Пётр Маслов
Петр Маслов (рус. Пётр Семёнович Маслов, 24 август 1918 — 24 сентябрь 1993 (75 яшь)) — актер, театр педагогы, РСФСРның атказанган артисты (1981), ТАССРның халык артисты (1975).
Тәрҗемәи хәле
* Пётр Семёнович Маслов 1918 елның 24 августында Казан губернасы Свияжск өязенең Тәмте вулысы (Тәмте волосте) Тәмте авылында туа. * 1941 ел-Мәскәү тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлый. * 1945 ел-хәрби-транспорт академиясен тәмамлый. * 1949 ел-Мәскәү сәнгать академия театры каршындагы театр студиясен тәмамлый. * 1949-1955, 1956-1959-Ярославль драма театры труппасы актеры. * 1955-1956 еллар-Австриядә Совет Армиясенең Үзәк йорты театры актеры. * 1960-1993 елларда-В.И. Качалов исемендәге Казан Зур драма театры труппасы актеры. * 1978-1993 елларда-Казан театр училищесы укытучысы. * 1993 елның 24 сентябрендә Казанда вафат була.
Иҗаты
- МХАТ психологик мәктәбе тарафдары күп кенә образлар булдырган, шуларның кайберләре
- Ф. М. Достоевскийның - Мармеладов «Преступление и наказание»
- А. М. Горькийның - Монахов «Варвары»
- А. В. Вампиловның - Еремеев «Прошлым летом в Чулимске»
Мактаулы исемнәре
- Татарстан АССРның халык артисты (1975)
- РСФСРның атказанган артисты (1981)
Чыганак
- «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
- Ю. А. Благов «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14