БРИКС саммиты — 2024
БРИКС саммиты — 2024 (XVI БРИКС саммиты, рус. Са́ммит БРИКС 2024 года) — БРИКС дәүләтләре башлыклары яки БРИКС әгъза-дәүләтләре хөкүмәт башлыкларының уналтынчы очрашуы. 2024 елда, Россия Президенты Указы нигезендә, саммитны уздыру урыны итеп Казан шәһәре сайлана[1], ә оештыру комитеты рәисе итеп РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков билгеләнә.
XVI БРИКС саммиты Казанда 22–24 октябрь көннәрендә уза. Чарага чакырулар 38 дәүләткә җибәрелә, 32 ил катнашуларын раслый, шуларның 24 е югары дәрәҗәдә тәкъдим ителер дип көтелә[2]. Моннан тыш, саммитта алты халыкара оешма җитәкчеләре катнашачак, алар арасында — БМО генераль сәркатибе Антониу Гутерриш.
Беренчел очрашулар
Санкт-Петербургта 2024 елның 10 –12 сентябрендә Россия рәислеге кысаларында БРИКСка һәм БРИКСның киңәйтелгән составында берничә чара уза, анда 14 илдән делегация катнаша.
2024 елның 12 сентябрендә Константинов сараенда РФ президенты Владимир Путинның куркынычсызлык мәсьәләләре өчен җаваплы БРИКС дәүләтләренең югары вәкилләре белән очрашуы уза. Бу БРИКС кысаларында мондый форматта уздырыла торган 14 нче саммит була. 2024 елның 12 сентябрендә анда 2024 елда берләшүгә кушылган яңа дәүләтләр (Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Эфиопия) делегацияләре дә катнаша.
Чараларда Кытай Халык Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Ван И, Һиндстанның милли куркынычсызлык буенча премьер-министры киңәшчесе Аджит Довал, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Югары куркынычсызлык советы генераль сәркатибе Али Бен Хамад аш-Шамси, Бахрейнның Милли разведка хезмәте башлыгы Бассам Әл-Меарадж, Үзбәкстан президенты каршындагы куркынычсызлык советы сәркатибе Виктор Махмудов катнаша[3].
2024 елның 11 октябрендә БРИКС илләре сәламәтлек саклау министрларының Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко рәислегендә 14 нче очрашуы уза. Программа барышында медицина югары уку йортлары студентлары өчен сәламәтлек саклау системасын оештыру турында лекцияләр уку, әйдәп баручы федераль үзәкләр эше белән танышу кебек чаралар уза. Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры БРИКС илләренең сәламәтлек саклау министрлары белән ике яклы очрашулар үткәрә. Шундый ук очрашу Мәскәүдә БРИКСта Россия Федерациясе рәислеге кысаларында Финанс министрларының һәм үзәк банк идарәчеләренең очрашуы уза, чарада БРИКС яңа әгъза-илләре вәкилләре дә катнаша[4].
2024 елның 17 –18 октябрендә Халыкара сәүдә үзәгендә БРИКС Эшлекле советының һәм БРИКС Эшлекле форумының еллык утырышы була[5].
Саммит алды белдерүләре
Казанда саммитка әзерлек
Саммит алдыннан шәһәр отельләрендә югары кунаклар өчен президент номерлары ясала. Номерларны кунакханәләр үз хисапларына төзи, барлык чыгымнар 1 млрд сумнан артык була. 2024 елның 16 октябренә Казанда шундый 21 номер әзер[8].
БРИКС саммитына Казанга 59 илдән 2 меңгә якын журналист килер дип көтелә. Журналистларның яртысы диярлек чит ил вәкилләре, икенче яртысы — Россия журналистлары. Матбугат вәкилләрен аккредитация буенча кабул итәчәкләр. Казан матбугат үзәге территориясендә халыкара тапшырулар үзәге оештырыла. Чакырылган дәүләтләр белән очрашуда 16 телдә тәрҗемәчеләр эшләр дип көтелә[9].
Россия Президенты Владимир Путин Казанда БРИКС саммиты кысаларында 17 ике яклы очрашу уздырырга планлаштыра[10].
Казанда саммит вакытында янгынга каршы махсус режим кертелә, 21-25 октябрьгә кадәр казанлыларга учак ягу, мангалада ашарга әзерләү, көнкүреш калдыкларын һәм коры үлән яндыру тыела. Шулай ук тыю астында — петардалар, фейерверклар һәм яна торган материаллардан ясалган идарә ителми торган әйберләрне җибәрү[11].
Татарстанда 10 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр спорт чаралары булмый. Көллият, техникум һәм югары уку йортлары студентлары дистанцион укуга күчә[11].
Казан Кирмәне диварларында яңа яктырткычлар урнаштырыла. БРИКС саммиты вакытында анда яктылык тамашасы күрсәтелер дип көтелә[12].
Катнашучылар
Саммитта катнашуын 32 ил раслый, шуларның 24 е дәүләт башлыклары тарафыннан тәкъдим ителә. Аерым алганда, Казанга Кытай лидеры Си Цзиньпин, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, КАР президенты Сирил Рамафоза, Иран президенты Масуд Пезешкиан, Палестина башлыгы Мәхмүд Аббас, Серб Республикасы президенты Милорад Додик, президент Лаоса Тхонглун Сисулит, Боливия башлыгы Луис Арса. Казанга шулай ук эре региональ интеграцион берләшмәләр - ШОС, БДБ, ЕАЭС генераль секретарьлары да килә.[13]. Бразилия президенты Луис Инасиу Лула да Силва чарада видеоконференция форматында катнаша, Бразилия делегациясен БРИКС саммитында тышкы эшләр министры Мауро Виэйра җитәкли[14]. Саммитта БМО генераль сәркатибе Антониу Гутерриш та килә[15].
Саммит барышы
22 октябрьдә Казанга Россия Федерациясе Президенты килә. Саммитның беренче көнендә Владимир Путин Кытай, Һиндстан, Көньяк Африка һәм Мисыр лидерлары, шулай ук Яңа үсеш банкы президенты, Бразилиянең элеккеге президенты Дилма Русеф белән ике яклы очрашулар уздыра[16].
Икътисад
Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди хезмәттәшләре белән очрашуда белдергәнчә, 2024 елда БРИКСка дөнья халкының 40% ы һәм глобаль икътисадның 30% ы туры килә[17]. Саммитта Россия, «гадел һәм алдан билгеле» бәяләр формалаштыру өчен, БРИКСның ашлык биржасын ачу тәкъдиме белән чыга[18].
Максат — милли базарларны «негатив тышкы тыкшынудан, спекуляцияләрдән һәм азык-төлек продуктларына ясалма дефицит булдыру омтылышларыннан» яклау. «Вакытлар узу белән ашлык биржасын тулы кыйммәтле товар биржасына трансформацияләү турында да уйларга мөмкин булыр иде», - дип белдерә Путин. Сәүдә бәхәсләрен хәл итү өчен, БРИКС базасында арбитраж механизмы булдырылырга тиеш, дип өсти президент.
Владимир Путин шулай ук БРИКСның яңа инвестицион платформасын булдырырга тәкъдим итә[19]. Ул Глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш дәүләтләрен финанс ресурслары белән тәэмин итә алыр иде, шулай ук аларның үсә баручы икътисадларының потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирер иде. Путин шулай ук долларны корал сыйфатында куллануны зур хата дип атый. Дәүләт башлыгы Россиянең доллар белән көрәшмәвен, ә аңа альтернативалар эзләвен күрсәт[20]ә.
Бразилия президенты Лула да Силва БРИКС кысаларында коммерция чыгымнарын киметергә тиешле финанс системасын булдыру турында фикер алышынуы турында хәбәр итә. Шул ук вакытта ул берләшмә әгъзаларының эчке финанс системаларын алыштырмаячагы билгеле[21].
Катнашучылар
Саммитта БРИКС әгъза-дәүләтләре башлыкларының күпчелеген катнашты. Алар арасында: Россия президенты Владимир Путин, КХР рәисе Си Цзиньпин, Мисыр президенты Абдул-Фаттах ас-Сиси, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди, КАР президенты Сирил Рамафоса, Эфиопия премьер-министры Абий Әхмәд Али һәм БГӘ президенты Мөхәммәд ибн Заид Әл Нахайян.
Бразилия делегациясен илнең тышкы эшләр министры Мауро Виейра җитәкли, ә Иран делегациясен — президент Масуд Пезешкиан. Согуд Гарәбстанын саммитта Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Фейсал ибн Фархан Әл Сауд тәкъдим итә, бу ил очрашуда чакырылган ил сыйфатында катнаша[22].
Саммитка Казанга шулай ук Сербия вице-премьеры Александр Вулин, Шри-Ланка тышкы эшләр министры Аруни Виджевардан[23], Венесуэланың башкарма вице-президенты Делси Родригес, Мавритания президенты Мөхәммәд ульд Газуани килә.
Белоруссия президенты Александр Лукашенко Казанга 23 октябрьдә килә. Александр Лукашенко Казанда, БРИКС саммиты кырларында, Венесуэла лидеры Николас Мадуро белән очраша.
Очрашуда БРИКС Үсеш яңа банкы башлыгы Дилма Русеф катнаша. 23 октябрьдә Казанга БМО генераль сәркатибе Антониу Гутерриш килә.
Өстәмә мәгълүмат
Саммитның уздырылу еллары һәм урыны
| Датасы | Саммит узган ил |
|---|---|
| 16 июнь 2009 | |
| 15—16 апрель 2010 | |
| 13—14 апрель 2011 | |
| 28—29 март 2012 | |
| 26-27 март 2013 | Көньяк Африка Республикасы, Дурбан шәһәре |
| 15—16 июль 2014 | |
| 9—10 июль 2015 | |
| 15-16 октябрь 2016 | |
| 4-5 сентябрь 2017 | |
| 25-27 июль 2018 | Көньяк Африка Республикасы, Йоханнесбург шәһәре |
| 13-14 ноябрь 2019 | |
| 21-23 июль 2020 | |
| 9 сентябрь 2021 | |
| 23-24 июнь, 2022 | |
| 22-24 август 2023 | Көньяк Африка Республикасы, Йоханнесбург шәһәре |
| 22-24 октябрь, 2024 |
Искәрмәләр
- ↑ Т. Ренкова. Путин определил Казань местом проведения саммита БРИКС в 2024 году. РБК (3 апрель 2023).
- ↑ В МИД Китая рассказали о планах Си Цзиньпина на саммите БРИКС в Казани. Бизнес Онлайн (18 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2024.
- ↑ Петербург вновь стал путеводной звездой для Глобального юга (2024-09-13). 13 сентябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ В Москве состоялась Встреча министров здравоохранения стран БРИКС. www.brics-russia2024.ru (12 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 октябрь 2024.
- ↑ Деловой форум БРИКС пройдет в Москве 18 октября. 16 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Sri Lanka applies for BRICS membership to strengthen ties with emerging economies (2024-10-14). 14 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Президента Бразилии на саммите БРИКС заменит глава МИД – СМИ пишут, что Лула да Силва ударился головой в ванной (2024-10-21). 21 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Три спальни и четыре туалета: где будут жить президенты во время БРИКС в Казани (2024-10-16). 16 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ На саммите БРИКС в Казани будут работать 2 тысячи журналистов из 59 стран (2024-10-18). 16 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин проведет 17 двусторонних встреч на саммите БРИКС в Казани (2024-10-18). 18 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 В Казани введут особый противопожарный режим во время саммита БРИКС (2024-10-18). 10 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ На стенах Казанского кремля протестировали подсветку к саммиту БРИКС (2024-10-18). 16 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Главы и государства: в Казани стартует неделя высокой политики (2024-10-21). 21 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Делегацию Бразилии на саммите БРИКС в Казани возглавит глава МИД. 21 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Гутерриш примет участие в саммите БРИКС в Казани. ТАСС (22 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2024.
- ↑ Путин в 1-й день саммита БРИКС встретится с лидерами Китая, Индии, ЮАР и Египта. Новости. Первый канал. Первый канал (22 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 октябрь 2024.
- ↑ Премьер Индии заявил, что БРИКС в скором времени будет решать глобальные вызовы - Газета.Ru | Новости. 23 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин предложил создать зерновую биржу БРИКС (2024-10-23). 23 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин предложил создать новую инвестиционную платформу БРИКС (2024-10-23). 23 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин заявил, что доллар используется в качестве оружия (2024-10-23). 23 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Президент Бразилии: страны БРИКС обсуждают создание банковской системы (2024-10-23). 23 октябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ RPT Saudi's MbS will not attend Russia's BRICS summit (2024-10-14).
- ↑ Sri Lanka ministry secretary to address BRICS leaders summit (ингл.). EconomyNext (22 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2024.
- ↑ 22 октября в почтовое обращение вышла марка, посвящённая Встрече глав государств объединения БРИКС в городе Казани - Новости. rusmarka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2024.
- ↑ Стало известно слово 2024 года в Татарстане (2025-01-04). 9 гыйнвар 2025 тикшерелде.