Рөстәм Маликов

Рөстәм Гали улы Маликов (рус. Маликов Рустам Галиевич; 20 июль 1949, Бикбау, Татарстан АССР) ― Совет һәм Россия җырчысы (лирик-драматик тенор) һәм музыканты, Башкортстан АССР атказанган (1984), Татарстанның халык (1994) артисты. 2011 елдан Казан дәүләт мәдәният институты доценты, 1988-2011 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең, 1980-1988 елларда Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең солист-вокалисты.

Тәрҗемәи хәле

1949 елның 20 июлендә Татарстан АССР Минзәлә районы Бикбау авылында туган. Әтисе башка гаиләгә киткәч, ике апасы белән бергә әнисе тәрбисендә үсә[1][2][3].

Яшь чактан үзешчән сәнгатьтә катнаша. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Читада ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт уза, аннары Казанга килә һәм музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә, Михаил Федорович Кольцов, Лилия Ивановна Гафенко классында укый.[4] Училищедан соң Казан консерваториясендә (РСФСР халык артисты З. Г. Хисмәтуллина курсы) белем ала һәм аны 1980 елда тәмамлый.[5]

Уфага китә, анда 1980–1988 елларда Башкорт филармониясендә солист булып эшли, җырчы буларак таныла[6][2][7]. Бу вакытта композиторлар Рәүф Мортазин, Хөсәен Әхмәтов, Рим Хәсәнов белән хезмәттәшлек итә, [3] педагог-концертмейстер Радик Хәбибуллин белән эшли[8], иҗади эзләнүдә була һәм концерт репертуары туплый[9]. 1988 елда Казанга әйләнеп кайта, Татар филармониясе каршындагы музыкаль-әдәби лекторийның әйдәп баручы вокалисты һәм А. И. Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры солисты була, биредә 2011 елга кадәр эшли[6][3][2][7]. 2011 елдан – Казан дәүләт мәдәният институтында музыка сәнгате факультетының ялгыз җырлау кафедрасы укытучысы, доцент[7][10]. Гастрольләрдә йөри һәм концерт программаларын яздыра[6][2], музыкаль фестивальләрдә һәм мастер-классларда катнаша[11][12].

Иҗаты

Җырчының тавышы – лирик-драматик тенор[6][2]. Белгечләр фикеренчә, җырчыга табигатьтән сирәк очрый торган матур, көчле экспрессив тавыш өстенә югары профессиональлек тә бирелгән[7]. Аның талантына РСФСР халык артисты Илһам Шакиров югары бәя бирә[13]. Мультиинструменталист[14], аерым алганда курайда уйный[15]. Маликовның репертуары киң һәм төрле, ул камера-вокаль музыкасын, Көнбатыш Аурупа һәм рус классикларының операларыннан арияләр, хәзерге заман рус һәм чит ил композиторларының әсәрләрен үз эченә ала. Аерым алганда, Альфред («Травиата», Дж. Верди), Рудольф («Богема», Дж. Пуччини), Ленский («Евгений Онегин», П. Чайковский), Германн («Пиковая дама», П. Чайковский), Левко («Майская ночь», Н. Римский-Корсаков), Җәлил («Җәлил», Н. Җиһанов), Салават («Салават Юлаев», З. Исмәгыйлев) арияләре, М. Глинка, П. Чайковский, С. Рахманинов романслары, рус, украин, итальян халык җырлары, илебез композиторларының җырлары. Җырчының репертуарында татар («Туган тел», «Рәйхан», «Кара урман») һәм башкорт («Азамат», «Кара юрга», «Уралым» һ.б.) халык җырлары мөһим урын алып тора. Татар композиторларының, аерым алганда, С. Сәйдәшев, Җ. Фәйзи, М. Мозаффаров, Р. Яхин, Ә. Бакиров, С. Садыйкова, Р. Ениикеев, Р. Әхиярова вокаль музыкасын башкара[6][1][2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Беренче никахы – Гүзәл Маликова (1960 елгы)[16], җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм артисты[17][18][19]. Уллары шулай ук музыкантлар. Муса маликов Франкфурт-на-Майне югары музыка мәктәбенең аспирантурасын һәм докторантурасын тәмамлый[20], җырчы, саксофончы (Алмания); Гайсә[21] — гобойчы, баянчы, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты[22][23][24][25].

