Amnesty International
Нежелательная организация

Amnesty International | |
---|---|
Административ үзәк: | Лондон, Великобритания |
Рәсми телләр: | инглиз, гарәп, француз, испан |
Җитәкчеләр | |
Нигезләүче | Питер Бененсон |
Генераль сәркатиб | Аньес Калламар |
Нигезләү | |
1961 елның июле (Бөекбритания) | |
Бүләкләр: ![]() Нобель премиясе (1977) Барселонаның мактау билгесе (2003) Кеше хокукларын яклау өлкәсендә БМО премиясе (1978) Эразм премиясе (1976) Гёзов медале (1987) Ханс Беклер премиясе (1988) Free Your Mind премиясе (1993) Улоф Пальме премиясе (1991) Джордж Полк премиясе (1984) |
Amnesty International (рус. Халыкара амнистия, Amnesty, AI) — халыкара табышсыз һәм бәйсез оешма. Максаты — кеше хокукларын, вөҗдан иреген бозу очракларын алдан кисәтүне яки туктатуны игълан итү.
2025 елның 19 маенда Россиядә рөхсәт ителмәгән оешма дип таныла[1].
Оешма 1961 елда Бөекбританиядә ачыла. 1977 елда Amnesty International Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек була[2]. Шулай ук аңа кеше хокуклары өлкәсендә БМО премиясе дә бирелә.
Халыкара хокук яклаучы оешмалар арасында Amnesty International иң озын һәм бай тарихлы.
Тарих
Amnesty International оешмасына инглиз юристы Питер Бененсон нигез сала. Дуслары белән бергә «The Observer» газетында гаделсез хөкем итүчеләргә багышланган мәкалә чыгара. Материал зур кызыксыну уята, «Appeal for Amnesty 1961» хәрәкәте оештырыла. Хәрәкәтнең мөрәҗәгатьләре төрле газеталарда басыла. Бененсонның вөҗдан тоткыннарына багышланган «Persecution 1961» китабы нәшер ителә.
1961 елда хәрәкәт җитәкчелеге кеше хокуклары өлкәсендә даими эшли торган оешманы булдыру турында карар кабул итә. 1962 елның 30 сентябрендә ул Amnesty International исемен ала.
Искәрмәләр
- ↑ Amnesty International признали нежелательной в РФ (2025-05-19). 19 май 2025 тикшерелде.
- ↑ Amnesty International — The Nobel Peace Prize 1977 [ингл.]
Сылтамалар
- Amnesty International [ингл.]