Бөтендөнья сәүдә оешмасы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бөтендөнья сәүдә оешмасы
Позиционная карта
Әгъзалар саны 164 ил[1]
Оешма җитәкчесе вазифасы Бөтендөнья сәүдә оешмасының баш директоры[d]
SEO_description Всемирная торговая организация — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ
Хезмәткәрләр саны
Сурәт
Штаб-фатирының урнашуы
Рәсми тел инглиз теле, француз теле и испан теле
Эшчәнлек өлкәсе trade regulation[d]
Бәйле оешмалар WTO General Council[d]
Кыскача исем OMC, OMC и WTO
Хезмәт күрсәтү зонасы бөтен дөнья[d]
Дәүләт
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 580 396 и 30 800 ± 99
Нигезләнү датасы 1 гыйнвар 1995 и 1995[2]
Рәсми веб-сайт wto.org
Җитәкче Нгози Оконьо-Ивевала[d][3]
Бюджет 197 200 000 Fr
Логотип
Харита сурәте
SEO_title Всемирная торговая организация — Рувики: Интернет-энциклопедия
Логотип РУВИКИ.Медиа Бөтендөнья сәүдә оешмасы РУВИКИ.Медиада

Бөтендөнья сәүдә оешмасы (БСО/WTO) – элеккеге 1947 елны оештырылган ГАТТ (генеральное соглашение по тарифам и торговле) урынына, халыкара сәүдә-сәяси мөнәсәбәтләрен көйләү өчен 1995 елны барлыкка китерелгән халыкара оешма. Ул Швейцария башкаласы Женева шәһәрендә урнашкан. Аның составында бүген барлыгы 153 ил бар. Оешманың максаты дөнья илләрендәге бар сәүдә әйләнешен җайлау, дөнья икътисадының алга таба үсешен, конкуренцияне чикләүче ил чикләре, таможня барьерларын максималь кадәр алып ташлау. Бүгенге көнгә дөнья сәүдә әйләнешенең 97 %-ын тәшкил иткән 153 ил бу оешмада әгъза булып тора.

Россия БСОга кушылу буенча 18 ел буе сөйләшүләр алып барды. Бу оешма бик күп илләрне берләштерә һәм алар барысы да диярлек базар икътисадлы илләр. БСОның төп өстенлекләренең берсе – аның үз мәхкәмәсе бар. Әгәр нинди дә булса бер ил икенчесен кыерсыта икән, әйтик, бу илдән товар кабул итәргә теләми икән, мондый очракта рәхәтләнеп судка бирергә була. БСОның үзенең шарт-кагыйдәләре бар. Ул илнең читкә сатыла торган товарларының сыйфатына катгый таләпләр куя. Көндәшлеккә сәләтсе икътисад тармакларга БСО биргән берничә ел вакыт эчендә җитештерүләрен гомуми стандартларга яраклы итеп җайларга, яки инде, җайлый алмаган очракта, бөтенләй бүтән юнәлеш буенча китәргә кирәк булачак.