Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры

Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры (рус. Государственный оркестр народных инструментов РТ) – Татарстанның музыка сәнгате өлкәсендә әйдәүче һөнәри коллектив.

  • Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – Россиянең халык, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Петр фән һәм сәнгать Академиясе академигы, профессор Анатолий Шутиков.
  • Концертларны алып баручы – лектор, музыка белгече Лилия Апакова, ТР атказанган артисты[1].
FcJNwhxr7ao.jpg
Yz7h770IBVo.jpg
Анатолий Шутиков.jpg

Тарих

undefined

1973 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршында «Родник» студентлар оркестры булып эшли башлый. Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры буларак 1993 елдан алып, филармония составында эшләп килә. Оркестрны абруйлы дирижер, Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2001) лауреаты, Петр фән һәм сәнгать академиясе академигы, профессор Анатолий Шутиков җитәкли. Сәнгать җитәкчесенең таланты, үз эшенә чиксез бирелгәнлеге, таләпчәнлеге, артистлык темпераменты нәтиҗәсендә, филармониянең «Родник» студентлар оркестры кыска вакыт эчендә югары осталыкка ия, перспективалы һөнәри иҗат төркеменә әверелә[2].

Солистлар

  • Оркестрда 60 кеше. Барысы да югары һөнәри музыка белеме алган.
  • Резеда Галимова (сопрано), Ольга Вайсбеккер (концертмейстер), Гузель Мухаметдинова (концертмейстер), Айрат Шарафетдинов (баритон).
  • Айдар Вәлиев (баян), Любовь Александрова (думбыра), Артур Дәүләтшин (балалайка), Ольга Ратушная (саксофон), Ринат Михайлов (саксофон), Ринат Бәдретдинов (ксилофон), Ленар Галиев (ксилофон), Рөстәм Мөхәммәтҗаанов (тальян), Ринат Михайлов (курай), Вениамин Булыгин (баян), Әнвәр Марин (баян), Илдар Тимофеев (баян), Юрий Цыганов (баян) һ. б.

Иҗаты

Оркестрның иң әһәмиятле сыйфатлары, башкару ысулының үзенчәлеге һәм башкалардан аерылып торуының сәбәпләре итеп аның югары яңгыраш культурасына ирешкәнлеген, тавыш мохитендәге образлылык, уен кораллары төркемнәренең ныклы, тотрыклы булуын, башкарган әсәрләренең стилен нечкә тоемлавын иң беренче планга куярга була.
Җөмһүриятнең атаклы сәнгать осталары Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев, Айдар Фәйзрәхмановлар оркестр белән тыгыз элемтәдә эшли. Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова оркестрның солисткасы буларак уңышлы эшләп килә.
Оркестрның һәм баш дирижерның иҗат нәтиҗәсе Россиянең мәшһүр җырчыларында зур кызыксыну уятты. Оркестр белән чыгыш ясаучылар[3] арасында: Иосиф Кобзон, Любовь Казарновская, Зураб Соткилава, Анатолий Соловьяненко, Алибәк Днишев, Артур Эйзен, Леонид Сметанников, Людмила Рюмина, Александра Стрельченко, Сергей Захаров, Ренат Ибраһимов, Александр Цыганков, Валерий Ковтун, Надежда Крыгина, Олег Кулько һәм башкалар.
Оркестр елдан-ел яңа үрләр яулый, аның концертларын Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә меңнәрчә музыка сөючеләр алкышлады, алай гына да түгел Австрия, Германия, Голландия, Көньяк Корея, Италия, Болгария, Португалия концерт залларында да оркестр уңыш казанды.

Репертуар

Репертуарның күптөрлелеге бу коллективның иҗади йөзен билгели. Халык уен кораллары оркестры уйнаганда чиксез бай тавыш нурланышы барлыкка килә. Ул нурланышка татар, рус һәм чит ил композиторларының (В. Городовская, Нәҗип Җиһанов, Резеда Ахиярова, Салих Сәйдәшев, Исаак Дунаевский, В. Гридин, Дмитрий Шостакович, А. Цфасман, Иоһанн Штраус, З. Кротил, В. Лямкин, Е. Бызов, А.Цыганков, А. Алябьев, Л. Ардита, Имре Кальман, Арам Хачатурян, В. Дитель, Л. Андерсон, В. Андреев) оркестр өчен махсус язылган әсәрләре, төрле халыкларның үзенчәлекле рәвештә эшкәртелгән көйләре керә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Филармония сайтында, archived from the original on 2015-05-25, retrieved 2015-08-04 
  2. «Минем Казан» сайтында [рус.]
  3. rb16.ru сайтында, archived from the original on 2016-06-24, retrieved 2015-08-04