Фердинанд Сәлахов
Фердинанд Сәлахов (Фердинанд Абдулла улы Сәлахов, рус. Фердинанд Абдуллович Салахов; 15 сентябрь 1955, Чүри-Бураш, Татарстан АССР) ― татар эстрада җырчысы һәм музыканты, Татарстанның атказанган (1993) һәм халык (1999) артисты[1], Россия Федерациясенең атказанган артисты (2026)[2].
Тормыш юлы
Фердинанд Сәлахов 1955 елның 15 сентябрендә (документлар буенча 1956 елның 1 гыйнварында) ТАССРның Апас районы, Чүри Бураш авылында туган[3].
Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина институтына укырга керә. Дүртенче курста укыганда, үз теләге белән, Совет Армиясе сафларына баса. Армиядән соң Казан дәүләт консерваториянең вокал бүлегендә, җырчы һәм профессор Зөләйха Хисмәтуллина классында, белем ала.
1981 елда, өченче курста укыганда, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә эшкә урнаша. Римма Ибраһимова белән эшли башлый. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Таһир Якупов, Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Вафирә Гыйззәтуллина һәм башка җырчылар белән чыгыш ясап, иҗади тәҗрибә туплый[4].
1987—1990 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының концерт бригадасында эшли.
1986 елда театр сәхнәсендә үзенең беренче концертын тәкъдим итә.
1990 елда аны янә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә чакыралар. Биредә эшләү дәверендә профессиональ концерт эшчәнлеген Россиянең бөтен географик киңлегендә дәвам итә. Яңа концерт программалары, тематик концертлар әзерли, халык җырларын тагын да тирәнтен өйрәнеп, шушыңынчы зур сәхнәдә яңгырамаган, инде онытыла башлаган җырларны эзләп табып, аларны кабатланмас тавышы ярдәмендә халыкка кайтара[5]. «Кара юрга», «Вәли көе», «Җиһанша», «Ах, Ырынбур кала», «Ай, җаныем, Бибисара», «Акъяр авылы көе», «Алматаның алмасы» кебек җырлар әнә шундыйлардан[6].
1995 елдан мөстәкыйль иҗатта. Фердинанд Сәлахов — киң диапозонлы, лирик тенор, матур тембрлы тавышка ия җырчы. Җырчы концерт-кичәләр алып баручы буларак та билгеле. Ул шулай ук «Татарстан — Яңа Гасыр» каналында барган «Түрдән узыгыз», «Киң күңел» һәм «Кара-каршы» дип аталган тапшыруларның алып баручысы буларак чыгыш ясый[7].
2014 елдан Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубын җитәкли. 2019 елдан филармониянең музыкаль-әдәби лекторисе директоры вазифасын башкара[8].
2026 елның 3 гыйнварында Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Фердинанд Сәлаховның «70 Һөнәр иясе» дип исемләнгән юбилей концерты көтелә[9].
Репертуары
Концерт репертуарындагы 500 дән артык җырның күпчелеген халык җырлары тәшкил итә: «Эскадрон», «Камәр»,"Бөдрә тал", «Җанкай-җанаш», «Сандугач», «Порт-Артур», «Таш тугай», «Кара юрга», «Аһ, Ырымбыр кала», «Ялгыз каен», «Сагынам дуслар илкәйне» әнә шундыйлардан. Артист татар һәм рус композиторларының бик күп әсәрләрен профессиональ югарылыкта башкара. Аның башкаруында 300 җыр татар җыр сәнгатенең "алтын фонды"на кертелгән[7].
