Тургут Өзал

Тургут Өзал (төр. Turgut Özal; 1927 елның 13 октябре, Малатья, Төркия1993 елның 17 апреле, Әнкара, Төркия) — Төркия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Төркиянең сигезенче президенты. Хакимияттә 1983 елдан 1991 елга кадәр булганда, икътисади реформалар нәтиҗәсендә, Төркиянең ТМПсы 1908 елдагы Госман империясе дәрәҗәсенә тиң булган югары дәрәҗәгә күтәрә.

Тәрҗемәи хәле

Тургут Өзал 1927 елның 13 октябрендә Төркиянең Малатья шәһәрендә туа. Тургутның әтисе банк хезмәткәре булган, әнисе Хафизә башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшләгән. Бераздан гаилә Силифке шәһәренә күчә. 1931 елда гаилә Согытка күчә, анда Тургут укый башлый. Әтисе эшчәнлеге белән бәйле рәвештә, гаилә еш күчә, нәтиҗәдә Тургут Мардинда тулы урта белем ала. Коньяда һәм Кайсеридә югары мәктәп тәмамлый. 1950 елда Стамбул техник университетын тәмамлый, белеме буенча инженер-электрик.

Гаилә

1952 елга кадәр Өзал никахта тора. Аерылышканнан соң Өзал хезмәттәшенә Сәмрә Өзалга өйләнә. Өч балалары бар: Әхмәт, Зәйнәп, Эфе.

Сәяси эшчәнлек

1950 елдан 1952 елга кадәр АКШта эшли. Армиядә хезмәт иткәннән соң, Якын көнчыгыш техник университетында лекцияләр укыган. Төрле дәүләт учреждениеләрендә һәм шәхси сектор предприятиеләрендә эшли.

Дәүләт хезмәтен энергетика һәм табигый байлыклар министрлыгында башлый. 1958—1959 елларда Төркиянең беренче биш еллык икътисади һәм социаль үсеш планын эшләүдә катнаша. 1960—1961 елларда Оборона министрлыгының фәнни-консультация советында эшли. 1966—1971 елларда дәүләт план комиссиясен җитәкли. 1971 елдан АКШта Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы аппаратында эшли.

1979 елда премьер-министр Сөләйман Дәмирәлның икътисади киңәшчесе һәм дәүләт план оешмасы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә.

1980 елның 14 сентябрендә премьер-министр Бүлент Улусу икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары була. 1982 елның 14 июлендә финанс җәнҗалы белән бәйле рәвештә әлеге вазыйфадан китә. 1983 елның 20 маенда «Ватан партиясе» партиясенә нигез сала. 1983 елгы Парламент сайлауларында аның партиясе мөмкин булган 400 урынның 211 ала. Тургут Өзал Төркиянең кырык бишенче премьер-министры була. 1987 елгы сайлауларда аның партиясе 292 депутат урыны ала һәм Өзал яңадан премьер-министр вазыйфасын башкара.

Уңышсыз үтерү омтылышы

1988 елның 18 июнендә «Ататюрк» спорт салонында «Ватан партиясе» съездында Картал Демираг ике тапкыр атып, Өзалга һөҗүм итә һәм президентның кулын яралый. Атыш нәтиҗәсендә 18 кеше яраланган. Яралылар арасында министр Имрен Айкөт та була. Картал Демираг үлем җәзасына хөкем ителә, соңрак җәза 20 ел төрмә белән алмаштырыла. Президентлыгы вакытында Өзал Картал Демирагны гафу итә.

Президентлык

Файл:Bush ozal bos.jpg
Тургут Өзал АКШ президенты Джордж Буш белән


1989 елның 9 ноябрендә Тургут Өзал рәсми рәвештә Төркиянең сигезенче президенты була. Беренче турда Өзал 247 тавыш, ә аның көндәше Фәтхи Челикбаш 18 тавыш җыя. Икенче турда Тургут 256 тавыш җыя, ә аның көндәше 17.

Аның президентлыгы вакытында төбәктәге иң әһәмиятле вакыйга — Күвәйтны Гыйрак яулап алуы; Өзал Сәддам Хөсәенны Төркия өчен куркыныч дип санаган. ССРБ таркалганнан соң Өзал Үзәк Азия һәм Азәрбайҗан илләре белән элемтәләрне җайга сала башлый.

Гомер азагы

1993 елның 17 апрелендә Азәрбәйҗанга визитыннан соң ук инфаркттан үлә[1].

1996 елның ноябрендә Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары видео бастыра, анда көрдләр сепаратистларының лидеры Өзалны төрек махсус хезмәтләре агулаганын, дип әйтә. Президентның хатыны эшне яңадан карауны таләп итә, әмма аның мөрәҗәгате нәтиҗәсез кала.

2012 елның 2 октябрендә Истанбулда Тургут Өзал җәсәдләрен агу эзләү максаты белән эксгумацияләргә керешәләр[2]. 2 ноябрьдә Тургут Өзалның тукымалары калдыкларында лаборатория тикшеренүләре барышында төрек медиклары сирәк агулы матдә — стрихнин-кератин эзләрен табалар һәм Өзал алар белән агуланган дигән нәтиҗәгә киләләр[3]. Стрихнин турындагы мәгълүмат рәсми рәвештә расланмаган. 2012 елның декабрь уртасында сәясәтче калдыкларында берьюлы 4 төр зарарлы матдә — америций, полоний, кадмий һәм ДДТ табылуы билгеле була[4].

Хәтер

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә