Төрки шура

Төрки Дәүләтләр Оешмасы (рус. Организация тюркских государств, азәри. Türk Dövlətləri Təşkilatı, каз. Түркі Мемлекеттерінің Ұйымы; Türkı Memleketterınıñ Ūiymy, кырг. Түрк Мамлекеттер Уюму, төр. Türk Devletleri Teşkilatı, үзб. Turkiy Davlatlar Tashkiloti, Туркий Давлатлар Ташкилоти) — төрки халыклар арасында һәрьяклы хезмәттәшлек өчен оештырылган халыкара оешма.

Төрки Шура (азәри. Türk Şurası, каз. Түрк Кеңесі; Türk Keñesı, кырг. Түрк кеңеши, төр. Türk Keneşi, үзб. Turkiy Kengash, Туркий Кенгаш, ингл. Turkic Council) 2009 елның 3 октябрендә Нахчыван шәһәрендә оештырыла. 2021 елның 12 ноябрендә Истанбулда узган төрки телле дәүләтләр хезмәттәшлек Советы саммиты барышында төрки советның исемен Төрки дәүләтләр Оешмасы итеп үзгәртү турында карар кабул ителә[1].

Тарихы

СССР төзелгәннән соң һәм 1991 елга кадәр Төркия дөньяда бердәнбер бәйсез һәм халыкара танылган төрки телле дәүләт була[2].

1992 елның 30 октябрендә Төркия Республикасы Президенты Тургут Өзал инициативасы белән Әнкарада Төрки телле дәүләтләрнең беренче саммиты уздырыла, анда Тургут Озал, Абульфаз Эльчибей, Ислам Кәримов, Нурсолтан Назарбаев, Сапармурат Ниязов һәм Әскар Акаев катнаша. Саммитта катнашучылар сәяси һәм икътисади бердәмлекне җайга салу турында игълан итәләр.

1993 елның 12 июлендә Казакъстан башкаласы Алма-Атада Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасын төзү турында килешү имзалый[3].

1992 елда Алма-Атада төрки сәнгать һәм телләрнең берләштерелгән администрациясе оештырыла. 1998 елда Бакыда төрки телле илләрнең Парламент Ассамблеясе оештырыла. Ике оешма да Төрки Шура эгидасы астында эшли[4].

Төрки телле дәүләт башлыкларының икенче саммиты 1994 елның 18 октябрендә Истанбулда чакырыла. Саммитта төрки дәүләтләрнең беренче затлары катнаша. Катнашучылар бер ел элек вафат булган Президент Тургут Озалны бер минут тынлык белән искә алалар. Саммит эше Россия һәм Төркия якларының үзара полемикасы аккомпанементы белән уза. Саммитта Казакъстан Президенты Н.Назарбаев Көнчыгыш Европа һәм Кытай дәүләтләре катнашында Евразия икътисадый берлеген оештыру идеясе белән чыгыш ясый.

Төрки дәүләт башлыкларының өченче очрашуы 1995 елның 28 августында Бишкәк шәһәрендә уза. Саммит «Манас» кыргыз эпосының 1000 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Кыргызстан Президенты А.Акаев дәүләт башлыкларына саммит хөрмәтенә кулдан эшләнгән «Президентларның зур келәме» дигән уникаль алты келәм бүләк итә. Саммит эшен ачып, Кыргызстан Президенты билгеләп үткәнчә, төрки республикалар озак изоляциядән соң үзара файдалы элемтәләрне торгызырга һәм хезмәттәшлекне көчәйтергә тиеш. Бишкек саммитында Төркия Президенты Сөләйман Демирель билгеләп үткәнчә, Төркия өчен Үзәк Азияне ил белән тоташтыручы автомобиль юлы төзелеше, регион ресурсларын Төркия аша дөнья базарларына экспортлау күзлегеннән, өстенлекле проект булып тора.

2014 елда Бодрумда узган Шура саммитында Әзербайҗан, Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, шулай ук Төрекмәнстан вәкилләре катнаша. Әлеге саммитта Төркмәнстанның Шурага керү турында игълан ителә.

2018 елның 30 апрелендә рәсми рәвештә Төрки Шура составына Үзбәкстан керә.

