Хәлимә Искәндәрова

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Хәлимә Искәндәрова
Файл:Х.Искәндәрова.jpg
Тулы исеме Хәлимә Шакир кызы Искәндәрова
Туган көне 19 май 1940(1940-05-19) (84 яшь)
Туган ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкент
Ил
Эшчәнлеге театр һәм кино актеры
Балалары Игорь Носов
Бүләк һәм премияләр

Хәлимә Искәндәрова, Хәлимә Шакир кызы Искәндәрова (1940 елның 19 мае, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкент) — драма актеры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры артисты (1963 елдан). Татарстанның атказанган (1992) һәм халык (2020)[2] артисты.

Тәрҗемәи хәле

Файл:Х.Искәндәрова 1.jpg
Хәлимә Искәндәрова
Файл:Х.Искәндәрова 2.JPG
Х. Искәндәрова — Тәңкәбикә. 2013

1940 елның 19 маенда Ташкент шәһәрендә туа. Балачагы Фрунзе (1991 елдан Бишкәк) шәһәрендә уза. Әнисе Уфа татары, әтисе Казан татары, әбисе Пенза мишәре[3]. Әтисе Шакир Искәндәров Бөек Ватан сугышында катнаша, 1942 елда Смоленск өлкәсендә һәлак була.
1971 елда читтән торып Мәскәү театр институтын (ГИТИС) тәмамлый.

Хезмәт юлы

Иҗаты

  • Чит ил, рус, татар милли классикасы әсәрләрендәге характерлы рольләрне башкара.
  • Театрда беренче көннәреннән үк Фатыйма Ильская, Габдулла Шамуков, Фирдәвес Әхтәмова, Наилә Гәрәеваның ярдәмен тоя.
  • 1980 еллар башыннан телевизион һәм нәфис фильмнарда уйный башлый.
  • Татарча мультфильмнарда рольләрнең тавышларын яздыра[5]
  • V халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә, XXXII Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Перспективы» программасында катнашкан «Бибинур» фильмында режиссер Юрий Фетинг Эра Җиһаншина уйнарга тиешле рольне Х. Искәндәровага бирә[6].

Уйнаган рольләре

Камал театрында

  • Диләрә — «Карлыгач канат кага» Хәй Вахит
  • Ирина — «Ата хакы — Тәңре хакы» (Чти отца своего) Виктор Лаврентьев
  • Нинучча — «Бәйрәм кичендә» (Рождество в доме Купьелло) Эдуардо де Филиппо
  • Ирина — «Соңгы корбан» (Последняя жертва) Алексей Островский
  • Харита Огудалова — «Бирнәсез кыз» (Бесприданница) Алексей Островский
  • Авдотья Васильевна — «Җимерелгән бәхет» (Светит да не греет) Алексей Островский
  • Розина — «Фигароның өйләнүе» (Женитьба Фигаро) Пьер Бомарше
  • Ниса — «Җүләр кыз» Лопе де Вега
  • Лариса — «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз» Аяз Гыйләҗев
  • Элеонора — «Хатыннар гайбәте» (Бабьи сплетни) Клод Гольдони
  • Рухсара — «Шәһәрдә җәй көннәре» (Лето в городе) Анар Рзаев
  • Майшәкәр — «Һиҗрәт» Нәкый Исәнбәт
  • Сәхилә — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
  • Хуҗабикә — «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт
  • Акулина — «Өзелгән өмет» (Мещане) Максим Горький[7]
  • Өченче карчык — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин
  • Ана (Тәңкәбикә) — «Мин ана» (Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәре буенча моноспектакль)[8][9]

Фильмография

  • 2015 — «Ак чәчәкләр» — Мәдинә
  • 2014 — «Урта яшьләрдәге кыз» (Девушка средних лет) (мини-сериал) — Ксюша әбекәй
  • 2014 — «Bolgar - UNESCO Heritage» Promotional video — Болгар ханлыгы әмиренең әнисе
  • 2013 — «Кабан күле серләре» (Сокровища О.К.) — музей хезмәткәре
  • 2012 — «Күк капкасы» (Небесные врата)
  • 2011 — «Алтын шимбә» (Золотая суббота) — Әмәт хатын-кызы
  • 2011 — «Бибинур — фильм турында фильм» (документаль)
  • 2010 — «Бибинур» — Зәмирә түти
  • 2010 — «Татнефть — любовь моя»
  • 2010 — «Мадина. Испытания любви»
  • 2009 — «Бичаракай»
  • 2007 — «Синие бабочки»
  • 2006 — «Зөләйха» — монастырь башлыгы
  • 2004 — «Неотложка» (телесериал) — Хәлимә
  • 1989 — «Подъезд төбендә» — Рәшидә Искәндәрова
  • 1984 — «Әниләр һәм бәбиләр» — Айзара Әхәтовна

Әдәбият

  1. Ильтани Илялова. Г. Камал театры актерлары (библиографик белешмәлек). Казан: ТКН, 1996 (рус телендә: 2005). ISBN 5-298-00708-2

Сылтамалар

Искәрмәләр