Илфат Камалиев
Илфат Дамир улы Камалиев (рус. Ильфат Дамирович Камалиев, 6 гыйнвар 1973, Дөбъяз, Татарстан АССР) — Россия актёры, режиссёр. Татарстан Республикасының халык артисты (2019).
Тормыш юлы
Илфат Камалиев 1973 елның 6 гыйнварында Татарстан АССРның Биектау районы Дөбъяз авылында туа[1].
1996 елда Казан театр училищесын тәмамлый[2].
2001 елда читтән торып Мәскәүдәге Б. Щукин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый[1] (хәзер Б. Щукин исемендәге Театр институты).
1994 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли[2].
2023 елда Г. Кариев исемендәге театрда Илфат Камалиевның 50 яшьлек юбилеена «Җырлап яшик» спектакле куела[3].
Фильмнар өчен сценарийлар яза.
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы[1].
Театрдагы рольләре
- Фердинанд — «Мәкер һәм мәхәббәт» (Ф. Шиллер, 1994);
- Альфред — «Кырларым-тугайларым» (Т. Миңнуллин, 1994);
- Шүрәле — «Тозакка төшкән аучы» (Н. Дәүли, 1995);
- Сәфәр — «Хыялдагы дөнья» (Ф. Галиев, 1995);
- Галимҗан, Галимҗанның дусты — «Башмагым» (Т. Гыйззәт, 1995);
- Шайтан — «Үп мине, Зәйтүнә» (Н. Кәримова, 1996);
- Бүретдин — «Мисс Убырлы» (Ф. Галиев, 1997);
- Сорытүш — «32 нче март» (Р. Садриев, М. Сафин, 2002);
- Ат — «Иске курчакларда Яңа ел» (Р. Сәгъди, 2003);
- Шүрәле — «Тапкыр егет» (Д. Аппакова, 2003);
- Албасты — «Сак-Сок» (Р. Батулла, 2003);
- Күрше — «Бичаракай» (Р. Батулла, 2004);
- Өлкән бүре — «Алмачуар» (Ф. Галиев, 2004);
- Король — «Кар иле патшабикәсе» (Е. Шварц, 2004);
- Газинур Гафиятуллин — «Сержант» (И. Сираҗи, 2005);
- Сарбай — «Гашыйк буласым килә» (Т. Миңнуллин, 2005);
- Корнуол — «Король Лир» (У. Шекспир, 2006);
- Чегән, Җил, Сәяхәтче — «Алхимик» (П. Коэльо, 2007);
- Атауллин, Абдуллин — «Умырзая» (Р. Харис, 2008);
- Кыш бабай — «Кышкы әкият» (Ш. Фәрхетдинов, 2008);
- Тимерташ — «Ничек миллионер булырга?» (М. Гыйләҗев, 2009);
- Сибгат, Исмәгыйль — «Галиябану» (М. Фәйзи, 2009);
- Кәрим бай — «Башмагым» (Т. Гыйззәт, 2010);
- Петруччо — «Тискәрегә авызлык» (У. Шекспир, П. Мелкова, Зөлфәт тәрҗ., 2011);
- Хәмит — «Нигез ташлары» (Т. Миңнуллин, 2012);
- Мөхәммәд (Дедал) — «Казан ятиме» (Р. Зәйдулла, 2014);
- Кирам — «Кичер мине, әнкәй» (Р. Батулла, 2015);
- Ислам — «Артист» (Р. Зәйдулла, 2016);
- Генерал Исмаилов — «Гашыйклар утравы» (Р. Сәгъди, 2016);
- Таһир Рафкатович — «Шәй-бу! Шай-бу!» (К. Кәримов, 2019);
- Хәйдәр — «Корт» (Ф. Галиев, 2020);
- Артем — «Матур City» (А. Әхмәтгалиева, 2022);
- Васил — «Мәхәббәт күгәрченнәре» (В. Гуркин, Х. Ибраһим тәрҗ.);
- Габдрахман Әбсәлямов — «Ак чәчәкләр кебек...» (Р. Мухина);
- Әхәт — «Җырлап яшик!»;
- Карт тәкә — «Тау битендә Сабантуй» (И. Хафизов, Р. Абянов).
Кинодагы рольләре
- 2020 — «Прохлада глаз» — Фаритнең җитәкчесе[4]
.
Сценарийлар
- «Сөмбел» (2021)[4].
Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр
Гаиләсе
Хатыны — Энҗе Камалиева, актриса[5]. Кызлары — Илүсә, Зөбәрҗәт.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Камалиев Илфат Дамир улы. Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Ильфат Камалиев. Кино-Театр.Ру (5 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
- ↑ Кариевский театр выпустил комедию к юбилею Ильфата Камалиева. Татар-информ (9 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Ильфат Камалиев. Фильмография. Кино-Театр.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
- ↑ Фархан Абдул. 50 яшен тутырган Илфат Камалиев тормышындагы иң якты мизгелләр. Интертат. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2026.
Сылтамалар
- Илфат Камалиев: «Миңа тәвәккәллелек җитми»(үле сылтама). Лилия Локманова. «Безнең гәҗит». 2013, №44 (7 ноябрь)