Икенче хатыны – (2023 елдан) Ләйсән Маликова (1978 елгы), чит телләр һәм татар әдәбияты укытучысы[26].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Салитова, 2008
  2. 1 2 3 4 5 6 Маликов Рустам Галиевич. Татарская государственная филармония имени Габдуллы Тукая. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2021. Архивировано 16 июнь 2021 года.
  3. 1 2 3 Шакирзянов, 2018
  4. Марат Шакирзянов. Пылай, о певец, в негасимом огне вдохновения… «Крис» (24 декабрь 1999). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2022.
  5. Марат Шакирзянов. Пылай, о певец, в негасимом огне вдохновения… «Крис» (24 декабрь 1999). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2022.
  6. 1 2 3 4 5 Хасанов, 1998
  7. 1 2 3 4 Бүген Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Гали улы Маликовка 70 яшь тула! Татарская государственная филармония имени Габдуллы Тукая (20 июль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2021. Архивировано 16 июнь 2021 года.
  8. Оксана Иванова. «Листая прошлого страницы…». 60-е годы. «Вечерняя Уфа» (26 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2021. Архивировано 24 июнь 2021 года.
  9. Оксана Иванова. «Листая прошлого страницы…». 80-е годы. «Вечерняя Уфа» (18 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2021. Архивировано 16 июнь 2021 года.
  10. Преподаватели. Казанский государственный институт культуры. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2021. Архивировано 16 июнь 2021 года.
  11. Фатих Гарифуллин. Фестиваль Рашида Вагапова в Нурлате. Газета «Республика Татарстан» (7 май 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2021. Архивировано 16 июнь 2021 года.
  12. Анна Банасюкевич. Педагогическая поэма. Журнал «Театр» (1 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2021. Архивировано 16 июнь 2021 года.
  13. Альфред Мухаметрахимов. Фердинанд Салахов: «Это был такой красоты голос — человек мог сознание потерять, с ума сойти…» Бизнес Online (18 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2021. Архивировано 16 июнь 2021 года.
  14. Альфред Мухаметрахимов. Гульназ Батталова: «Моя миссия – привнести новое, стильное, душевное в татарскую музыку». Бизнес Online (17 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2021. Архивировано 16 июнь 2021 года.
  15. В Большом концертном зале им. С. Сайдашева состоится концерт «Музыка души». Газета «Республика Татарстан» (26 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2021. Архивировано 16 июнь 2021 года.
  16. Гузель Маликова ВКонтакте
  17. Маликова Гузель Исмагиловна. Ayaris. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2021. Архивировано 16 июнь 2021 года.
  18. Семь казанских семей получили медали «За любовь и верность». Татар-информ (8 июль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2021. Архивировано 16 июнь 2021 года.
  19. Художественный совет по присвоению и подтверждению звания «народный самодеятельный коллектив» Министерства культуры Республики Татарстан продолжил свою работу. Министерство культуры Республики Татарстан (28 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2021. Архивировано 16 июнь 2021 года.
  20. Муса Малик ВКонтакте
  21. Гайса Маликов ВКонтакте
  22. Ирина Рогова. Моя семья поёт на разных языках. Журнал “Наш дом - Татарстан”. Выпуск №2 (002) 2008 г. [рус.]
  23. Наталья Вяткина. Папа, мама, сыновья - музыкальная семья. Казанские ведомости, 30.04.2008 [рус.]
  24. Люция Камалова. Семья Маликовых выступила в Казани. Татар-информ, 11.04.2010
  25. Гульназ Бадретдин. Муса Маликов вернулся из Германии, чтобы исполнить «татарскую эротическую песню». Бизнес-Онлайн, 15.05.2015 [рус.]
  26. 74-летний народный артист Татарстана женился во второй раз (2024-07-11). 26 декабрь 2024 тикшерелде.

Әдәбият

  • Маликов Рустам Галиевич / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан, 1998. — С. 338. — 703 с. — ISBN 0953065030.
  • Салитова Ф. Ш. Маликов Рустам Галиевич / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Татарская энциклопедия. — Казань: Институт Татарской энциклопедии Академии наук Республики Татарстан, 2008. — Т. 4: М — П. — С. 43. — 768 с. — ISBN 5902375050.
  • Шакирзянов М. А. Рустем Маликов: «Пылай, о певец, в негасимом огне вдохновения…» // «Пусть звезды опять нам назначат свиданье…»: интервью и очерки разных лет. — Казань: Издательство «Печать-Сервис XXI век», 2018. — С. 135—137. — 265 с.

Сылтамалар