Габделфәрт Шәрәфиев
Габделфәрт Әхәт улы Шәрәфиев (1951 елның 6 гыйнвары, Янил, Кукмара районы — 2014 елның 27 декабре, Казан) — татар актеры, Камал театры артисты, Татарстанның атказанган (1989), Татарстанның халык артисты (2011), .
Габделфәрт Шәрәфиев 1951 елның 6 гыйнварында Кукмара районы Янил авылында туа. 1973 елда Ленинградта ЛГИТМИК театр институтының татар студиясен тәмамлый. Шул ук елны Татар академия театрында эшли башлый.
Әлдермештән Әлмәндәр, Идегәй, Мылтык, Үлеп яратты, Минем исемем Кызыл кебек спектакльләрдә рольләр башкара.
1989 елда Татарстанның атказанган артисты, 2011 елда Татарстанның халык артисты исемнәренә лаек була.
Артист 2014 елның 27 декабрендә Казанда вафат була.
Сылтамалар
- Камал театры сайты 2014 елның 8 апрель көнендә архивланган.
- Камал театры артисты Габделфәрт Шәрәфиев вафат