Абдуллаһ Гүл

Абдуллаһ Гүл (төр. Abdullah Gül, рус. Абдуллах Гуль; 29 октябрь 1950, Кайсери) — Төркиянең дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Төркия президенты (2007—2014), Төркия премьер-министры (2002—2003), премьер-министрның беренче урынбасары (2003—2007) һәм чит ил эшләре министры (2003—2007).

Тәрҗемәи хәле

Төркиянең Кайсери шәһәрендә инженер гаиләсендә туа. Гаилә консерватив карашлары белән аерылып тора, Гүл дә традицион рухта тәрбияләнеп үсә.

Урта белемне Кайсери югары мәктәбендә (Kayseri High School) ала, 1974 елда Истанбул университетының икътисад факультетын тәмамлап, бакалавр дәрәҗәсенә ирешә. 1978–1980 елларда Гүл Лондонда һәм Эксетерда (Бөекбритания) диссертация яза, инглиз телен өйрәнә. 1983 елда Истанбул университетында икътисад өлкәсендә фәлсәфә докторы дәрәҗәсен яклый[3].

1983—1991 елларда Ислам үсеш банкында хезмәт куя.

1991 елдан халыкара менеджмент укытучысы, исламистик «Иминлек партиясе»ннән («Refah Partisi») Төркия парламенты әгъзасы.

1991—1995 елларда бюджет һәм планлаштыру буенча парламент комитеты әгъзасы.

1995 елда яңадан депутатлыкка сайлана, 2001 елга кадәр халыкара сәясәт комитеты әгъзасы булып тора.

1996—1997 елларда — дәүләт министры, хөкүмәтнең матбугат сәркатибе. «Иминлек партиясе» 1999 елда тыелганнан соң, Гүл парламентка «Яхшылык партиясе»ннән («Fazilet Partisi») сайланган.

2002—2003 елларда премьер-министр вазифасында эшли: Рәҗәп Таййип Әрдоганны премьер-министр итеп билгеләргә мөмкинлек биргән законга төзәтмәләр кертүгә ярдәм итә. Төзәтмәләр кабул ителгәннән соң, Әрдоган — яңа премьер-министр, ә Гүл — аның урынбасары һәм чит ил эшләре министры вазифасына күчә. Бу чорда Гүл «югалган триллион турындагы эшләр» фигуранты булган, әмма кагылгысызлык аңа гаепләрдән качарга мөмкинлек бирә.

Президентлык

undefined

Май аенда премьер-министр Рәҗәп Әрдоган Абдуллаһ Гүлне 2007 елда президент сайлауларында хакимлек итүче фиркадән төп кандидат дип игълан итә. Бу оппозицион фиркаләрдә протест уята, аларны «исламчы» репутациясенә ия булган Гүл кандидатурасы канәгатьләндерми. Оппозицион фиркаләр, кворум булмаганлыктан сайлаулар гамәлдән чыккан дип танылсын өчен, президент кандидатурасы буенча тавыш бирүне бойкотлаштыру турында карар кабул итәләр. Шәһәрләрдә Гүлнең президентлыкка тәкъдим ителүенә каршы һәм Төркиянең дөньяви корылышын яклауга протест маршлары узган. Генераль штаб башлыгы Яшәр Бөеканат протест белдерүчеләрне хуплый һәм дөньяви төзелеш куркыныч астында булса, армия катнашырга әзер, дип белдерә. Абдуллаһ Гүл басым астында үз кандидатурасын кире ала.

Июль аенда Төркиядә парламент сайлаулары уза, анда Әрдоган җитәкчелегендәге Гаделлек һәм үсеш фиркасе җиңеп чыга. Яңа оешкан парламент президент кандидатурасы буенча тавыш бирү уздыра. 28 августта узган кабат тавыш бирүдә Гүл президент итеп сайлана һәм шул ук көнне үз вазифасына керешә.

2014 елның 28 августында, 2014 елның 10 августындагы сайлауларда җиңгән премьер-министр Рәҗәп Таййип Әрдоганга вәкаләтләрен тапшырып, ил Президенты вазифасыннан китә.

Шәхси тормыш

1980 елда Хәйрүнниса Өзюртка өйләнә[4]. Гүлнең ике улы (Әхмәд Мөнир һәм Мәхмәд Эмре), бер кызы — Күбрә бар.

Истанбулның «Бешикташ» футбол клубы җанатары[5].

Бүләкләр