октябрь 573[1][2][…]
Туган
Вафат көне 23 август 634(0634-08-23)[1][3] (60 яшь)
Вафат булган җире
Эшчәнлеге сәясәтче, поэт, купец
Әтисе Усман Абу Кухафа[d]
Анасы Сальма Уммуль-Хаир[d]
Супруга Кутайла бинт Абд аль-Узза[d], Умм Руман[d], Хабиба бинт Хариджа[d] и Асма бинт Умайс[d]
Балалары Гайшә[5], Абдуллах ибн Абу Бакр[d], Абдуррахман ибн Абу Бакр[d], Мухаммад ибн Абу Бакр[d], Асма бинт Абу Бакр[d] и Умм Кульсум бинт Абу Бакр[d]

Әбу Бәкер (около 27 октябрь 573[1][2][…],

23 август 634(0634-08-23)[1][3] (60 яшь) ,

) — сәясәтче, шагыйрь, сәүдәгәр, праведные халифы (8 июнь 632 (юлиан тәкъвим) – 22 август 634 (юлиан тәкъвим)).

Әбу Бәкер Габдуллаһ ибн Усман ибн Әмир Кәгъб ибн Сәгъд ибн Мурра әт-Тайи яки Әбу Бәкер әс-Ситдыйк (572 — 22 август 634) — беренче хәлифә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең иң якын һәм олы сәхабәсе. Ситдыйк кушаматын, әл-Исра үәл-Мигъраҗ вакыйгасыннан соң, бу вакыйгага бер шиксез ышануы сәбәпле ала.

Тәрҗемәи хәле

Усман (Әбу Кухафә) һәм Салимә (Умм әл-Хәйр) гаиләсендә туа[6]. Исламны кабул иткәнче, Мәккәнең иң бай сәүдәгәрләреннән була. Сәүдә эше белән мал тапкан; хөкемдар вазыйфасын башкарган, кабиләсенең тарихын яхшы белгәнгә һәм оста төш юраганга, зур хөрмәткә ия булган.

Ул исламны кабул итүче беренче ир кеше була. Ислам кабул иткәч, ул Сәгъд ибне Әби Вәккас, Әркам ибне Әркам, Әбу Сәлямә кебек сәхабәләрне исламга чакыра, бөтен мал-мөлкәтен ислам өчен тарата. Әбу Бәкер ислам кабул иткән колларны сатып алган һәм азат иткән. Ул азат иткән коллар арасында Билал ибне Рәбах та була.

Исламга нык ышануы белән аерылып торган, һәм шуның өчен, Мөхәммәд аңа исән чагында ук җәннәт вәгъдә итә.

Мөшрикләр тарафыннан мөселманнарны җәберләүләр арткач, Мөхәммәд аны мөселманнарның күбесе һиҗрәт кылган Хәбәшстанга җибәрергә була. Әбу Бәкер радыйаллаһу ганһу, юлга чыккач, Ибне Дукккун - кабилә башлыкларының берсен очрата, ул Әбу Бәкерне үзенең яклавы астына ала һәм алар бергә Мәккәгә кайталар. Ләкин Әбу Бәкер радыйаллаһу ганһу динен яшерен тотудан баш тарта, һәм шуның белән Ибне Дуккунның яклавыннан мәхрүм ителә.

Мөхәммәд пәйгамбәрлегенең 13 нче елында мөселманнарның Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәте башлана. Соңгылардан буллып Мәккәне Мөхәммәд һәм Әбу Бәкер калдыралар. Алар бергә эзәрлекләүчеләрдән Саур мәгарәсендә качып торалар. Бу вакыйга Коръәндә дә сурәтләнә.[7]

623 елда кызы - Гайшәне Мөхәммәдкә кияүгә бирә. Әбу Бәкер мөселман өммәтенең бөтен мөһим эшләрендә катнашкан, Хандак, Хәйбәр, Хунәйн һ.б сугышларда катнаша.

Пәйгамбәрнең үлеменнән соң (11/632 ел), мөселманнарны тынычландыра, пәйгамбәр исән чагында ук имам булып торган очраклары булганга күрә, 12 нче раббигыль-әүвәлдә хәлифә итеп сайлана.

Әбу Бәкернең иң зур хезмәтләреннән берсе - мөселман дәүләтчелеген саклап калу һәм ныгыту. Күп кенә кабилә башлыклары буйсынмый, риддә) дип карала. Баш күтәргән кабиләләр бастырыла, һәм хәлифәт ныгый, бердәмгә әйләнә.

Өммәт эчендәге Сугышның кызган чагында, Әбу Бәкернең үлеме турында хәбәр килеп җитә.

Әбу Бәкер, салкын су белән юынганнан соң, авырып китә. Аның авыруы 15 көн дәвам итә. Бу вакытта кешеләр аның хәлен белешеп торганнар, ә Госман бөтенләй аның яныннан китмәгән. Имам вазыйфасын Гомәр ибнел-Хәттаб үтәгән.

Әбу Бәкер һиҗри 13 елда җөмәдел-ахир ае тәмалануга 8 көн кала сишәмбе көнне вафат була. Аны Мөхәммәд янына җирлиләр. Җеназа намазын Гомәр башкара.

Гаиләсе

Хатыннары

Аның беренче хатынының исеме - Гатилә Габдел-Гуззә. Әбу Бәкер аның белән аерылыша. Беренче хатыныннан аның Әсма һәм Габдулла исемле балалары була.

Умм Раман бинте Әмир - беренче мөслимәләрнең берсе. Габдеррахман һәм Гаишәнең әнисе була.

Әбу Бәкернең тагын бер хатыны - Әсма бинте Умәйс. Башта Җәфәр ибне Әбу Талибнең хатыны булган. Әбу Бәкер, Җәфәр ибне Әбу Талиб Мута сугышында вафат булганнан соң, аның тол хатыны - Әсмага өйләнә. Әсма Мөхәммәд ибне Әбу Бәкернең әнисе була.

Хәбибә бинте Хәриҗә – ул әнсарлардан, Хәзрәҗ кабиләсеннән була. Ул Өмм Көлсемнең әнисе була.

Балалары

Габдеррахман - гаиләсендәге Исламны иң соңгы кабул итүче кеше. Ул корәешләрнең көчле һәм куркубелмәс сугышчысы буларак билгеле була. Худайбия килешүеннән соң исламны кабул итә.

Габдулаһ. Ул һиҗрәт вакытында мөһим роль уйный. Таифне камау вакытында яралана. Әбу Бәкер хәлифәлеге вакытында, яралану нәтиҗәсендә, вафат була.

ГайшәМөхәммәднең хатыны. 2210 хәдис тапшыра. Һиҗрәтнең 57 нче елында 63 яшендә үлә.

Өмм Көлсем - иң кече кызы, Әбу Бәкернең вафатыннан соң туа. Тальхә ибне Губәйдуллаһка кияүгә чыга.

Әсма - Зүбәйр ибнел Гәввамның хатыны була.

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Abu Bakr // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  2. 2,0 2,1 Abu Bakr al-Siddiq // Store norske leksikon(норв.) — 1978. — ISSN 2464-1480
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 group of authors Abu-Bekr (ингл.) // Encyclopædia Britannica: a dictionary of arts, sciences, literature and general information / H. Chisholm — 11 — New York City, Cambridge: University Press, 1911. — Vol. 1. — P. 78.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Абу-Бекр (рус.) // Энциклопедический словарь / под ред. И. Е. АндреевскийСПб.: Брокгауз — Ефрон, 1890. — Т. I. — С. 46.
  5. Али-заде А. Аиша бинт Абу Бакр (рус.) // Исламский энциклопедический словарьМ.: Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8
  6. Гордость уммы. Абу Бакр (да будет доволен им Аллах), archived from the original on 2009-06-18, retrieved 2010-03-05 
  7. Коръән, 9:40

Сылтамалар