Төрки телле дәүләтләр хезмәттәшлек советының VII саммиты Бакыда 2019 елның октябрендә уза[5][6]. Саммитта Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Әзербайҗан Президенты Илһам Әлиев, Кыргызстанның элеккеге президенты Сооронбай Жээнбеков, Венгрия премьер-министры Виктор Орбан, Казакъстанның элеккеге президенты Нурсолтан Назарбаев, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев катнаша[7].

2020 елның апрелендә Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев инициативасы белән видеоконференция форматында коронавирус пандемиясенә каршы көрәшкә багышланган Төрки Шурасының гадәттән тыш саммиты уза[8][9].

Төрки Шура

1990 нчы еллардан башлап бәйсез төрки дәүләтләрне берләштерә торган халыкара сәяси оешма төзү турында актив сөйләшүләр алып барыла. Мондый оешманы төзү эшләре 2000 еллар уртасыннан Төркия, Әзәрбайҗан һәм Казакъстан катнашында алып барыла башлый. 2009 елның 3 октябрендә Әзербайҗанның Нахчыван шәһәрендә Әзербайҗан, Казакъстан, Кыргызстан һәм Төркия президентлары арасында Нахчыван килешүе имзалана, аның нигезендә рәсми рәвештә «Төрки Шура» халыкара оешмасы төзелә. Оешмага 6 төрки дәүләтнең 4 се керә.

Оешмага нигез салучы генераль сәркатибе Хәлил Акынҗи сүзләренчә, «Төрки Шура тарихта төрки дәүләтләрнең беренче ирекле берлеге була».

Горбангулы Бәрдымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан, БМО тарафыннан танылган нейтраль статусын күрсәтеп, әгъзалыктан баш тарта. Халык саны буенча икенче төрки ил — Ислам Кәримов җитәкчелегендәге Үзбәкстан 1990 еллар уртасыннан Төркия белән шактый салкын мөнәсәбәтләр аркасында оешманы бөтенләй игътибарсыз калдыра.

2012 елда Төрки Шура флагы кабул ителә.

2018 елның 30 апрелендә Үзбәкстан Төрки Шурага кушылачагы һәм Бишкәкта булачак оешма саммитында катнашачагы игълан ителә. Әгъзалыкка гариза рәсми рәвештә 2019 елның 12 сентябрендә бирелә.

2018 ел ахырыннан Венгрия күзәтүче булып тора һәм тулы хокуклы әгъзалыкны сорый ала. 2020 елда Украина тышкы эшләр министры урынбасары Эмине Джеппар әлеге ил күзәтүче булырга тели, дип белдерә.

2014 елның 24 декабрендә Киевта Украинада Әзербайҗанның Берләшкән диаспорасы офисында төрки Шураның беренче төбәк диаспора вәкиллеге ачыла. Төп координатор итеп Хикмәт Джавадовны сайлыйлар.

Төрки дәүләтләр оешмасы

2021 елның 12 ноябрендә Истанбулда Төрки телле дәүләтләр хезмәттәшлек шурасының VIII саммитында Төркия Президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган төрки Шураның исеме төрки дәүләтләр оешмасы дип үзгәртелүе турында игълан итә. Шул ук саммитта Төрекмәнстан оешмага күзәтүче статусында кабул ителә[10].

2022 елның 27 апрелендә оешманың Конституция судлары советы төзелә[11].

30 илдән һәм регионнан җирле үзидарә органнары тупланган төрки дөнья муниципалитетлары берлегенең барысын да үз эченә алган структурасы мөһим әһәмияткә ия. 2022 елның 10 июнендә төрки дөнья муниципалитетлары берлегенең 6 нчы корылтае уздырыла[12].

Оешма эшчәнлегендә күзәтүчеләр сыйфатында Венгрия (2018 елдан) һәм Төрекмәнстан (2021 елдан) катнаша[13].

Оешманың максатлары һәм бурычлары

Нахчыван килешүенең преамбуласы әгъза дәүләтләрнең Берләшкән Милләтләр Оешмасы уставында беркетелгән максатларга һәм принципларга таяну ихтыярын раслый һәм Төрки Шурасының төп максатын төрки телле дәүләтләр арасында һәрьяклы хезмәттәшлекне алга таба да тирәнәйтү, шулай ук төбәктә һәм бөтен дөньяда тынычлык һәм тотрыклылыкны тәэмин итүгә уртак өлеш кертү буларак билгели. Әгъза дәүләтләр үзләренең демократик кыйммәтләргә, кеше хокукларына, хокук өстенлегенә һәм игелекле идарә принципларына тугры булуларын раслый.

