Галина Окунева-Ластовка
Гали́на Трофи́м кызы О́кунева-Ла́стовка (Гали́на О́кунева-Ла́стовка, рус. Гали́на Трофи́мовна О́кунева-Ла́стовка, 1 гыйнвар 1947, Семенсола, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — ССРБ һәм Россия опера җырчысы (мецо-сопрано), педагог. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты (1973—1980), М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының төп солисты (1980-2008). Казан дәүләт консерваториясе профессоры (2003). Россия Федерациясенең атказанган артисты (1998). Татарстан АССРның халык артисты (1987), Мари Республикасының халык артисты (1994). Җырчыларның Югары халыкара лигасы әгъзасы (Нью-Йорк).
Тормыш юлы
1947 елның 1 гыйнварында хәзерге Марий Республикасының Сернур районы Семенсола авылында күп балалы крестьян — фронтовик гаиләсендә туа[1], әтисе тиздән контузия аркасында вафат була. 1968 елда Йошкар-Ола музыка училищесының дирижёрлык-хор һәм вокал бүлекләрен, 1973 елда — Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый[2]. Г. Ластовка консерваторияне С. Н. Җиганова сыйныфында тәмамлый. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясе каршындагы аспирантураны бетерә[3].
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясе солисты (1973—1980), М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының төп солисты (1980—2008)[2].
Галина Ластовка Казан дәүләт консерваториясенең ялгыз җырлау кафедрасы укытучысы (1995—2001), доцент (2001—2003), профессор (2003)[2]. Аның укучыларының берсе — опера сәхнәсенең дөнья йолдызы М. Казаков [3].
2017 елда җырчының 70 яшьлек юбилеена Т. Есеев исемендәге Марий Эл Республикасы Милли музеенда «Дивный дар» («Гүзәл бүләк») күргәзмәсе уза. Экспозициягә сәхнә образлары, концерт чыгышлары, педагогик эшчәнлек фотосурәтләре, шулай ук аның опера театрындагы һәм музыкаль белем бирү өлкәсендәге эше белән бәйле документлар һәм материаллар керә[4].
Иҗади эшчәнлеге
Опера сәхнәсе примасы буларак таныла. 30 дан артык партия башкара: Любаша («Царская невеста», Н. Римский-Корсаков), Кармен («Кармен», Ж. Бизе), Марина Мнишек («Борис Годунов», М. Мусоргский), Кончаковна («Князь Игорь», А. Бородин), Амнерис («Аида», Д. Верди), Графиня («Пиковая дама», П. Чайковский) һ.б., шулай ук композитор-классиклар әсәрләрен, рус, мари, татар халык җырларын башкара[5]. Җырчы репертуарына Бах, Гендель, Рахманинов, Даргомыжский, Чайковский, Шапорин, Свиридовның катлаулы техник әсәрләреннән башлап халык җырларына кадәр дөнья камера музыкасының иң яхшы үрнәкләре керә. Кармен, Графиня («Пиковая дама»), Тугзак («Алтынчәч») партияләре Ластовкага триумфаль уңыш китерә. Ул аны татар телендә бик яхшы башкара.
Концерт программалары белән Россиянең төрле төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә була, әлегә кадәр Мари Республикасында концертлар белән чыгыш ясый. «Мари Республикасының яшь талантлары» фестиваленең жюри әгъзасы[3][6]. Төрле елларда Америка, Германия, Голландия, Австрия, Төркия, Франция, Бельгия, Греция, Австралия һәм дөньяның башка илләрдә гастрольләрдә була. Җырчыларның Югары халыкара лигасы әгъзасы булып тора (Нью-Йорк)[3][7].
Үз вакытында И. Архипова, З. Соткилава, Л. Казарновская, В. Пьявко, М. Биешу, Ю. Марусин, Н. Терентьева, Э. Пелагейченко, Л. Сметанников, А. Ведерников һәм башка җырчылар белән зур сәхнәдә җырлый.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
- Россия Федерациясенең атказанган артисты (1998);
- Татарстан АССРның халык артисты (1987)[2];
- Мари Республикасының халык артисты (1994)[2];
- Профессор (2003)[2][8];
- Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты.
Искәрмәләр
- ↑ Ластовка Галина Трофимовна. Кино-Театр.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Ластовка Галина Трофимовна (рус.). tatfil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2021. Архивировано из оригинала 10 май 2021 года.
- ↑ 1 2 3 4 Мочаев, 2017
- ↑ «Дивный дар» заслуженной артистки России Галины Ластовки (Окуневой) представлен на выставке. Официальный сайт Министерства культуры, печати и по делам национальностей Республики Марий Эл (12 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2026.
- ↑ Энциклопедия МЭ. — 2009. — С. 477. — ISBN 978-5-94950-049-1.
- ↑ Республиканский конкурс «Молодые таланты Республики Марий Эл» — Министерство культуры, печати и по делам национальностей Республики Марий Эл [неопр.]. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2021.
- ↑ Энциклопедия Республики Марий Эл, 2009
- ↑ Окунева-Ластовка Галина Трофимовна. Марийская история в лицах. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 февраль 2026.
Әдәбият
- Ластовка (Окунева) Галина Трофимовна // Марийская биографическая энциклопедия / авт.-сост. В. А. Мочаев. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2007. — С. 208. — 486 с. — 2032 экз. — ISBN 5-87898-357-0.;
- Ластовка-Окунева Галина Трофимовна // Энциклопедия Республики Марий Эл / отв. ред. Н. И. Сараева. — Йошкар-Ола: Марийский научно-исследовательский институт языка, литературы и истории им. В. М. Васильева, 2009. — С. 477. — 872 с. — 3505 экз. — ISBN 978-5-94950-049-1.;
- Артищева Р. В. Ластовка (Окунева) Галина Трофимовна // Марийская биографическая энциклопедия / авт.-сост. В. А. Мочаев. — 2-е изд.. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2017. — С. 248. — 606 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-905314-35-3..
Сылтамалар
- Казан ддәүләт консерваториясе сайтында
- Татар дәүләт филармониясе сайтында
- Татарстан халыклары ассамблеясы сайтында интервью Архивная копия от 14 гыйнвар 2022 на Wayback Machine
- В гостях – оперная певица Галина Окунева-Ластовка
- Министерство культуры, печати и по делам национальностей Республики Марий Эл. «Дивный дар» заслуженной артистки России Галины Ластовки (Окуневой) представлен на выставке 2022 елның 14 гыйнвар көнендә архивланган.