Резеда Галимова


Резеда Галимова (Резеда Локман кызы Галимова, рус. Резеда Лукмановна Галимова) — Россиянең опера җырчысы (лирик сопрано), Россия Федерациясенең (2018) һәм Татарстан Республикасының (2001) атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты (2011).

Тормыш юлы

undefined
undefined

1966 елның 26 октябрендә Чистайда туган. Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка укуханәсенең фортепиано (1986) һәм вокал (1992) бүлекләрен, «вокал сәнгате — академик җырлау» белгечлеге буенча Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен (1998) тәмамлы. Ун елдан артык Түбән Каманың 3 нче санлы балалар музыка мәктәбендә фортепиано классында укыта. 1997 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты.

Артистның концерт репертуарында Кар кызы (Снегурочка) ариясе («Снегурочка» операсы, Н. Римский-Корсаков), Людмила каватинасы («Руслан һәм Людмила» операсы, М. Глинка), Алтынчәч ариясе («Алтынчәч» операсы, Н. Җиһанов), И. Штраусның «Сказки Венского леса», Елена болеросы («Сицилийская вечерня» операсы, Дж. Верди), «Над Демой (Р. Яхин), «Соловей» (А. Алябьев), татар халык җыры «Эрбет»[1].

ТР Дәүләт симфоник оркестры, ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры, «Яңа музыка» камера оркестры, ТР Дәүләт кыллы квартеты белән берлектә чыгыш ясый. ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры составында Германиядә, Болгариядә, Португалиядә, Көньяк Корея, Россия (Санкт-Петербург, Мәскәү, Ульяновск, Стәрлетамак, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорск, Чистай) гастрольләрдә була[1].

«La Primavera» Казан камера оркестры, Казан югары танк команда оркестры, Россия дәүләт музыкаль телерадиоүзәгенең «Хор җырлау осталары» академия зур хоры концерт программаларында катнаша[2].

Иҗаты

Резеда Галимова катнашындагы соло концертлар һәм программалар:

  • «Классика на бис»;
  • «У врат обители святой. Творчество С. Рахманинова»;
  • «Пушкин и музыка»;
  • «Снежная фантазия»;
  • «Музыка русских композиторов для детей»;
  • «Мировая классическая музыка для детей»;
  • «Золотой век России. Русский классический романс XIX века»;
  • «Вам песня посвящается…». Совет классик композиторлары иҗаты;
  • «Оныта алмыйм…». Композитор Рөстәм Яхин иҗаты;
  • «Вальс турында вальс…». Композитор Сара Садыйкова иҗаты;
  • «Күңелем Сәйдәш белән». Композитор Салих Сәйдәшев иҗаты.
  • «Молодым о подвигах отцов» концерт программасы.

Резеда Галимова башкаруындагы әсәрләр «Татарстан оркестрлары» сериясендәге компакт-дискларга кертелгән. Җырчы Татарстан Республикасы радиосында татар һәм рус композиторлары әсәрләре циклын яздыра, шулай ук төрле телевизион тапшыруларда («Җырлыйк әле», «Алтынчәч» һ.б.) еш катнаша.

Татарстан Республикасы делегациясе составында татар милли бәйрәме «Сабантуй»да (Төркия, АКШ, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казакъстан, Украина, Белоруссия, Литва һәм Россиянең Мәскәү, Архангельск, Екатеринбург, Әстерхан, Томск, Омск, Чиләбе һәм Владивосток шәһәрләрендә) катнаша. Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрендә (Төркия, КХР, Казахстан, Свердловск һәм Киров өлкәләре, Иваново, Санкт-Петербург, Новосибирск, Йошкар-Ола, Владивосток) чыгыш ясый; хөкүмәт делегацияләре составында берничә тапкыр Татарстан Республикасын Һиндстанда, Германиядә, Финляндиядә, Швециядә, КХР, Латвиядә, Эстониядә, Украинада тәкъдим итә[1].

2004 елда АКШта Литл-Рок һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә «Grand Prize» халыкара вокалистлар конкурсы лауреатларының гастрольләре турында, «Карнеги-холл» концертлар залы сәхнәсендә, ә 2005 елда, Россия мәдәнияте көннәрендә Халыкара классик сәнгатьне үстерү хәйрия фонды һәм Россия мәдәният институты чакыруы буенча, Баден шәһәрендә (Австрия) чыгыш ясый.

2013 елның апрелендә Европа Сараенда (Страсбург ш., Франция), «Универсиада — 2013»не тәкъдим итеп, сольный концертын куя.

2016 елның 10 декабрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Анатолий Шутиков оркестры озатуында Галимованың юбилей соло концерты уза. Татарстан Республикасының халык артисты бөек классиклар һәм яңа заман композиторлары — Чайковский, Рахманинов, Глинка, Алябьев, Дунаевский, Яхин һәм Яруллин әсәрләрен башкара[3][4].

2018 елның августында Эль-Джем шәһәрендәге (Тунис) тарихи амфитеатр сәхнәсендә, XXXIII Халыкара симфоник музыка фестивалендә, сольный концерт белән чыгыш ясый.

Резеда Галимова шулай ук күп кенә бәйге-фестивальләрнең жюри рәисе һәм әгъзасы булып тора:

  • Салих Сәйдәшев исемендәге ачык республика вокалистлар конкурсы жюри әгъзасы (Түбән Кама);
  • Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион конкурсының жюри әгъзасы (Казан);
  • «Наше время — Безнен заман» Татарстан Республикасы эшләүче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестивале жюри рәисе[5];
  • Татарстан Республикасы ВЭП Электропрофсоюзының үзешчән сәнгать фестивале жюри рәисе[6];
  • Россия Федерациясе театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Галимова Резеда Лукмановна (рус.). tatfil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  2. Оркестр «La Primavera» представит «Фантазии для балета с опереттой». Татар Информ (24 гыйнвар 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  3. Голос, который стоит услышать (рус.). БИЗНЕС Online (12 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  4. Резеда Галимова отмечает юбилей в Татгосфилармонии. Татар Информ (10 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  5. О проекте Наше время - Безнең заман. www.bzzm.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  6. От сердца к сердцу через два десятилетия. www.elprof.ru (15 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  7. 1 2 Айсылу Хафизова. Владимир Леонов: «Резеда Галимова – символ Татарстана наряду со спортивными клубами!» Татар Информ (11 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  8. Свыше 170 деятелей культуры и искусства Татарстана были награждены сегодня медалями «В память 1000-летия Казани» (рус.). Татар Информ (14 ноябрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  9. Президент Российской Федерации наградил Резеду Галимову | Всемирный конгресс татар (рус.). tatar-congress.org (2 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  10. Резеда Галимова удостоилась звания «Заслуженная артистка России». Татар Информ www. (31 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  11. Алсу Исмәгыйлева. Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе ияләре билгеле. Татар Информ (16 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  12. Альфред Мухаметрахимов. Салават Фатхетдинов: «Кандидатов много, но Филюс — несравненный!» Бизнес Онлайн (16 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  13. ​В Татгосфилармонии проходит церемония вручения премий им. Ильгама Шакирова (рус.). БИЗНЕС Online (15 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  14. В В ИА «Татар-информ» прошла пресс-конференция, посвященная республиканской премии Ильгама Шакирова (рус.). Министерство культуры Республики Татарстан (9 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.

Тема буенча өстәмә