Нахчыван килешүе оешманың түбәндәге төп максатларын һәм бурычларын билгели:

  • катнашучылар арасында үзара ышанычны һәм дуслыкны ныгыту;
  • тышкы сәясәт мәсьәләләре буенча гомуми позицияләр эшләү;
  • халыкара террорчылыкка, экстремизмга, сепаратизмга һәм трансмилли җинаятьләргә каршы көрәш буенча гамәлләрне координацияләү;
  • гомуми кызыксыну тудырган барлык өлкәләрдә нәтиҗәле региональ һәм ике яклы хезмәттәшлеккә ярдәм итү;
  • үзара сәүдә һәм инвестицияләр өчен уңай шартлар тудыру;
  • һәрьяклы һәм баланслы икътисадый, социаль һәм мәдәни үсешкә омтылу;
  • фән, техника, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне киңәйтү;
  • массакүләм мәгълүмат чараларының һәм башка коммуникация чараларының үзара хезмәттәшлеген стимуллаштыру;
  • хокукый мәгълүмат алмашуга ярдәм итү һәм хокукый хезмәттәшлекне ныгыту.

2025 елга төрки дәүләтләр оешмасы энергетика, яшел икътисад, туризм һәм цифрлаштыру кебек юнәлешләрне дә кертеп, 35 тән артык өлкәдә хезмәттәшлекне үстерә[14].

Структура

Оешманың төп сәяси һәм административ органнары
Атама Урнашу урыны Функцияләре һәм статусы
Секретариат Истамбул, Төркия Агымдагы эшчәнлек, саммитлар оештыру һәм карарларны гамәлгә ашыру өчен җавап бирүче даими эшләүче башкарма орган. Генераль секретарь — Кубанычбәк Омуралиев.
Дәүләт башлыклары Шурасы Стратегияне билгеләүче югары җитәкче орган. Ел саен саммитлар үткәрә, төп декларацияләр кабул итә[15].
Тышкы эшләр министрлары Шурасы Тышкы сәясәтне координацияли, дәүләт башлыклары Шурасы өчен карарлар әзерли, секретариат бюджетын раслый.
Өлкән вазыйфаи затлар комитеты Тышкы эшләр министрлары Шурасы һәм дәүләт башлыклары Шурасы утырышлары өчен повесткалар һәм документлар әзерләүче ярдәмче орган.
Аксакаллар Шурасы Төрки дөньяның хөрмәтле эшлеклеләреннән торган киңәшмә органы. Бердәмлекне ныгыту өчен уртак традицияләргә һәм кыйммәтләргә таяна.
Үзара хезмәттәшлек итүче һәм эксперт органнары
Атама Урнашу урыны Функцияләре һәм статусы
Генераль прокурорлар Советы 2021 елда Бакуда оештырыла. Гадел хөкем һәм трансмилли җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә координация[16].
Төрки дәүләтләрнең Парламент Ассамблеясе (TURKPA / ТЮРКПА) Бакы, Әзәрбайҗан Хезмәттәшлекнең парламент үлчәме. 2008 елда төзелә, парламентара диалог һәм законнарны якынайту органы[17].
Конституция судлары Советы 2022 елның 27 апрелендә барлыкка килә. Конституциячел гадел хөкем өлкәсендә юридик хезмәттәшлекне үстерүгә һәм тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итә.
Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТЮРКСОЙ) Әнкара, Төркия Төрки дәүләтләр оешмасының мәдәният белән шөгыльләнүче бүлеге, «Төрки дөнья ЮНЕСКОсы». 1993 елда нигезләнә, мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнә.
Халыкара Төрки академиясе Астана, Казакъстан Төрки дәүләтләр оешмасының Фәнни-тикшеренү белән шөгыльләнүче бүлеге. 2009 елда булдырыла, төрки халыкларның тарихы, теле һәм әдәбияты буенча тикшеренүләрне координацияли.
Төрки инвестиция фонды Инфраструктура, логистика, энергетика һәм технологияләрдәге уртак проектларны финанслау өчен булдырыла.
«Яшел» финанслау буенча Совет 2024 елда төзелгән. «Яшел» инвестицияләр җәлеп итү һәм экологик проектларны финанслау.
Төрки мәдәният һәм мирас фонды Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклауны да кертеп, төрки халыкларның мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга ярдәм итә.

