Фатыйма Камалова
Фатыйма Камалова (Фатыйма Хәлиуллина; рус. Камалова, Фатима Хайрулловна) — театр артисты. ТАССРның халык (1954), РСФСРның атказанган (1957) артисты.
Тәрҗемәи хәле
1903 елның 12 декабрендә Оренбург шәһәрендә йөкче Хәйрулла агай белән Газзә ханым гаиләсендә дөньяга килә. Сәхнә эшчәнлеген 1919 елда Оренбург шәһәрендәге «Шәрекъ театры»нда башлап җибәрә. Ташкент үзбәк тетрында (1921-1922), Әстерхан татар (1923-1925), Ташкент үзбәк музыка-драма (1925-1927), Оренбург татар драма (1933-1936) һәм Татар академия (1922-1923, 1927-1928, 1939-1963) театрларында уйный.
Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Бөек Ватан сугышы елларында шефлык комиссиясе рәисе булып эшли, рәттән дүрт тапкыр Казан шәһәр советы депутаты итеп сайлана.
1974 елның 9 гыйнварында вафат була, Казан шәһәрендә, Яңа татар зиратында җирләнгән.
Гаилә хәле
Тормыш иптәше — Габдулла Камалетдинов, актер, режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе.
Кызы — РСФСРның атказанган артисты Гәүһәр Камалова.
Иҗаты
Ф. Камалова – киң диапазонлы, күпкырлы актрисаларның берсе. Ул милли характердагы мәгънәле, тирән эчтәлекле рольләр башкара, комик образлар тудыра. Аңа тормышчанлык, ышандыру көче хас; образ иҗат иткәндә үзенчәлекле һәм мәгънәле детальләр сайлый белә, персонажның рухи дөньясына тирәнтен үтеп кереп, аның хис-кичерешләрен ачык яктырта. Образга керүнең «виртуоз техникасы, сөйләү осталыгы, алымнар байлыгы һәм төрлелеге актрисаның һәр чыгышын уңышлы театраль күренешкә әверелдерә» [1].
Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, уңай образларны гәүдәләндерә. Беренче роле – Галиябану образы («Галиябану», М. Фәйзи; 1919, 1922). Фатыйма бу рольне уңышлы башкара һәм киң җәмәгатьчелекнең ихтирамын яулый. Аның уенын югары бәялиләр. Яшь актрисаның театр сәхнәсендә Галиябану образын тормышчан һәм табигый итеп гәүдәләндерү осталыгын Ш. Камал, М. Җәлил кебек мәшһүр әдипләр, шулай ук Губерна халык мәгарифе бүлеге мөдире Ф. Хәсәнов та билгеләп үтә[2].
Ш. Камалның «Козгыннар оясында» әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльдә (1922) актриса Фәхрия ролен башкара. Фәхрия – иреккә омтылучы, саф күңелле кызны гәүдәләндерә. «...Образны тамашачыга җиткерү өчен мин бик тырышып эшләдем һәм теләгемә ирештем: Фәхрияне тамашачылар җылы кабул иттеләр», – дип искә ала актриса. Әсәрнең авторы актрисага, хөрмәтен һәм рәхмәтен белдереп, драмасының кулъязмасын бүләк итә[3][4].
Г. Насрыйның «Кадерле минутлар» әсәре буенча куелган спектакльдә Ф. Камалова Мәрфуга образын башкара. Бу аның шулай ук уңай образларының берсе.
| Миңа үз гомеремдә бик күп ана образлары өстендә эшләргә туры килде. Ә менә Мәрфуга – бөтенләй башка, йөрәккә якын, киң күңелле, һәрберебезнең олы ихтирамына лаек ана. Бу образны мин яшьләрнең уңышларын уртаклашучы, киләчәкләре турында кайгыртучы олы йөрәкле ана, яшь буынны Ватаныбызга тугрылыклы, чын патриот итеп тәрбия итә белүче безнең заман анасы итеп күрсәтергә тырыштым, — |
дип яза актриса[5].
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Татар академия театры) сәхнәсендә Ф. Камалова күп кенә оригиналь һәм тәрҗемә әсәрләр буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Сәнгатьчә эшләнеше, идея-эстетик үзенчәлекләре ягыннан камиллеге белән аерылып торган Луиза (Ф. Шиллер, «Мәкер вә мәхәббәт»), Амалия (Ф. Шиллер, «Юлбасарлар»), Сәрвәр (К. Тинчурин, «Сүнгән йолдызлар»), Гөлйөзем (Т. Гыйззәт, «Наёмщик») образлары шулай ук актрисаның уңай образларыннан[4].
Ф. Камалова тудырган хатын-кыз образлары галереясында тискәре типлар да зур урын алып тора. Алар арасында мал колы булган абыстайлар һәм карчыклар, азгын күңелле сәүдәгәр хатыннар, караңгылык, томаналык корбаннары булган хатын-кыз образлары бар. Тискәре образларны гәүдәләндергәндә, Ф. Камалова үткен сәхнә алымнарыннан иркен файдалана, теге яки бу образның эчке дөньясын камил ачу максатында төгәл штрихлар, дөрес интонация сайлый белә. Актрисаның мещанлык сыйфатларын яхшы ук үзләштергән тар карашлы, сай фикерле Кадрия (Ф. Хөсни, «Еллар һәм юллар»), Әйшә (Н. Исәнбәт, «Зифа»), эчкерле һәм мәкерле Мәймүнә (М. Әмир, «Миңлекамал»), Васса (М. Горький, «Васса Железнова», 1937, 1939), Кабаниха (А.Н. Островский, «Яшенле яңгыр») образлары шулай ук тормышчан оста эшләнешләре белән аерылып торалар[4].
