Раушания Фәйзуллина
Раушания Фәйзуллина — Россия сәнгать эшлеклесе, Әлмәт татар дәүләт драма театры драма артисты.
Тормыш юлы
1963 елның 6 декабрендә ТАССРның Арча районы Симетбаш авылында туа. 1985 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли башлый.
Дәүләт бүләкләре
- Татарстан Республикасының атказанган артисты (1994);
- Татарстан халык артисты (2008);
- Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2023) — театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[1].
Театрда кайбер сәхнәләштергән рольләре
- Осянина — «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде» (Б.Васильев),
- Мәфтүхә — «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш),
- Шифабикә — «Тиле яшьлек» (И.Абдуллин),
- Сабира — «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов),
- Сәринә — «Сармат кызы Сәринә» (Н.Фәттах),
- Азифа — «Хатын түгел — аждаһа» (Д.Салихов),
- Гөлҗиһан — «Яшь хатын алам — типтерәм дөньясында» (Г.Камал),
- Сабира — «Әлепле әртисләре» (Аманулла),
- Рәүфә — «Көзнең соңгы яфраклары» (Р.Хәмид),
- Зәйтүнә — «Көтмәгәндә, уйламаганда…» (Д.Салихов),
- Нариман — «Юмарт хатыннар» (Т.Җүҗәноглу),
- Сәгыйдә — «Тальян моңы» (Ш.Бикчурин),
- Җиһан — «Ак калфак» (М.Фәйзи),
- Бибинур — «Безнең авыл кызлары» (Ф.Садриев),
- Ашайрә — «Их, алла боерса» (Г.Каюмов),
- Экълимә — «Әбиләргә ни җитми?» (Ф.Бүләков),
- Шәмсия — «Кодача» (З.Исмәгыйлов),
- Нәҗибә — «Монда тудык, монда үстек» (Т.Миңнуллин),
- Уңганбикә — «Кыз урлау» (М.Кәрим),
- Мәстүрә — «Кызлар килде авылга» (Н.Гаетбай),
- Смеральдина — «Болан-Патша» (К.Гоцци),
- Дая — «Ромео һәм Джульетта» (У.Шекспир),
- Янг ханым — «Бистә фәрештәсе» (Б.Брехт),
- Майшәкәр — «Качаклар» (Н.Исәнбәт),
- Әнисә — «Кар астында кайнар чишмә» (А.Гыйләҗев),
- Зинаида Михайловна — «Син кайда идең?» (Я.Пулинович),
- Екатерина — «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш),
- Зәкия — «Синсез килгән язлар» (З. Кадыйрова).
Искәрмәләр
- ↑ О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд» (рус.). rais.tatarstan.ru (23 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 октябрь 2026.
Сылтамалар
- Раушания Самат кызы Фәйзуллина. Әлмәт татар драма театры сайты.