События

Дата Дәүләт Шәһәр Вакыйга
1992 елның 30 октябре Төркия байрагы Әнкара Беренче Саммит
1993 елның 12 июле Казакъстан байрагы Алма-Ата TÜRKSOY булдыру турында Алма-Ата килешүе
1994 елның 18 октябре Төркия байрагы Истамбул Икенче Саммит
1995 елның 28 августы Кыргызстан байрагы Бишкәк Өченче Саммит
1996 елның 21 октябре Үзбәкстан байрагы Ташкент Дүртенче Саммит
1998 елның 9 июне Казакъстан байрагы Астана Бишенче Саммит
2000 елның 8 апреле Азәрбайҗан байрагы Бакы Алтынчы Саммит
2001 елның 26 апреле Төркия байрагы Истамбул Җиденче Саммит
2006 елның 17 ноябре Төркия байрагы Анталья Сигезенче Саммит
2008 елның 21 ноябре Төркия байрагы Истамбул TÜRKPA булдыру турында Истамбул килешүе
2009 елның 3 октябре Азәрбайҗан байрагы Нахчыван Тугызынчы Саммит, Төрки Шурасы булдыру турында Нахчыван килешүе
2010 елның 15 сентябре Төркия байрагы Истамбул Унынчы саммит (Төрки телле дәүләтләрнең оештырылмаган саммитларының соңгысы)
2011 елның 21 октябре Казакъстан байрагы Алма-Ата Төрки Шарасының беренче саммиты, Икътисад һәм сәүдә өлкәләрендә хезмәттәшлек
2012 елның 23 августы Кыргызстан байрагы Бишкәк Төрки Шурасының икенче саммиты, Мәгарифтә, фәндә һәм мәдәнияттә хезмәттәшлек
2013 елның 16 августы Азәрбайҗан байрагы Габала Төрки Шурасының өченче саммиты, йөк ташу өлкәсендә хезмәттәшлек
2014 елның 5 июне Төркия байрагы Бодрум Төрки Шурасының дүртенче саммиты, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек
2014 елның 24 декабре Украина байрагы Киев Украинада Төрки Шурасының беренче төбәк үзәген ачу
2015 елның 11 сентябре Казакъстан байрагы Астана Төрки советның бишенче саммиты, Медиа һәм мәгълүмат өлкәсендә хезмәттәшлек
2018 елның 2 сентябре Казакъстан байрагы Чолпон-Ата Төрки Шурасының алтынчы саммиты
2019 елның 15 октябре Азәрбайҗан байрагы Бакы Төрки Шурасының җиденче Саммиты[18]
2020 елның 10 апреле
онлайн саммит
Коронавирус пандемиясенә каршы көрәшкә багышланган гадәттән тыш саммит[8]
2021 елның 12 ноябре Төркия байрагы Истамбул Төрки Шурасының сигезенче Саммиты[19]
2022 елның 11 ноябре Үзбәкстан байрагы Сәмәрканд Төрки Шурасының тугызынчы Саммиты[19][20]
2023 елның 16 марты Төркия байрагы Әнкара 2023 елның 6 февралендә Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәләрен бетерүгә багышланган Дәүләт башлыкларының гадәттән тыш саммиты[21]
2024 елның 6 июле Азәрбайҗан байрагы Шуша Дәүләт башлыкларының рәсми булмаган саммиты. Карабах декларациясе кабул ителә, хезмәттәшлекнең киләчәк өстенлекләре билгеләнә[22].
2024 елның 6 ноябре Кыргызстан байрагы Бишкәк XI Дәүләт башлыклары Советы саммиты. Бишкек декларациясе кабул ителә. Имзаланган документлар арасында төрки тынычлык Хартиясе, гражданнарны яклау механизмы, төрки үзәк банклар Советы, техспутник төзү турындагы килешүләр һ. б. бар.[23]
2025 елның 21 мае Венгрия байрагы Будапешт Рәсми булмаган саммит. Тарихта беренче күзәтүче дәүләт территориясендә төрки дәүләтләрне оештыру саммиты. Будапешт декларациясе кабул ителә[24].
2025 елның 7 октябре Азәрбайҗан байрагы Габала Дәүләт башлыклары советының XII саммиты. «Төбәк тынычлыгы һәм иминлек» девизы астында төп очрашу. Габала декларациясе кабул ителә. Хезмәттәшлекнең яңа «ТДО+» форматы раслана[25].
2026 елның 15 мае Казакъстан байрагы Төркестан Дәүләт башлыкларының рәсми булмаган саммиты[26].

