Рәсимә Гайфуллина
Гайфуллина Рәсимә Риф кызы (4 май 1964, Нәсибаш, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — театр актеры. 2003 елдан Россия театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (2003). Башкортстан Республикасының халык артисты (2011).
Тәрҗемәи хәле
Рәсимә Риф кызы Гайфуллина 1964 елның 4 маенда Башкорт АССРының Салават районы Нәсибаш авылында туган. Лаклы урта мәктәбен тәмамлагач, Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керә. Югары уку йортын (Габдулла Гыйләҗев курсы) 1989 елда тәмамлаганнан соң сәнгатьтә башлангыч адымнарын Малаяздагы район мәдәният йортында башлый, «Йөрүзән» халык биюләре ансамбле солисты була.
Алга таба аны Яшь тамашачы театрына (хәзер Башкортстан Республикасы Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры) эшкә чакыралар. 1991 елдан — Уфа «Нур» татар дәүләт театрында. «Айская» псевдонимы астында да чыгыш ясый.
Рәсимә Гайфуллина күп яклы актер, җырлау сәләтенә ия. Иҗадына сәнгатьле һәм психологик чараларны таләпчән, сайлап куллану хас.
2024 елда «Нур» театрында бенефисы уза. Юбилеен Нурания Җамалинең пьесасы буенча Илдар Вәлиев куйган «Яшьлегең ишек шакыса» спектакле белән билгеләп үтә.[1]
Кинодагы иҗаты
2021 елда чыккан Ильдар Ягафаровның «Исәнмесез?» фильмында төп хатын-кыз ролен башкара.[2]
Спектакльләрдәге төп рольләр
- Кинҗә («Изүкәй белән Моразым», М. А. Буранголов, дебют, 1990, Яшь тамашачылар театры)
- Сәрвәр («Башмагым», К.Гыйззәт һәм Й.Фәйзи)
- Мәүлә («Адашкан күңел», М. Фәйзи)
- Софья Хановна (Г. Исхакыйның «Көз» повесте буенча И.А. Мөхәммәтгалиевның шул ук исемле инсценировкасы)
- Жаннет («Кичке табын», Мостай Кәрим)
- Сафия («Җизнәкәй», Х. К. Ибраһимов)
Мактаулы исемнәре
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2002)
- Башкортстан Республикасының халык артисты (2011)
- Татарстан Республикасының халык артисты (2019)
- 2024 — Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге медаль, күпьеллык хезмәте һәм театр сәнгатендәге югары казанышлары өчен.[1]
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Бенефис Расимы Гайфуллиной. Культурный мир Башкортостана (21 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2026.
- ↑ Почему мы говорим «Исәнмесез»? — расскажет татарский кинематограф. Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты (26 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 октябрь 2026.
Чыганаклар
- Башкортстанның халык артисткасы Рәсимә Гайфуллинаның юбилеена багышланган әйбәт альбом. Уфа, 2014/
Сылтамалар
- Йөрүзән. 26 апрель 2013(үле сылтама)