Җәмал Гүрсал
Җәмал Гүрсал (төр. Cemal Gürsel; 1895 елның 13 октябре, Әрзурум, Госман империясе — 1966 елның 14 сентябре, Әнкара,Төркия) — Төркия хәрби, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Төркия Республикасы президенты.
Тәрҗемәи хәле
Җәмал Гүрсал Әрзурумда госман офицеры Абидин-бәй гаиләсендә туа. Ордуда башлангыч мәктәпне, аннары Әрзинҗанда урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәп елларыннан алып 1934 елга кадәр, Төркиядә фамилияләр кертелгәч, Җәмәл-ага дип аталган.
Хәрби карьера
1915 елда, 20 яшендә Госман империясе армиясенә хезмәт итергә керә. «Артиллерист» белгечлеге буенча Истамбул хәрби Кулель мәктәбендә хәрби белем ала. Ататөрек җитәкчелегендә Төркия армиясенең галлиполия кампаниясендә катнаша, аның өчен хәрби медаль белән бүләкләнә. Аннары Фәлистинда һәм Сүриядә сугыша, 12 артиллерия полкының 5 батареясы белән җитәкчелек итә. 1918 елның сентябрендә британиялеләргә әсирлеккә эләгә, анда өч ел була.
Әсирлектән азат ителгәч, Ататөреккә кушыла һәм грек-төрек сугышында катнаша. Полк, бригада белән җитәкчелек итә, хәрби мәктәп башлыгы, корпус командиры була, аннары армиянең Генераль штабында хезмәт итә. Грециягә каршы сугыштагы уңышлары өчен Бәйсезлек медале белән бүләкләнә.
1929 елда Хәрби академияне тәмамлый, шуннан соң штаб вазыйфаларында хезмәт итә. 1940 елда полковник, 1946 елда — бригадалы генерал исемен ала, шул ук вакытта 65 нче дивизия командиры була. Соңрак 12 нче дивизия һәм 18 нче корпус белән җитәкчелек итә. 1957 елда армия генералы һәм 3 нче армия командующие була.
Файл:Gursel and Norstad.jpg
Җәмал Гүрсал (у) НАТО берләшкән кораллы көчләренең Европадагы баш комиссары Лорис Норстад белән. 1960 ел
1958 елның августында генерал Гүрсал Төркиянең коры җир көчләре белән идарә итүче итеп билгеләнә. Ул илнең сәяси тормышында катнашмаган һәм сәяси партиядә тормаган. 1960 елның май башында, Әнкарада хөкүмәткә каршы студентлар демонстрацияләрен бастыру өчен армияне кулланган премьер-министр Аднан Мендерес боерыклары белән килешмәү сәбәпле, үз вазыйфасыннан отставкага китә. Отставка кабул ителмәгән, әмма Гүрсал ялга җибәрелгән[3].
Президентлык
1960 елның 27 маенда Дәүләт борылышыннан соң, милли бердәмлек комитеты рәисе һәм кораллы көчләр белән идарә итүче буларак, дәүләт башлыгы постын ала. Хакимияткә килгәч, ул Төркиянең эчке һәм тышкы сәясәтендә Кемаль Ататөрк принципларына буйсыначагын һәм НАТО һәм СЕНТО блоклары буенча йөкләмәләргә тугрылыгын раславын белдерә. Шулай ук яңа гомуми сайлаулар үткәрү һәм илнең яңа Конституциясен кабул итү нияте турында игълан итә. 1960 елның 28 маенда илнең яңа Хөкүмәтен җитәкли[3].
Дәүләт башлыгы постында социаль-икътисадый үсешнең бишьеллык планнарын билгели башлый. Көнбатыш Европа, Якын Көнчыгыш илләре һәм Совет Берлеге белән хезмәттәшлекне көчәйткән.
1961 елда Devrim беренче Төркия автомобилен эшләү инициаторы була.
1966 елның мартында сәламәтлеге буенча республика Сенатының гомерлек әгъзасы итеп отставкага китә. 1966 елның сентябрендә инсульттан вафат була.
Гаилә
1927 елдан «Хәмидия» крейсерында баш инженер булып хезмәт иткән хәрби-диңгез офицерының кызы Мәләхәт Гүрсалгә өйләнгән була. Гаиләсендә ике бала була: улы Оздемир һәм кызлыкка алган кызы Түркән[4].
Искәрмәләр
- ↑ Cemal Gürsel // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Cemal Gürsel // Munzinger Personen (нем.)
- ↑ 1 2 {{{заглавие}}} // Новое время — № 24. — 1960. — С. 31.
- ↑ Çankaya’nın First Lady’leri [төр.] (15 April 2007). 14 февраль 2019 тикшерелде.
Әдәбият
- {{{заглавие}}} // Советская историческая энциклопедия. — Советская энциклопедия, 1963. — Т. 4. — С. 923-924.
- {{{заглавие}}}. — Советская энциклопедия, 1961. — С. 559.
- {{{заглавие}}} // Новое время — № 24. — 1960. — С. 31.
Сылтамалар
- Cemal GÜRSEL (ингл.). Republic of Turkey Ministry of Foreign Affairs. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2012. Архивировано 19 октябрь 2012 года.
- Burak Sansal. Cemal Gürsel (ингл.). All About Turkey. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2012. Архивировано 19 октябрь 2012 года.