Халыкара Кызыл Хач комитеты

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Халыкара Кызыл Хач комитеты
Нигезләүче Жан Анри Дюнан, Дюфур, Гийом-Анри[d], Муанье, Гюстав[d], Louis Appia[d] и Théodore Maunoir[d]
Җитәкче Q92622173?[1]
Хезмәткәрләр саны
Нинди веб-биттә тасвирланган reliefweb.int/organization/icrc(ингл.)
Бүләкләр
Рәсми тел инглиз теле, француз теле и испан теле
Әгъзалык Memoriav[d][3]
Штаб-фатирының урнашуы
Бюджет 1 900 000 000 Fr[4]
Шигарь тексты Neutrality, Independence, Impartiality, Humanity, Universality, Unity, Voluntary Service
Рәсми веб-сайт icrc.org(ингл.)
icrc.org/es(исп.)
icrc.org/fr(фр.)
icrc.org/pt(порт.)
icrc.org/zh(кыт.)
icrc.org/ar(гар.)
icrc.org/ru(рус.)
icrc.org/de(алм.)
icrc.org/it(италь.)
jp.icrc.org(яп.)
kr.icrc.org(кор.)
Эшчәнлек өлкәсе гуманитарная помощь[d]
Оештыру-хокук формасы Эсвичрә ассоциациясе[d]
Менеджер/директор Q95689811?
Специализированное учреждение наследия Archives of the International Committee of the Red Cross[d]
Кыскача исем ICRC и CICR
Административ-территориаль берәмлек Женева[5]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 2 300 710 и 157 000 ± 999
Нигезләнү датасы 17 февраль 1863
Ана ширкәт Xalıqara Qızıl Xaç häm Yarımay xäräkäte
Адрес 19 Avenue de la paix, 1202 Genève[5]
Дәүләт
Файл:Flag of the ICRC.svg
Сурәт
Логотип РУВИКИ.Медиа Халыкара Кызыл Хач комитеты РУВИКИ.Медиада

Халыкара Кызыл Хач комитеты (кыскартылып, ХКХК, ингл. International Committee of the Red Cross; ICRC; фр. Comite international de la Croix-Rouge) – бөтен дөньяда нейтральлек һәм объективлык принципларыннан эш итүче гуманитар оешма. Ул кораллы низагларда һәм эчке тәртипсезлекләрдә авырлыкка очраган кешеләргә ярдәм итә. Оешма Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай хәрәкәтенең бер өлеше булып тора.

ХКХКга 1863 елда швейцарияле Анри Дюнан нигез сала. 1884 елда беренче Халыкара Кызыл Хач комитеты Конференциясе үткәрелә.[6].

Штаб-фатир Женевада урнашкан.

ХКХК турында

Халыкара Кызыл Хач комитетының (ХКХК) максаты кораллы низагларда һәм эчке тәртипсезлекләрдә, фетнәләрдә зарарланганнарга ярдәм итү һәм куркынычсызлык тәэмин итү. ХКХК эшли торган принцип шуннан гыйбарәт ки, сугыш та хәрби хәрәкәтләрне алып бару ысулларына һәм чараларына һәм сугыш алып баручы якларның тәртибенә чикләү салучы билгеле бер кысаларда үткәрелергә тиеш. Бу принципка нигезләнгән кагыйдәләр исә Женева конвенцияларын тәшкил итәләр.

Структура

Устав нигезендә ХКХК[7]:

  • махсус статуска ия бәйсез гуманитар булып тора;
  • Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай хәрәкәтенең бер өлеше булып тора;
  • эшчәнлеге Швейцария Гражданлык кодексының 60 нчы һәм башка маддәләре белән билгеләнүче ассоциация булып тора;
  • Швейцария кануннары нигезендә юридик зат булып тора.

ХКХК әгъзаларына Швейцария гражданнары сайлана ала, комитет әгъзаларының саны – 15тән алып 25кә кадәр. ХКХК мактаулы әгъзалар сайлый ала.

ХКХК төп идарә органнары[8]:

  • Ассамблея (югары идарә органы)
  • Ассамблея Шурасы (Ассамблея кушуы буенча эшләүче орган)
  • Президент һәм аның урынбасарлары (Ассамблея, Ассамблея Шурасы эшчәнлеген тәэмин итәләр һәм ХКХК тышкы элемтәләре өчен җавап тоталар).
  • Директорат (башкарма орган, Генераль директор һәм өч директордан тора)
  • Контрольлек органы.

ХКХК Президенты – фәлсәфә докторы Якоб Келленбергер.

Төп принциплар

Халыкара Кызыл Хач комитеты ХКХКЯХның фундаменталь принциплары нигезендә эшли. Алар кешеләрнең тынычлыкка һәм солыхка омтылышларына нигезләнгәннәр һәм 1965 елда Венада Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымайның XX Халыкара Конференциясендә игълан ителгәннәр.

ХКХК принциплар:

  • Гуманлык
  • Нәфессезлек
  • Нейтральлек
  • Бәйсезлек
  • Иреклелек
  • Бердәмлек
  • Универсальлек

Бүләкләр

ХКХК өч тапкыр – 1917, 1944 һәм 1963 елларда – Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар


Калып:Тынычлык өчен Нобель премиясе 1951-1975