Төрки дәүләтләр оешмасы генераль секретарьлары

Исем Ил Вазыйфаларын кабул итте Вазыйфасын калдырды
1 Хәлил Акынджы Төркия байрагы 2009 елның 3 октябре 2014 елның 16 сентябре
2 Рамил Гасан Азәрбайҗан байрагы 2014 елның 16 сентябре 2018 елның 3 сентябре
3 Багдад Амреев Казакъстан байрагы 2018 елның 3 сентябре 2022 елның 11 ноябре
4 Кубанычбәк Омуралиев Кыргызстан байрагы 2022 елның 11 ноябре вазыйфасында

Символика

Флаг

Беренче флаг (2012—2024 еллар)

Бердәм символ идеясе оешма формалашуның башлангыч чорында барлыкка килә. 2012 елның 22 августында Бишкәкта Тышкы эшләр Министрлар Советы флагны эшләү турында Карар кабул итә, ә аннары аны дәүләт башлыклары Советы раслый.

Беренче флаг нигез салучы илләрнең дәүләт символлары элементларының синтезы буларак булдырыла, аларның бердәмлеген һәм ирекле берләшүен символлаштыра:

  • Фон: Казакъстан флагында кебек үк зәңгәр төс күкне, дөньяны һәм төрки тамырларны гәүдәләндерә.
  • Кояш: Кыргызстан флагындагы символга охшаган ак кояш яктылыкны, тормышны һәм яңарышны символлаштыра.
  • Ярымай: Төркия флагыннан алынган элемент дәүләтчелекне һәм прогрессны гәүдәләндерә.
  • Йолдыз: Әзәрбайҗан флагындагы сигез очлы йолдыз бәйсезлекне һәм киләчәккә омтылуны символлаштыра.

Әлеге флаг оешманың институциональ төзелешенең беренче этабын гәүдәләндереп, 12 ел гамәлдә була.

Яңа флаг (2024 елның 6 ноябреннән)

Бишкәкта төрки дәүләтләр оешмасы дәүләт башлыкларының XI саммитында тирәнрәк һәм концептуаль символизмга күчү билгесе булган яңартылган флаг кабул ителә[27].

  • Дизайн: зәңгәр төстәге тукыма, ак сигез очлы йолдыз (сәлҗүк йолдызы), кояш нурларыннан һәм ак түгәрәктә сигез очлы йолдызлы зәңгәр ярым айдан торган композицияне үз эченә ала.
  • Пропорцияләр: 2: 3 тәшкил итә.

Эмблема һәм визуаль тәңгәллек

Флагтан тыш, оешма визуаль тәңгәллекнең башка элементларына да ия:

Эмблема: флагның үзәк элементы — нурлы, ярымайлы һәм йолдызлы кояш — еш кына аерым эмблема буларак кулланыла, мәсәлән, оешманың рәсми сайтында.

Алдагы эмблема (2012—2024 еллар): беренче флагка охшаш зәңгәр фон, ак кояш, ярым ай һәм йолдызны берләштергән логотиптан гыйбарәт.

Эшчәнлек

Югары төрки дөнья ордены белән беррәттән[28][29] Галишир Нәваи исемендәге Халыкара премия дә булдырыла, аның беренче лауреаты Чыңгыз Айтматов була[28].

