Бахытжан Смагулов
Тәрҗемәи хәле
1965 елның 4 ноябрендә Казакъстан ССР Симәй өлкәсе Чарск (каз. Шар) районы (хәзерге Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Жарма районы) Чарск (каз. Шар) шәһәрендә туган. Ленинград (хәзер Санкт-Петербург) А. Ваганова исемендәге дәүләт хореография укуханәсен (педагог Ю. И. Умрихин курсы) (1984) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- 1984—1994 Абай исемендәге Казакъ дәүләт академия опера һәм балет театры (каз. Қазақтың мемлекеттік академия опера және балет театры) балет биючесе-солисты. Контракт буенча Япония һәм АКШ балет сәхнәләрендә бии;
- 1994—2008 Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры балет биючесе-солисты;
- 1999 елдан бер үк вакытта театрның педагог-репетиторы;
- 2012—2022 елларда П. И. Чайковский исемендәге Пермь дәүләт опера һәм балет театрында педагог-репетитор[1];
- 2022 елдан — Болгариянең Варна шәһәре опера һәм балет театрында педагог-репетитор[2].
2025 елның декабрендә Татар опера һәм балет театры «Баядерка» спектаклен аның 60 яшьлек юбилеена багышлавы турында хәбәр итә[2].
Биегән партияләре
Казакъ опера һәм балет театрында
- Авось — «Юнона белән Авось» А. Л. Рыбников;
- Спартак — «Спартак» А. И. Хачатурян;
- Солор — «Баядерка» Л. Ф. Минкус;
- Базиль — «Дон Кихот» Л. Ф. Минкус;
- Альберт — «Жизель» А. Адан.
Татар опера һәм балет театрында
- Базиль — «Дон-Кихот» Л. Ф. Минкус;
- Солор — «Баядерка» Л. Ф. Минкус;
- Былтыр — «Шүрәле» Фәрит Яруллин;
- Вакх — «Вальпургия төне» («Фауст» операсы, Ш. Гуно);
- Тибальт — «Ромео һәм Джульетта»;
- Альберт — «Жизель» А. Адан;
- Шаһзадә Дезире — «Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица) П. И. Чайковский;
- Зигфрид — «Аккош күле» (Лебединое озеро) П. И. Чайковский;
- Скарабей — «Йосыф турында риваять» Леонид Любовский.
Гаиләсе
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Казакъстан ССР «Жігер» фестивале (1988) — III урын;
- Яшь биючеләр һәм балетмейстерларның бөтенсоюз бәйгесе (Мәскәү, 1988) — III урын;
- Халыкара бәйге (Варна, 1988) — II урын;[3];
- Халыкара бәйге (Париж, 1988) — II урын;
- Халыкара бәйге (Һелсинки, 1991) — II урын;
- Халыкара бәйге (Осака, 1991) — III урын;
- Казакъстанның халык артисты (1993)[4];
- Татарстанның халык артисты (2003).
Искәрмәләр
- ↑ Б. Смагулов белән Е. Щеглова Пермьгә күчеп китте
- ↑ 1 2 Казань помнит своих кумиров: балет «Баядерка» посвящен Бахытжану Смагулову. Вечерняя Казань (декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
- ↑ info@kazakh.ru сайтында
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>; для сносокaward1993не указан текст
Әдәбият
- Народные артисты СССР, РФ, РТ. Казан: «Магариф-Вакыт», 2011.