Рольләре
Җиһан — «Аршин мал алан» (Г. Хаҗибәков), Гөлбикә — «Наемщик» (Т. Гыйззәт), Мәрфуга — «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин), Гөлҗиһан — «Банкрот» (Г. Камал), Вазыйфабикә — «Мулланур Вахитов» (Н. Исәнбәт), Биби — «Бәхетсез егет» ( Г. Камал), Гайшә — «Зифа» (Н. Исәнбәт), Кабаниха — «Яшенле яңгыр», Пелагея Егоровна — «Ярлылык гаеп түгел» (А.Н. Островский), Гөлбану — «Хуҗа Насретдин» (Н. Исәнбәт); Мәймүнә — «Миңлекамал», Сәлимә — «Тормыш җыры» (М. Әмир); Анна Андреевна — Ревизор» (Н. Гоголь), Кормилица — «Ромео и Джульетта» (Шекспир), Ниса — «Югалган матурлык» (Һ. Такташ), Нәгыймә — «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш. Камал), фрау Миллер — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф. Шиллер), Елизавета — «Сүнмәс ялкын» (Б. Полевой), Харитонова — «Диңгездәгеләр өчен» (Б. Лавренёв) һ.б.[6][7].
Искәрмәләр
- ↑ Татар энциклопедиясе, 2012, б. 241
- ↑ Рахманкулов З., Галимова Ш. Сәхнәдә кырык ел // Совет әдәбияты. 1964. № 2 Б. 149–150.
- ↑ Камалова Ф. Истә калганнардан // Азат хатын. 1965. № 5. Б. 2.
- ↑ 1 2 3 Каюмова Г.И. Олы сәхнә йолдызы (Фатыйма Камалованың тууына 120 ел тулу уңаеннан) // Фәнни Татарстан, 2023. № 2. Б. 148-155.
- ↑ Рахманкулов Ш. Фатыйма Камалова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1965.
- ↑ Татарский энциклопедический словарь. - Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
- ↑ Фатима Камалова. www.kino-teatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2024.
Әдәбият
- Арсланов М.Г. Татар театры: энциклопедик сүзлек-белешмә. Казан:«Заман», 2014. 584 б.
- Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры. Йөз ел. 2 томда. Спектакльләр / авт.-төз.: Л. Шакирҗан, Г. Гыйматова. Казан: Заман–Татар. кит. нәшр., 2009. 1 т. 568 б. = Татарский государственный академический театр имени Галиасгара Камала. Сто лет. В 2-х томах. Спектакли / авт.-сост.: Л. Шакирзян, Г. Гиматова. Казань: Заман–Татар. кн. изд-во, 2009 Т. 1. 568 с.
- Гобәйдуллин Х. Дуслык хисләре белән рухланып (театр тарихыннан) // Социалистик Татарстан. 1963. 16 октябрь.
Илялова И. Г. Камал театры артистлары: Биогр. белешмәлек = Артисты театра им. Г. Камала: Биогр. справочник. Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. 334 б.
- Исәнбәт Н. Бәхетсез егет // Совет Татарстаны. 1955. 29 гыйнвар.
- Камалова Ф. Истә калганнардан // Азат хатын. 1965 № 5. Б. 2.
- Каюмова Г.И. Олы сәхнә йолдызы (Фатыйма Камалованың тууына 120 ел тулу уңаеннан) // Фәнни Татарстан, 2023. № 2. Б. 148-155.
- Кәрам Г. Артист Кариев иҗаты турында. «Ревизор» // Габдулла Кариев турында истәлекләр / төз. Хәсән Гобәйдуллин. Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. Б. 99–106.
- Кумысников Х. Актриса из народа // Советская Татария. 1963 24 декабря.
- Кумысников Х. Фатыйма Камалова // Совет Татарстаны. 1958. 16 март.
- Рахманкулов З., Галимова Ш. Сәхнәдә кырык ел // Совет әдәбияты. 1964. № 2. Б. 149–150.
- Рахманкулов Ш. Олы иҗат юлы // Социалистик Татарстан. 1963. 24 декабрь.
- Рахманкулов Ш. Фатыйма Камалова. Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. 38 б.
- Татар совет театры (очерклар) / редкол.: Б. Гыйззәт, И. Илялова, Һ. Мәхмүтов, А. Әхмәдуллин. Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. 495 б. (ил. белән 528 б.).
- Татар энциклопедиясе: 6 томда / баш мөх. Ә.М. Мазһаров, җаваплы мөх. Г.С. Сабирҗанов. Казан: «ТР ФАнең Татар энциклопедиясе ин-ты» дәүләт учреж-се, 2012. 3 т.: К–Л. 716 б.
- Хәйруллина А. Фатыйма Камалова // Азат хатын. 1963. № 12. Б. 18–19.
- Хәсәнов М. Сәхнә остасы // Совет әдәбияты. 1954. № 1 Б. 118–120.