Җырчының гастрольләр географиясе гаять киң: ул Татарстан, Мари Иле, Башкортстан, Чуашстан, Мордва, Удмуртия республикаларында, Россиянең барлык эре шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә чыгыш ясый. Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новогород, Оренбург, Әстерхан, Краснодар, Саратов, Самара, Ульяновск, Саранск, Чебоксар, Ижевск, Пермь, Өфе, Омск, Екатеринбург, Чиләбе, Новосибирск, Кемерово, Новокузнецк, Владивосток, Нижневартовск һәм башка шәһәрләрдә яшәүче татарлар алдында концертлар куя. Көньяк Сахалин шәһәрендә беренчеләрдән булып иҗат концерты белән чыгыш ясый. Төрле концерт төркемнәре белән чит илләрдә: Тунис, Төркия, Кытай, Германия, Финляндия, Куба, Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстан, Украина шәһәрләрендә була.
Россия музыкантларыннан торган зур төркем белән ул Әстерхан өлкәсендә Татарстан сәнгать көннәре (1992 ел), Ульяновск (1993), Мәскәү (1999) шәһәрләрендә, Курган өлкәсендә (2016 ел), Украинада Россия сәнгать һәм мәдәният көннәре (Киев шәһәре, 2008 ел), Үзбәкстанда (Ташкент, 2009 ел) узган концертларда катнаша[7].
Мәскәүдә Кремльдә узган Яңа елга һәм Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы концертларда (2007, 2008) катнаша; 2008—2009 елларда «Дуслык күпере» дип аталган Татарстан һәм Башкортстан сәнгать осталары катнашындагы концертларда чыгыш ясый.
Җырчы төрле елларда танылган дирижерлар — Фоат Мансуров, Анатолий Шутиков, Ренат Салаватов, Ренат Халитов, Рәсим Ильясовлар җитәкләгән оркестрларга кушылып җырлый.
Гаиләсе
Өйләнгән, Марат һәм Руслан исемле уллары бар[8].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган артисты (1993);
- Татарстанның халык артисты (1999);
- «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2005);
- «Татар җыры» халыкара конкурсы дипломанты (Казан, 1989);
- «Поющая Россия» бөтенроссия конкурсы лауреаты (Омск, 1996, 1998);
- «Дөнья халыклары җырлары» халыкара конкурсы лауреаты (Тунис, 1997);
- Р. Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестивале лауреаты (Казан, 2006, 2008);
- Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе (2023)[10];
- Россия Федерациясенең атказанган артисты (2026)[2];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2026)[11].
Искәрмәләр
- ↑ Салахов Фердинанд Габдуллович (рус.). Слава-Дан Республики Татарстан (27 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Путин присвоил татарскому певцу Фердинанду Салахову звание заслуженного артиста России (рус.). БИЗНЕС Online (13 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
- ↑ Илгизә Галиуллина. Фердинанд Сәлахов үзенең балачагы яшьлеге турында: «Энекәшләрем белән 83 яшьлек әби минем кулда калды». Шәһри Казан (11 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ Альфред Мухаметрахимов. Фердинанд Салахов: «Жиганов мне сказал: «Ты должен быть королем среди теноров!» (рус.). БИЗНЕС Online (15 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ admin. Фердинанд САЛАХОВ: «Сегодня искусству не служат – на нем зарабатывают» | республика21век.рф (2021-02-15). 17 ноябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Фердинанд Салахов: «В 28 лет сказали, что мне больше не жить, в 58 повторили то же самое. А я живу!» (рус.). sntat.ru (16 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 Сәлахов Фердинанд Абдулла улы (рус.). tatfil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Радиф Кашапов. Фердинанд Салахов: «В эстраду пошли все, кто умеет шептать, хрипеть и так далее (рус.). Реальное время (12 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ «70 Һөнәр иясе». ФЕРДИНАНД СӘЛАХОВ. Юбилей концерты (рус.). bileton.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе 31 майда филармониядә тапшырылачак. Татар-информ (17 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ В Казанском Кремле вручили госнаграды за вклад в развитие страны и республики (рус.). Kazanfirst (10 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июль 2026.
Әдәбият
- Фердинад Сәлахов: Әйтәсе сүзләрем бар иде... / төзүче Гөлнара Хәйдәрова. — Казан: «Ак Бүре» нәшрияты, 2016.