Гөлзадә Сафиуллина
Гөлзадә Гомәр кызы Сафиуллина (рус. Гульзада Гумеровна Сафиуллина; 8 сентябрь 1946, Шекә, Тукай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе. Татарстанның халык артисты (2001), ТАССРның атказанган артисты (1991), Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Муса Җәлил премиясе лауреаты (1988).
Тәрҗемәи хәле
Гөлзадә Сафиуллина 1946 нчы елның 8 сентябрендә Арча районының Шекә авылында туа. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, 14 яшеннән фермага сыер савучы булып эшкә урнаша һәм бер үк вакытта Яңа Кенәр кичке яшьләр урта мәктәбен тәмамлый, 1965—1970 нче елларда Казан дәүләт ветеринария институтында укый. Казанда укыган вакытта ук үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри. Институтны тәмамлагач, Үзбәкстанга эшкә җибәрелә һәм анда кошчылык фабрикасында ветеринария табибы булып эшли. Биредә Ахунбабаев исемендәге мәдәният сараенда үзешчән драма түгәрәген җитәкли. Шул ук вакытта Ташкент театр институтының режиссерлык бүлегендә укый.
1973—1980 нче елларда Самар, Оренбург, Сембер филармонияләрендә нәфис сүз остасы һәм җырчы буларак чыгыш ясый.
1980 нче елда Казанга кайта һәм И. Шакиров белән Ә. Афзалова төркемендә эшли.
1985—1990 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, үз төркемен оештыра. 1988 нче елда Муса Җәлил исемендәге бүләккә лаек була.
1990 нчы елда «Мирас» кече ширкәтен оештыра — шунда җырчы да, җитәкче дә. Гөлзадә оештырган ширкәт күп кенә хәйрия эшләре дә башкара. Дистәләгән концерт программалары арасында аның: «Кеше тавышы», «Йөрәкләрне җыр кавыштыра», «Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә», «Безгә дөнья дәшә» (балалар өчен программа), «Мәрхабә» — мөнәҗәтләр һәм татар халык җырлары кичәсе, «Җиңүнең 50 еллыгына багышланган хәйрия концерты», «Мин дә сибелгән татарның бер газиз баласы ла…», «Минем җырым», «Үлемсез Ил җыры» һ.б. бар.
Гөлзадә Сафиуллина гастрольләр белән Нью-Йоркта, Вашингтонда һәм Байкоңгырда чыгыш ясады. Италия, Греция, Франция, Мальта, Кипр, Мисыр, Исраил, Төркия буйлап Бөтендөнья мәдәният миссиясе составында татар җыр сәнгатен пропагандалады, Һиндстан тамашачысына татар мөнәҗәтләренең сихри көчен күрсәтте.
Җәмәгать эшчәнлеге
Ул еш кына картлар һәм балалар йортларында чыгыш ясый. Бөтендөнья татар балалары — «Сөембикә варислары» җыр конкурсы башында да Гөлзадә тора, ул конкурсның оештыручысы да, режиссеры да, жюри рәисе дә.
Җырчы Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлектә, татарлар яши торган Литва, Себер, Кавказ, Урал, Ташкент, Бохара, Урта Азия республикаларында чыгышлар ясый. 2012 елда Ерак Көнчыгышта Находка, Уссурийск, Владивосток шәһәрләрендә татарларны туплап, фольклор ансамбле төзеп, Рәсәй күләмендәге Сабан туена җыеп алып чыга.
Ул үзенең иҗат студиясен төзеп, милләтебезнең бай мәдәни мирасын пропагандалу эшен җәелдереп җибәрә. Рухи мирасыбызга багышланган бихисап тематик аудио-альбомнар чыгара.
Республика радио фондында аның башкаруында 150дән артык җыр, Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе фондында 8 концерты саклана, аның тарафыннан 2 грампластинка дөнья күрде — «Мөнәҗәтләр, бәетләр» (1993) һәм «Сине эзлим» — татар халык һәм композиторлар җырлары. Бу пластинкалар бөтен татар дөньясына таратылды.
Гөлзадә Сафиуллина — Татарстанның халык артисты, Республиканың М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыяте президиумы әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар фестивален оештыручы, «Гөлзадә» студиясе хуҗабикәсе.
Дәүләт бүләкләре
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2016) — музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге өчен[1];
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)[2];
- «Татарстан Республикасының халык артисты» мактаулы исеме (2001)[2];
- «Татарстан ССР атказанган артисты» мактаулы исеме (1991);
- Муса Җәлил исемендәге премия (1988) — милли музыка сәнгатен пропагандалаган өчен[3];
- «Кырым Автономияле Җөмһүриятенең атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме (Украина, 2001) — Кырым Автономияле РҖөмһүриятендә милли татар мәдәниятен үстерүгә һәм пропагандалауга керткән зур өлеше, Кырымда «Сөембикә варислары» III халыкара балалар иҗаты фестивален әзерләүдә һәм уздыруда актив эшчәнлеге өчен[4].
Шәхси тормышы
Хаҗинур Абүбәкеров белән беренче никахыннан кызы Резеда (1968 елгы) бар, ул — филология фәннәре кандидаты[5][6]. Алты ел артист Риф Сафиуллин (1937–1979) белән никахта була[7]. Өченче никахта композитор Риф Гатауллин белән алты ел яшәгәннән соң аерылышалар[8]. 1990 еллар башында исламга килә, өч тапкыр Хаҗда була. Фәлсәфи практикалар, тавыш һәм сулыш күнегүләре белән мавыга, музыканың дәвалау көченә инана[9][10].
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президента Республики Татарстан № УП-1066 от 5 декабря 2016 года «О награждении медалью Республики Татарстан „За доблестный труд“». Президент Республики Татарстан (5 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2023.
- ↑ 1 2 Мазгаров, 2014
- ↑ Фаттахова, Харасова, 2020
- ↑ Решение Президиума Верховной Рады Автономной Республики Крым от 12.07.2001 г. № 1913-2/01 «О присвоении почетных званий Автономной Республики Крым Сафиуллиной Г. Г., Хайбуллину Р. Г.» Верховная Рада Украины (12 июль 2001). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2023. Архивировано 6 август 2023 года.
- ↑ Эльмира Закирова. «Башкача яши белмим…» Сөембикә (журнал) (19 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2023. Архивировано 6 август 2023 года.
- ↑ Сафиуллина Резеда Рифовна. Институт истории имени Шигабутдина Марджани. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2023. Архивировано 6 август 2023 года.
- ↑ В Казани отметят юбилей Рашита Губайдуллина и Рифа Сафиуллина. Татар-информ (8 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2023. Архивировано 6 август 2023 года.
- ↑ Люция Хәбибуллина. Риф Гатауллин: Мәхәббәт сагыштан тора ул. Шәһри Казан (15 март 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2023. Архивировано 6 август 2023 года.
- ↑ Айрат Галимзянов. Новая татарская философия. Татар-информ (13 апрель 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2023. Архивировано 6 август 2023 года.
- ↑ Люция Камалова. Гульзада Сафиуллина: «Очень хочется сохранить татарские народные песни». Татар-информ (20 ноябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2023. Архивировано 6 август 2023 года.