Рәфыйк Таҗетдинов

Рәфыйк Таҗетдинов, Рәфыйк Зәкәрия улы Таҗетдинов (1961 елның 19 гыйнвары, ТАССР, Чүпрәле районы, Иске Кәкерле2017 елның 21 мае, Казан) — виртуоз музыкант (балалайкачы), композитор, җырчы, педагог, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, ТР халык артисты.

Тәрҗемәи хәле

Файл:Р.З.Таҗетдинов 1.jpg
Рәфыйк Таҗетдинов

1961 елның 19 гыйнварында ТАССР Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туган. Чүпрәле балалар музыка мәктәбенең баян сыйныфын, Казан музыка укуханәсенең халык уен кораллары бүлегендә балалайка сыйныфын (Роза Халитова-Әмирханова сыйныфы), Казан дәүләт мәдәният институтын (1988, проф. Валентин Волобуев сыйныфы) тәмамлаган. 1987 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында эшли, музыка сәнгате факультетының музыка - уен коралында башкару кафедрасы профессоры[1].

Иҗаты

Барлык уен коралларында (баян, курай, балалайка, фортепиано һ.б.), нотага карамыйча уйный алучы виртуоз музыкант. 1984-1988 елларда, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыганда, Мәскәү, Ленинград һ.б. шәһәрләрдә концертларда катнаша, Бөтенсоюз телевидениесендә төшә.

1988 елда беренче аудиальбомын чыгарган.

Туниста халыкара фольклор фестивалендә (1996, 1997, 1999), Австрия шәһәрләрендә (1994), Каһирә, Исмәгыйлия шәһәрләрендә (Мисыр) гастрольләрдә (1996, 1998) була.

2001 елда компакт-диск һәм ике аудиоальбом чыгарган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Өйләнгән, балалары Диана, Аделя, Аида.

2017 елның 21 маенда Казанда вафат. Казанның Константиновка бистәсе зиратында җирләнгән.

Искәрмәләр

  1. КДМИ сайты, archived from the original on 2017-05-22, retrieved 2017-05-23 
  2. ТР башкаласы сайты [рус.]