Айдар Фәйзрахманов
Айдар Фәйзрахманов (Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов, (рус. Айдар Фатхраманович Файзрахманов); 30 гыйнвар 1955, Урта Бирәзә, Татарстан АССР) — опера җырчысы (лирик тенор), музыкант, дирижер, ансамбль җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган (2009), Татарстан Республикасының атказанган һәм халык (1997) артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2019). Татар дәүләт филармониясе (2011 елдан) һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың (2002 елдан) сәнгать җитәкчесе[1].
Тормыш юлы
1955 елның 30 гыйнварында ТАССРның Арча районы, Урта Бирәзә авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туа. Әнисе Бибинур белән әтисе Фәтхрахман укытучы булалар. Әтисе гармунда уйный, әнисе җырлый, шигырь сөйләргә ярата[2].
Арча бистәсендә (1796–1926 елларда, 2008 елдан шәһәр) мәктәпне (1972), Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1976), Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (Зөләйха Хисмәтуллина курсы, 1981) тәмамлый[3].
Хезмәт юлы
- 1981–2008 Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты.
- 1999–2014 «Татарстан Яңа гасыр» телеканалында «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы.
- 2002 елдан Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле сәнгать җитәкчесе.
- 2002–2017 Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультеты вокаль әзерлек кафедрасы профессоры.
- 2011 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе[4].
Иҗаты
Опера сәхнәсендә
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры баш режиссеры Нияз Даутов тәкъдиме белән театрга кабул ителә. Берничә елдан популярлык казана. Татарстан буйлап гастрольләргә йөри һәм тулы заллар җыя. Айдар Фәйзрахмановның искә алуынча, ул гастрольләрдән алып кайткан акча белән театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов артистлар хезмәт хакы түли торган булган.
Лаеклы ялга чыккач та, Испаниядә чыгыш ясый, чөнки Фәйзрахмановны «Борис Годунов» спектаклендә алмаштыру кыен була. Сәхнәгә чыккан соңгы спектакле — «Шагыйрь мәхәббәте». Анда ул Шүрәле ролен башкара[5].
Опера сәхнәсендә 27 ел хезмәт куя, чит ил, рус һәм татар операларыннан партияләр башкара. Театр белән Алмания, Голландия, Франция, Бельгия, Швейцариядә гастрольләрдә була.
Операда башкарган партияләре
- Мисаил («Борис Годунов», Мусоргский);
- Спалетто («Тоска», Верди);
- Борса («Риголетто», Верди);
- Чекалинский, Чаплицкий («Пиковая дама», Пётр Чайковский);
- Франк («Ярканат» («Летучая мышь», Штраус);
- Бонн («Сильва», Кальман);
- Урмай («Алтынчәч», Нәҗип Җиһанов)[6].
Эстрадада
Халык җырларын башкаручы буларак таныла. Фәйзрахмановның беренче хитлары — «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Мин сине шундый сагындым». Автор Луиза Батыр-Болгари истәлекләре буенча, «Мин сине шундый сагындым» җырының вокал язмалары вакытында студиягә радио җитәкчесе керә һәм шул мизгелдә үк, сәнгать советы карамастан, әлеге җырны эфирга, 8 Мартка, раслый.
Репертуарында композиторлар Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Луиза Батыр-Болгари, Резеда Ахиярова, Мәсгудә Шәмсетдинова җырлары бар. «Кайту», «Гомер», «Чит җирләргә чыксаң», «Соңлама», «Кичке Казан», «Белми калдым» җырларын яратып башкара. Үзе дә көй яза: «Туган ягыңнан китмә» (Гамил Афзал сүзләре), «Нурлы Казан» (Ренат Харис сүзләре), «Айлы юл» (Шәмсия Җиһангирова сүзләре), «Туган як вальсы» (Гөлшат Зәйнәшева сүзләре), «Әллә күрешәбез, әллә юк», «Яшәү бары — бер кызык» (Илдар Юзеев сүзләре) — әнә шундыйлардан. Аның Зиннур Нурмөхәммәтовның «Чаба поезд, чаба» хитына кавер-җыры бар[7].
2010 елда җырчының mp3-җыентыгы чыга, анда йөздән артык җыр өч категориягә бүлеп бирелә: халык җырлары, композитор җырлары һәм автор җырлары[8].
Айдар Фәйзрахмановның сәхнә костюмы — озын чапан[8].
TV карьерасы
1999–2014 елларда Татарстан — «Яңа гасыр» телеканалында «Җырлыйк әле» тапшыруын алып бара, тапшыру тиз арада татар тамашачылары арасында мәхәббәт казана.
Ансамбль җитәкчесе
2002 елдан Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың сәнгать җитәкчесе. Ансамбльне җитәкләргә Айдар Фәйзрахмановка Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров тәкъдим итә. Ансамбль гастрольләр белән 35 илдә була, шул исәптән Австрия, Алмания, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Польша, Кытай, Франция, Төркия, Оман, Финляндия, Тунис, Монголия, Казакъстанда чыгышлар ясый.
Җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Сәлахов Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың 25-еллык юбилеенда Айдар Фәйзрахманов турында болай ди[9]:
| Айдар Фәйзрахманов — сәнгатьтә революция ясаган кеше, чөнки ул халык иҗаты белән генә эшләп калмый. Ул үзе дә чын халыкчан композицияләр иҗат итә, алар татар музыкасы хәзинәсенә керергә лаек. Нәкъ менә Айдар Фәйзрахманов фольклор ансамбльләре җитәкчеләре арасында беренчеләрдән булып авторлык материаллары белән эшли башлады, композиторлар әсәрләреннән дастаннар, эпослар тудырды. |
Ансамбль тыңлаучыга, тамашачыга төрле татар төркемнәренең борынгы катламнары турында ачык күзаллау биререгә тырыша. Репертуарында Казан татарлары, керәшен татарлары җырлары, шулай ук Себер, Әстерхан, Пермь, Финляндия, Кырым татарлары фольклоры бар. Айдар Фәйзрахманов материалны җентекләп өйрәнә һәм әзерли, Котдус Хөснуллин, Илгиз Кадыйров кебек фольклор белгечләре белән эшли. Җырларны төрле төбәкләрдән җыя[6].
Бүген ансамбль хәзинәсендә 150 якын әсәр бар. Алар «Онытырга мөмкин түгел» җыентыгында тупланган. Бу җыентык өчен Айдар Фәйзрахманов Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек була[5].
Ансамбль Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә якынча 30 клип төшерә. Лейпциг архивларындагы фольклор материалы белән эшләнгән клип зур резонанс тудыра — анда немецлар Беренче бөтендөнья сугышы вакытында татар әсирләрен яздыра. Әлеге язмада 19 яшьлек егет «Заман» җырын башкара[10].
2025 елда Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле 25-еллык юбилеен билгеләп үтә[9].
Шәкертләре
Гүзәл Уразова, Эльвира Гафурова, Гөлшат Шәрәпова, Раяз Фасихов, Рәсим Фасихов, Илнат Фәрхуллин, Илшат Вәлиев[9] һ. б.
Китаплары
- Онытырга мөмкин түгел. Беренче китап / төз. Айдар Фәйзрахманов. — Казань: Идел-Пресс, 2013. — 182 с.
- Онытырга мөмкин түгел. Икенче китап / төз. Айдар Фәйзрахманов. — Казань: Идел-Пресс, 2014. — 314 с.
- Онытырга мөмкин түгел. Өченче китап / төз. Айдар Фәйзрахманов. — Казань: Идел-Пресс, 2019. — 383 с.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1989 — Татарстанның атказанган артисты;
- 1997 — Татарстанның халык артисты;
- 2009 — Россиянең атказанган артисты;
- 2014 — РФ президенты В. Путинның рәхмәт хаты;
- 2014 — РФ мәдәният министры В. Мединскийның рәхмәт хаты;
- 2014 — «ТЮРКСОЙ 20-еллыгы» юбилей медале;
- 2019 — Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты;
- 2020 — Дуслык ордены (РФ) — «ил мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен»[11];
- 2025 — «Дуслык» ордены — «милли сәнгатьне үстерүдә зур казанышлары, күп еллык эшчәнлеге, мәдәнияткә керткән зур өлеше, олы хезмәте өчен»[12].
Гаиләсе
Хатыны — Халисә Габделхәй кызы (1960–2020), Татарстан китап нәшриятында эшләгән. Озакка сузылган каты авырудан соң, 2020 елның 11 июлендә вафат була[13].
Искәрмәләр
- ↑ Файзрахманов Айрат Фатхраманович. ИА «Татар-информ». Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Шафигулла Гарипов. Айдар, мы гордимся тобой. Арча хәбәрләре (Арский вестник) (4 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Файзрахманов Айрат Фатхраманович. Арский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Файзрахманов Айдар Фатхрахманович. Татарская государственная филармония». Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Айрат Нигматуллин, Альфред Мухаметрахимов. «Я скажу, почему у нас такой бардак»: мнение самого народного лауреата Тукаевской премии – 2019. Бизнес online (19 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Чулпан Яркаева. Файзрахманов Айдар Фатхрахманович. Театр оперы и балета имени Мусы Джалиля. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Айдар Файзразманов. Поезд чаба, чаба. Одноклассники (12 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Радиф Кашапов. Многоликая эстрадность Айдара Файзрахманова. Реальное время (2 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 «Жемчужина татарского народа»: об ансамбле Айдара Файзрахманова. ИА «Татар-Информ» (5 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Песни его жизни. Журнал «Татарстан» (23 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Выдающийся музыкант Айдар Файзрахманов награжден орденом Дружбы. ИА «Татар-Информ» (3 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Айдар Фәйзрахманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. tatar-inform.tatar (30 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ После продолжительной болезни скончалась супруга Айдара Файзрахманова. Tatpressa (12 июль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2025.
- ↑ Эльмира Сәлахова. «Авызыма хәмер кабып, сәхнәгә чыкканым юк» // «Ирек мәйданы» : газета. — 2018. — 27 сентябрь. — С. 9.