Искәрмәләр

  1. Тюркский совет переименовали в Организацию тюркских государств - ТАСС. TACC. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026.
  2. Формирование восточного направления внешней политики Турции в конце xx века в условиях геополитической трансформации. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026.
  3. Международная организация тюркской культуры ТЮРКСОЙ (20151127T2023). 22 май 2026 тикшерелде.
  4. ТС по-тюрски. stoletie.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026.
  5. Саммит Тюркского совета в Баку пройдет на самом высоком уровне. aa.com.tr. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026. Архивировано 23 сентябрь 2021 года.
  6. 1news. Тюркский совет доказал, что является опорой для сохранения мира в регионе. 1news.az. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026. Архивировано 17 октябрь 2019 года.
  7. В Баку прошёл VII Саммит Совета сотрудничества тюркоязычных государств (рус.). Abc.az. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026. Архивировано 17 октябрь 2019 года.
  8. 1 2 Саммит Тюркского совета проходит в формате видеоконференции (рус.). Информационное Агентство Репорт. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026. Архивировано 26 май 2020 года.
  9. Шавкат Мирзиёев примет участие в видеоконференции Совета сотрудничества тюркоязычных государств, посвященной борьбе против коронавируса (рус.). Podrobno.uz. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026. Архивировано 18 апрель 2020 года.
  10. Туркменистан принят в члены Организации тюркских государств в статусе наблюдателя (рус.). Oxu.Az (12 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026. Архивировано 12 ноябрь 2021 года.
  11. Создан Совет конституционных судов стран-членов Организации тюркских государств [неопр.]. Day.Az (27 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026. Архивировано 3 май 2022 года.
  12. Cumhurbaşkanı Recep Tayyip Erdoğan. 30 ülke ve bölgeden yerel yönetimin temsil edildiği Türk Dünyası Belediyeler Birliği’nin kuşatıcı yapısı önemlidir. T.C. Cumhurbaşkanlığı (10 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026.
  13. Организация тюркских государств (ОТГ): происхождение, мотивы, особенности и влияние. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026.
  14. Основные достижения и планы ОТГ на 2025 год под председательством Кыргызстана. Интервью с Кубанычбеком Омуралиевым (2025-02-02). 22 май 2026 тикшерелде.
  15. Общая сила тюркского мира: Организации тюркских государств 16 лет. 22 май 2026 тикшерелде.
  16. В Ташкенте состоялось заседание генеральных прокуроров государств-членов ОТГ. 22 май 2026 тикшерелде.
  17. «Важно использовать совокупный потенциал для достижения общих целей»: Спикер Сената выступил на заседании ТюркПА (рус.). senate.parlam.kz. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026.
  18. Официальный сайт президента Азербайджанской Республики - НОВОСТИ » Мероприятия (рус.). ru.president.az. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2019. Архивировано 16 октябрь 2019 года.
  19. 1 2 В Стамбуле обсуждают пути углубления сотрудничества тюркоязычных государств. aa.com.tr. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026. Архивировано 9 февраль 2022 года.
  20. Samarqandda 11-noyabr kuni Turkiy davlatlar tashkiloti sammiti bo‘lib o‘tadi.
  21. Ильхам Алиев принял участие в чрезвычайном саммите Организации тюркских государств в Анкаре » Официальный сайт президента Азербайджанской Республики (рус.). president.az. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026.
  22. Кондратьев, Владислав. Состоялся неформальный саммит Организации тюркоязычных государств - «Каспийский вестник» (2024-07-09). 22 май 2026 тикшерелде.
  23. Куда Турция тянет Среднюю Азию? Итоги саммита тюркских государств в Бишкеке. 22 май 2026 тикшерелде.
  24. Тюркский мир и Европа: роль Казахстана в новом диалоге. 22 май 2026 тикшерелде.
  25. В Габале состоялся 12-й Саммит Совета глав государств Организации тюркских государств » Официальный сайт президента Азербайджанской Республики (рус.). president.az. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026.
  26. Тюркский мир собирается в Туркестане: лидеры обсудят ИИ и цифровое будущее. 22 май 2026 тикшерелде.
  27. Новый флаг приняли лидеры Организации тюркских государств. 12 май 2026 тикшерелде.
  28. 1 2 В Самарканде состоялся IX Саммит Организации тюркских государств » Официальный сайт президента Азербайджанской Республики (рус.). president.az. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026.
  29. Что символизирует Высший орден тюркского мира? – фото – видео (рус.). 1news.az. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2026.