Рөстәм Закиров
Рөстәм Раиф улы Закиров (рус. Рустем Раифович Закиров; 11 май 1967, Урта Пошалым, Татарстан АССР) — татар эстрада җырчысы, җырлар авторы. Татарстанның халык артисты (6 май 2014)[1].
Тормыш юлы
1967 елның 11 маенда Татарстан Республикасының Арча районы, Урта Пошалым авылында туган.
Мәктәптән соң училищены тәмамлап, тракторчы-механизатор була, колхозда эшли. Германиядә армия хезмәтендә була[2].
Казан педагогика институтының музыка факультетын тәмамлый (вокал буенча укытучысы — Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев).
1988 елдан Арча районының Үрнәк авылы Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый.
1993–1997 елларда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Дәүләт халык иҗаты үзәгенең халык уен кораллары оркестры солист-вокалисты булып эшли.
1997 елдан «Казан» шәһәр мәдәни үзәгендә «Сорнай» фольклор ансамбленең солисты була.
1997 елның сентябреннән – «Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы «Идел» концерт-филармония берләшмәсендә җырлый.
2000 елдан Арча мәдәният идарәсе каршында килешү нигезендә эстрада җырчысы булып эшли.
Иҗаты
Зур сәхнәгә беренче тапкыр 1988 елда «Татар җыры» бәйгесендә чыга, дипломант исеменә лаек була.
1993 елда «Иске Карурман» һәм«Агыла да болыт агыла» җырларын башкарып, «Татар җыры» конкурсында Гран-при яулый. Шул ук елда Илсур Хөснетдинов сүзләренә Ганс Сәйфуллин язган «Ташлама син мине, ташлама» җыры белән популярлык казана. Салих Сәйдәшевнең «Динар тавы», Фасил Әхмәтовның Равил Фәйзуллин сүзләренә язган «Китәсез дәмени, аккошлар?» җырларын яратып башкара. Шулай ук Сөләйман Йосыпов башкаруындагы «Җиз кыңгырау моңнары», Хәсән Туфан сүзләренә Әнвәр Бакиров көй язган «Әйткән идең» җырларын да кабат халыкка кайтара[3].
2004 елда туган авылында «Пошалым чаналары» җыр фестивале уздыра. Әлеге чара Арчада гына калмыйча, Казанда уздырыла башлый. Чараның максаты — авыл балаларына талантларын ачарга булышу, үз-үзләренә ышаныч арттыру. Бәйгенең җюри составында татар музыка дөньясында танылган шәхесләр: Миңгол Галиев, профессор, баянчы Рәгъде Халитов, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимова, Фирзәр Мортазин, композитор Илфат Дәүләтшин, ИлСаф, Резидә Шәрәфиева, Резеда Галимова, Зөһрә Сәхабиева, Газинур Фарукшин һәм башкалар була[4]. 2024 елда фестиваль үзенең 20 еллыгын билгели[5].
2023 елның 30 ноябрендә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «30 ел сәхнәдә» дип исемләнгән юбилей концертын куя. Ел саен төрле концертларда, бәйрәм һәм хәйрия чараларында актив чыгыш ясый[6].
Дискография
Җырлары «Татарча солянка» (2016), «Татар Жыры XVIII» (2018), «Татар халык җырлары» альбомнарына кертелгән.
Гаиләсе
Тормыш иптәше — Люция Мусина, үзеннән 9 яшькә яшьрәк. Алты ел очрашканнан соң, 2000 елда өйләнешәләр. Балалары: улы Айрат, саксофончы; кызы Миләүшә шулай ук җырчы, И. В. Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә белем алган[7].
Бүләкләре
- 2014 — Татарстан Республикасы халык артисты[1];
- Халыкара «Татар Җыры» фестивалендә дүрт тапкыр «Алтын барс» иясе[8].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 О присвоении почётного звания «Народный артист Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (6 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2025.
- ↑ Лилия Гәрәева. Җырчы Рөстәм Закиров турында кызыклы 10 факт (11 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2025.
- ↑ Закиров Рустам Раифович (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2025.
- ↑ Рөстәм Закиров: «Бу тормышта әллә кем булмасам да, үз исемемне исбатлау өчен көрәшәчәкмен!» Шәһри Казан (19 июль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2025.
- ↑ Гульсина Закиева. На одной сцене с известными артистами (рус.). Арский муниципальный район (1 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2025.
- ↑ Халык артисты Рөстәм Закиров 30 ел сәхнәдә: Бәрәңге саткан акчага куелган юбилей концерты. Интертат (5 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2025.
- ↑ Эльвира Шакирова. Люция Мусина: «Рөстәм күз алдымда йөргән кызы белән очрашты». Шәһри Казан (30 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2025.
- ↑ Альфред Мухаметрахимов. Салават Фатхетдинов: «Есть певцы, а есть те, кто поют...» (рус.). БИЗНЕС Online (18 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 декабрь 2025.