Гәүһәр Камалова
Камалова Гәүһәр Габдулла кызы (29.9.1922, Ташкент — 6.4.1990, Казан) - татар драма артисты. 1976 елда ТАССРның халык (1976), РСФСРның атказанган артисты (1983).
Тәрҗемәи хәле
1922 елның 29 сентябрендә Төркестан АССР Сырдәрья өлкәсе Ташкент шәһәрендә (хәзерге Үзбәкстан башкаласында) татар театр артистлары туа. Әтисе - актер һәм режиссер Габдулла Камал (1893-1933), әнисе Фатыйма Камалова (1903-74) — РСФСРның атказанган артисткасы.
1949 елда Мәскәүдә Дәүләт театр сәнгате институты каршындагы Татар театр студиясен тәмамлый. 1949–50 елларда Казан яшь тамашачы театрының татар төркеме артисты булып эшләсә, 1950 елдан Татар академия театрында уйный.
1990 елның 6 апрелендә Татарстанның Казан шәһәрендә вафат була.
Уйнаган рольләре
Беренче рольләре - Васса Железнова, (М.Горькийның пьесасы); Кунакай — «Козы көрпеш һәм Баянсылу» (Г.Мөсрәпов).
- Соколова, Софья, Полина («Соңгылар», «Дошманнар», М.Горький),
- Галиябану (М.Фәйзинең шул исем. пьесасы),
- Гайнавал, Ханзафа («Ташкыннар», Т.Гыйззәт),
- Мәргидә («Хөррият», М.Әмир),
- Камилә («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит),
- Зөләйха («Әни килде», Ш.Хөсәенов), * Гашия («Ир-егетләр», Т.Миңнуллин), * Тулганай («Анам кыры» телевизион спектакле, Ч.Айтматов повесте буенча)
- Хәят («Мәхәббәтең чын булса», Х.Вахит),
- Диаконисса («Сукыр», Э.Альт).
- Шәмсия, Бибигайшә («Күк капусы ачылса», «Ике килен-килендәш», Х.Вахит),
- Фәүзия («Әнә килә автомобиль», Ф.Яруллин),
- Гөлбану («Назлы кияү», К.Тинчурин),
- Әйшә, Гөлбану («Зифа», «Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт),
- Камилә («Кыз урлау», М.Кәрим).
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.